31.07.2014 - Көнүзәк

Контроль түгел, җаваплылык хәл итәчәк

Урак чорына аяк бастык. Әмма һава шартлары авыл эшчәннәренә әледән-әле зур сынаулар куя. Соңгы атнадагы явым-төшем республиканың аерым төбәкләрендә эшне туктатырга мәҗбүр итте. Тоташ ил буенча да урак былтыргыдан бераз калыша. Уңыш үстерелгәннең өчтән бер өлеше чамасында җыеп алынган. Төрле фаразлар буенча, илдә ашлыкның тулай җыемы 95-105 миллион тоннага җитәчәк. Күрсәткеч узган елдагыдан күбрәк. Ә менә Башкортстанда узган елларда ашлык күләменә корылык йогынты ясаса, быел киресенчә, явым-төшем комачаулык тудыруы ихтимал.
Редакция кунагы —Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Үзбәк улы Госманов белән аграр сәясәт, авыл эшчәннәре алдында торган көнүзәк бурычлар һәм быелгы урак үзенчәлекләре турында сөйләштек.

— Рәсүл Үзбәкович, сөйләшүне авылда бү­генге иң мөһим эш­ләрнең берсе — урып-җыю проб­лемалары үзен­чә­лекләреннән баш­лыйк әле.
— Проблемасын ассызык­лап әйтү дөрес булмас, чөнки урак әле башланып кына тора. Ә менә үзенчәлеге шактый. Соңгы унъеллыклар дәвамын­дагы күзәтүләрдән чыгып, елның үзенчәлеген билгелә­гәндә, әлбәттә, беренче чиратта сыйфатның яхшы­руын күрсәтергә кирәк. Чәчүлек мәйданнары структурасы үзгәрде. Уҗым культурасы һәм кузаклылар, бигрәк тә уҗым бодае мәйданнары арттырылды. Тритикале һәм уҗым арышына да караш үзгәрүе куанычлы. Быел, әйтик, уҗым культураларының гомум мәй­даны 500 мең гектардан арттырылды. Русия күләмендә мондый чәчүлекләрнең кими баруын исәпкә алганда, рес­публика өчен ярты миллион гектар аеруча зур күрсәткеч булып тора.
Шул ук вакытта быел игенчелек тармагы аеруча зур сынауга дучар булды һәм ул бүген дә дәвам итә.

Акыры ПДФ-версияда 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»