28.08.2014 - Көнүзәк

Төзелеш бара, урамга пычрак ага...

Башкалабызда төзелешләр гөрли. Кунакханәләр, йортлар, бассейннар, яңа предприятиеләр калкып чыга. Бу күренешкә шатланырга гына кирәк сыман. Мөгаен, бал мичкәсе бер кашык дегетсез булмыйдыр. Төзелеш халыкка файда китерүдән тыш, мәшәкатьләр дә тудыра. Якын-тирәдә яшәүчеләргә көне-төне эшләгән эксковаторлар, краннар, йөк машиналары гүләве комачаулавы турында сүз бармый. Моңа күпләр күнекте инде. Өстәвенә, тавыш үткәрмәүче пластик тәрәзәләр дә ярдәм итә. Төзелешнең “нәтиҗәсе” башкала урамнарында, йортларның һәм сулар һавада ачык чагыла. Ни рәвешле дисезме? Бу хакта бергәләп фикер йөртеп карыйк.

Объектка – кирпеч, асфальт өстенә – балчык...

Октярьнең 50 еллыгы урамында төзелеш барган объект каршында асфальт җимерелгән, күлләвек барлыкка килгән. Урамга пычрак су ага. Аннан чыккан һәр йөк машинасы, күлләвек аша үтеп, Уфа урамнарына юл тота. Цюрупа урамындагы төзелеш объекты. Яңгырлы көннәрдә калай капка астыннан асфальтка балчыклы су агып чыга. Сакчы аны көрәк белән кыра. Кызганычка каршы, башкалада мондый күренешләрне еш очратырга мөмкин. Шәһәрнең чисталыгы турында кайгыртучы төзелеш предприятиеләре артса да, уйланырга урын бар.
Уйлап карасаң, шәһәр урамына балчык таралуның әллә ни зыяны да юк сыман. Авылда асфальт юллар – сирәк күренеш. Машиналар пычракта “йөзә”. Халык та әллә ни зарланмый. Баксаң, мәсьәлә чисталык, пөхтәлек белән генә чикләнми икән. Уфа урамнарының балчыкка батуы хәвефсезлеккә дә йогынты ясый. Бер-бер хәл килеп чыкса, пычрак асфальтта машина тиз генә туктый алмый. Берникадәр ара шуып бару “корыч ат”ның зыян күрүенә генә түгел, кеше гомере өзелүгә дә китерергә мөмкин. Автомобильләр тоташ агымга әверелгән Уфа урамнарында вакытында туктау аеруча мөһим. Йөк машиналары күсәге белән балчык ташыса, бу максатка ирешү авырлаша. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, Башкортстанда быел 1717 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы хәлләрдә 251 кешенең гомере өзелгән. Бәлагә тарыганнарның 2138е җәрәхәт алган. Мөгаен, бу саннарда төзелеш объектларының да “өлеше” бардыр.

Үрмәкүч-кешеләр көненә калырбызмы?

Мегаполислар өчен пычрак урамнар зур мәшәкать тудыра. Пычрак кибеп тузанга әйләнә һәм биналарга, тәрәзәләргә куна. Нәтиҗәдә, тәрәзәләрдән кояш яктысы да сизелер-сизелмәс кенә үтеп керә башлый. Бер, ике катлы бинада мәсьәләне баскыч, бер чиләк су һәм чүпрәк ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Бина ун катлы һәм аннан да биегрәк булса? Билгеле, андый йортларның тәрәзәләрен юу буенча махсуслашучы хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кала. Алар – үз эшенең остасы. Билгеле хакка тәрәзәләрне, корылмадагы язуларны ялт иттерәчәк. Ләкин җыештырган урында түгел, пычратмаган урында пөхтә булуын онытмыйк. Тиздән янә тузан куначак. Атлаган саен үрмәкүч-кешеләргә мөрәҗәгать итү, мәшәкать тудырудан бигрәк, кесәгә суга.
Гадәттә, мегаполислар хакимияте чисталык саклау өчен шәһәр территориясендә бер карыш та ачык кара җир калдырмаска тырыша. Туфракка газон чәчелә, агач утыртыла, таш, гравий, мәрмәр плитәләр түшәлә. Кыскасы, җил дә, яңгыр сулары да асфальтка пычрак ташымасын өчен зур көч салына. Уфада да бу юнәлештә алга китеш бар. Кызганычка каршы, кайбер төзелеш объетларындагы хәл генә башкарылган эшне юкка чыгара.

Сулар һава тазамы?

Сер түгел, явым-төшем азайса, Уфада тын алу авырлаша. Машина хәрәкәте киеренке булган урамнарда “ком бураны” уйный. Юлдан тузан күтәрелә. Асфальтка су сибү мәсьәләне вакытлыча гына хәл итә. Өстәвенә, төзелеш объектларыннан чыгучы йөк машиналары урамга балчык ташый.
Төзелеш объектларын пөхтәлеккә кем өйрәтергә тиеш? Бер матбугат конференциясендә журналистлар шушы сорау белән Башкортстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Динар Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иткән иде. “Мәсьәлә игътибарга лаек. Чыннан да, төзелеш объектларында моңа игътибар җитеп бетми. Төзелеш алып баручы предприятие җитәкчеләре белән сөйләшергә кирәк. Асфальтка ташылган балчык хәвеф-хәтәр тудырырга мөмкин” дигән иде Динар Заһит улы. Мөгаен аңлату эшләре алып барылып, кайбер объектларда мәсьәлә хәл ителгәндер. Кызганычка каршы, тоташ алганда, болай дип булмый. Аңлашыла ки, төзелеш объектыннан һәр машинаның тәгәрмәчләрен ялтыраганчы юып чыгару мөмкин түгел. Юынтык суны да теләсә кая түгәргә ярамый. Монысы да акча сорый. Икенче яктан карасаң, төзелеш – керемле бизнес. Теләк булса, машина тәгәрмәчләрен тазарту мөмкин эш. Бәлки бу шартны үтәмәүчеләргә штраф салырга кирәктер? Атлаган саен штраф түлисе килмәгән төзелеш компанияләре дә чара күрер иде. Шуннан соң Уфаның “йөзе” агарачагы, урамнары тазарачагы һәм халкы савыгачагы көн кебек ачык.


Айдар ЗӘКИЕВ 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»