12.11.2010 - Көнүзәк

Компьютерсыз дөнья сансыз

Югары технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Әйтик, хәзер су буе чиратта тормыйча, өйдә компьютер артына утырып кына газ, су, ут өчен акча түләргә, табибка язылырга һәм башка мөһим эшләр башкарырга мөмкин. Яшь буын компьютерны бик тиз үзләштерсә, өлкәннәр арасында аның нәрсә икәнен белмәүчеләр, клавиатурага басарга кыюлыклары җитмәүчеләр дә байтак. Бу мәсьәләне хәл итү, халыкның бөтен катламын да заман технологияләре белән оста эш итәргә өйрәтү максатында төрле исәп-хисап техникасы өчен программа тәэминаты җитештерүче “Microsoft” компаниясе зур көч сала. Дөньяның төрле илләрендә, шул исәптән Русиядә укыту үзәкләре ачыла. Гомумән, әлеге вакытта илдә 120 үзәк эшли. Өч ел эчендә үзәкләрдә миллионнан артык кешенең белемен камилләштерү  күздә тотыла. Кичә Уфада да тарихи вакыйга булды. Башкортстан дәүләт педагогия университеты нигезендә “Microsoft” компаниясенең “Синең курс” компьютерга өйрәтү укыту үзәге ачылды.

— Дөньяга танылган “Microsoft” компаниясенең социаль программаларны гамәлгә ашыруы куанычлы, — дип билгеләде чыгышында БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин. —  Компаниянең Уфада өч  компьютерга өйрәтү укыту үзәге ачуы шул хакта сөйли. Шул рәвешле югары технологияләр — халыкка, халык югары технологияләргә якыная. Әлбәттә, компьютерларны төрле дәрәҗәдә белүчеләр белән эшләү өчен белгечләр таләп ителә. Бу мәсьәләне дә хәл иттек. Уку йортында  студентларны компьютерга өйрәтү методикасына да укытабыз. Бүген рәсми рәвештә ачылган үзәк Башкортстанның икътисади үсешендә дә уңай чагылыш табачак.

Арытаба “Microsoft”ның Идел буе федераль округындагы вәкиллеге җитәкчесе Кирилл Семенихин БДПУ ректоры Раил Әсәдуллинга, Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты ректоры Рөстәм Ишмөхәммәтовка, җаваплылыгы чикләнгән “Компьютерный практикум”  җәмгыяте вәкиле Марият Артюховага сертификатлар тапшырды. Тантаналы чарадан соң кунаклар компьютер белеменә өйрәтү дәресендә булды, студентлар белән очрашты.

1975 елда Гарвард университеты студентлары Билл Гейтс белән Пол Аллен “Popular Electronics” журналында Altair 800 дигән компьютер турында мәкалә укыгач, җиң сызгана. Дус егетләр компьютер өчен Basic программасы төзи. Бер айдан соң алар компьютер җитештергәндә үзләренең программасын файдаланучы “Micro instrumentation and Telemetry Systems” компаниясе белән килешү төзи. Шул ук елда егетләр компанияләрен “MICROcomputer SOFTware” (микрокомпьютерлар өчен программа тәэминаты) дип атыйлар. 2008 елда исә “Microsoft” компаниясенең кереме 17,681 миллиардка җитә. Билл Гейтс исә “Forbes” журналы фикеренчә, 12 ел буе планетаның иң бай кешесе санала. 2009 ел мәгълүматлары буенча аның 50 миллиард доллар байлыгы бар.

БДПУ “Microsoft” компаниясе белән килешү төзегәч, 2010 елның февраленнән информатика һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасында үзәк эшли башлаган. Өч компьютер сыйныфындагы 36 компьютер, заман техникасы төрле яшьтәге, төрле хәлдәге кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача. Үзәк тарафыннан Уфаның 155нче, 130нчы мәктәпләрендә, 93нче гимназиясендә, Дәүләкәннең 5нче гимназиясендә дә компьютерда эшләргә өйрәтү мәйданчыклары оештырылган. Өлкән яшьтәгеләр һәм пенсионерлар, Уфаның 28нче мәктәп-интернатында белем алучы инвалид балалар да компьютер серләренә төшенә ала. Мөрәҗәгать итүче эшсезләрнең дә белеме камилләштерелә. Үзәкнең нәтиҗәлелеген анык мисаллар дәлилли. 73 яшьлек пенсионер компьютер серләренә төшенгәч, Интернет челтәре аша табибка кабул итүгә язылган. Бу вакыйга сигезенче дистәне куучы апа өчен зур бәхет булган. Бүгенге көнгә кадәр үзәктә 233 кеше заман технологияләре белән эш итәргә өйрәтелгән. Шуларның 145е тест үтеп, сертификат алган.

Кайсы яклап карасаң да, глобальләшүгә юнәлеш алган XXI гасырдагы көнкүрешнең киләчәге заман технологияләре белән тыгыз бәйле. Шуңа күрә Башкортстан халкының заман белән бергә атлавын уңай күренеш дип карарга кирәк.

Чарада республиканың мәгариф министры Зиннәт Аллаяров, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова да катнашты.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»