19.07.2014 - Көнүзәк

Каникуллар күңелле үтә!

Өч ай дәвам иткән җәйге каникуллар нәрсә өчен бирелә? Әлбәттә, күңелле ял итү өчен. Ә күңелле ял кайда? Дөрес — лагерьларда!
Укучылар җәй айларын күңелле һәм файдалы үткәрсен өчен республикада барлык шартлар да тудырылган, район һәм шәһәр хакимиятләренең мәгариф, мәдәният бүлек-ләре, яшьләр комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге — һәрберсе моңа үзенең саллы өлешен кертә.

Җырлыйбыз, көләбез — без ял итә беләбез!


Краснокама районында балаларны ял иттерү һәм сәламәтлеген ныгытуның барлык формалары да сакланган, ягъни сәламәтләндерү, көндезге хезмәт һәм ял, юнәлешле лагерьлар, шифаханәләр — барысы да эшләде. Әлеге максатка республика бюджетыннан — 4 миллион 652 мең сум, районнан 919 мең сум акча бүленгән. Районның 19 мәктәбендә көндезге лагерьлар оештырылды. Аларда җәмгысы 1420 бала ял итте, 6 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. Укучылар бик теләп юнәлешле лагерьларга йөрде. Куян мәктәбендә — этнография, сәнгать-эстетика, Николо-Березовкада — физика-математика, филология, Арланда — мари этнографиясе, башкорт фольклоры, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә спорт юнә-лешләре буенча эшләде алар. 550 бала төрле походларда катнашты, ихата мәйданчыкларында 120 бала йөрде. Җәй буе районның “Кама” лагере гөрли, биредә дүрт сменада 500гә якын бала ял итә. Районның мәгариф бүлеге генә каникул вакытында укучыларның 98 процентын төрле ялларга җәлеп итә, ә башка ведомстволарны да исәпкә алганда, төбәктә балаларның 99 проценты җәйге ялын оешкан төстә үткәрә.
Узган ел Краснокама районы-ның Яшьләр эшләре буенча комитеты тарафыннан әзерләнгән “Оперативник” хәрби-патриотик лагере программасы республикада юнә-лешле лагерьлар программалары бәйгесендә җиңеп чыкты һәм республика тарафыннан финансланды. Быел әлеге лагерьда 50 бала ял итә. Максаты — исеменнән күре-нүенчә, балаларда патриотлык тәрбияләү, аларны армия тормышына өйрәтү, Русия Конституциясе, законнар һәм кагыйдәләр, хокук саклау органнары эше белән таныштыру һ.б.
Оперативниклар палаткада яши, беренче көннәр яңгырлы булса да, алар һич кенә дә өйләренә таралырга риза түгел, чөнки биредә һәр көн, һәр сәгать һәм минут кызыклы һәм фәһемле итеп оештырылган. Малайлар монда, нәкъ армиядә-гечә, бер-берсенә звание белән генә эндәшә, постта тора, тематик бәйгеләрдә, хәрби-спорт, туристик ярышларда катнаша. Әле менә үтә дә кызыклы һәм мавыктыргыч бер чара узды — оперативниклар янына район эчке эшләр идарә-сенең кинологлар бүлегеннән кунаклар — инспектор-кинолог Алексей Лазарев һәм …хезмәттәге этләр Лайма һәм Марта килде.
Балаларның башы күккә тиде. Кинолог Алексейга алар мең төрле сорау яудырды, этләрне сыйпап карарга теләде. Хәер, тәртипкә өйрәнгән этләр каршы килмәде, малайлар белән бик тиз “уртак тел” тапты. Ә инде Алексейның этләр белән эшләве, дүрт аяклы хезмәт-кәрләрнең яшеренгән малайны, махсус яшерелгән шартлаткыч матдәне табуы, багажны тикшерүе, качып барган “җинаятьчене” тотуы һәм конвой астында алып баруы зур кызыксыну уятты. Өстәвенә, эксперт-криминалистның белгеч-дублеры булып эшләүче Алексей Иосифович экспертлар чемоданы белән таныштырды, алай гына да түгел, бармак эзенең алынуын күрсәтте, җинаять урынының нинди тәртиптә тикшерелүе турында сөй-ләде. Хәзер инде лагерьда ял итүче малайларның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата хөрмәте артты. Алай гына да түгел, аларның күбесе хәзер кинолог яисә эксперт булырга хыяллана! Малайлар өчен тагы бер үрнәк — район полиция бүлегенең элеккеге начальнигы Клим Мусин, ул биредә штаб начальнигы. Клим абыйлары башыннан үткәннәрне сөйләп кит-сәме? Әмма болар гади сөйләшү-ләр генә түгел, штаб начальнигы һәр очракны законнар, аларның ничек үтәлергә тиешлеге белән бәйли. Кыскасы, һәр сүз, һәр уен, һәр чара артында тәрбия ята.
“Бригантина”
шат балалар
тавышыннан гөрләп тора
Нефтекама шәһәрендә бала-ларның җәйге ялын оештыру кыштан ук хакимиятнең һәм мәгариф бүлегенең игътибар үзәгендә булды. Әлеге темага багышланган утырышлар, киңәшмәләр узды, нәти-җәдә барлык мәктәпләр дә, лагерьлар да балаларны ялга өзеклексез кабул итте.
“Бригантина” — шәһәр балала-рының иң яраткан ял итү урын-нарының берсе. Ел саен ул алты йөздән артык баланы кабул итә. Биредә — саф һава, төзек һәм уңайлы корпуслар, ачык йөзле хезмәткәрләр, тәмле аш, күңелле вожатыйлар. Укучыларның бер генә минут та буш вакыты юк — сәгать саен төрле чаралар, конкурслар, уеннар, ярышлар, бәйгеләр.
— Мин монда беренче тапкыр килдем, әмма тоташ җәйне “Бригантина”да үткәрергә ризамын! Монда яхшы атмосфера, 5-6 яшьлек балалардан алып 14-15 яшьлекләр дә үзара дус, сине барысы да үз итә, ярдәмгә килергә әзер. Ә инде сәләтеңне ачар, күрсәтер өчен иң уңайлы урын ул лагерь. Монда һәркемне шәхес буларак зурлыйлар, хөрмәтлиләр, — ди Лилия Шакирова.
Аны “Диңгезче”ләр отрядыннан ахирәте Лиана күтәреп ала.
— Бездәге вожатыйлар — иң яхшылары, алар белмәгән нәрсә юк, алар белән шундый күңелле! Мин үзем дә үскәч вожатый булып эшләячәкмен, — ди ул вожатые Альбина Сәлимгәрәевага сыенып.
Хәер, монда кайсы баладан гына сорама, барысы да киң күңелле, хәстәрлекле, сәләтле вожатыйларын мактап бетерә алмый, аларның һәрберсе “Иң яхшы вожатый” исеменә ия, диләр алар.
Әлбәттә, “Бригантина”ның бала-чакның күңелле бер утравына әйлә-нүендә лагерь директоры Елена Зоринаның өлеше зур. Уку елы дәвамында арырга өлгергән укучылар күңелле ял итсен өчен ул күп көч һәм тырышлык сала, кадрларны туплау өстендә җентекле эшли.


Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»