10.07.2014 - Көнүзәк

Бөҗәк ашамагач... сәүдәгә чыга

Илнең сәүдә базарында соңгы елларда чит илләрдән сатып алынган бәрәңге күренә башлады. Моңа икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, ә соңгы 4-5 елда кабатланып торган корылык та сәбәпче булды. Мисыр, Пакистанда үстерелгән бәрәңгегә күнегеп барабыз. Аны читтән алмыйча мөмкин түгел. Белгечләр исәпләвенчә, һәр русияле елына 63 килограмм бәрәңге ашый. Билгеле, шәһәрдә — кимрәк, авыл җирендә — күбрәк. Башкортстанда бу яшелчә һәркемгә елына 120-125 килограмм чамасы туры килә. Әлеге саннардан чыгып фикер йөрткәндә, ил халкын туйдыру өчен — 11 миллион, орлык фондына — бер һәм шәхси бакчаларда утырту өчен ике миллион тонна бәрәңге таләп ителә. Моңа ел дәвамында малларга ашаткан 5 миллион тоннаны да өстәргә кирәк. Шул рәвешле, Русиянең еллык ихтыяҗы 20 миллион тоннага җитә. Ел чагыштырмача уңай килгәнлектән, узган елда “икенче икмәк”тән рекордлы уңыш җыеп алынды. Күрсәткеч 30 миллион тоннага якынлашты. Әмма уңыш югары булса да, ул берничә ел элек кенә эчке базарда урын алып өлгергән чит илнекеләрне кысрыклап чыгара алмады.

Быел илдә, Башкортстанда бәрәңге уңышы ничегрәк фаразлана? Чит илнекенә өмет итеп, үзебездә аны игүдән баш тартмаслармы? Гомумән, җитештерүнең әлеге тармагында нинди проблемалар булуы турында сүз алып барыйк.

Чит ил бәрәңгесенең сыйфаты әллә ни яхшы булмау этәргеч биргәндерме, әллә башка сәбәп беләнме, Русиядә аның мәйданы быел шактый артты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, мәсәлән, аның мәйданы 238 мең гектарга җиткән. Бу 1998 елдан соңгы чордагы иң зур күрсәткеч. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлык категориядәге хуҗалыклар чәчкән гомум мәйдан 2 миллион 171 мең гектардан арта. Бу узган елдагыдан 40 мең гектарга күбрәк. Җәйнең тәүге аенда илнең күпчелек төбәгендә корылык күзәтелүгә карамастан, синоптиклар тоташ алганда климат шартларының көзгә кадәр уңайлы булачагын фаразлый.

Алдагысын Аллаһ белә, дигәндәй, әлегә башкаланың урам сәүдәләрендә чит ил һәм өлкәләрдән кертелгән бәрәңге аз түгел. Кызганычка каршы, сатучылар аларны еш кына Чишмә яки Караидел бәрәңгесе дип тәкъдим итә. Ни дисәң дә, Русия ел саен уртача 650-700 мең тонна бәрәңгене чит илдән кайтара. 2010-11 елларда бу сан 1,2 миллион тоннага җитте. Импортланган әлеге продукциянең яртысыннан күбрәге Европага туры килә. Узган елның июлендә “Россельхознадзор” Европа илләреннән бәрәңге сатып алуны тыйган да иде. Төшемле табышка күнеккән алыпсатарлар исә, аны төрле юл табып, яшерен кертә башлады. Әлбәттә, Бөтендөнья сәүдә оешмасы кагыйдәләре белән яшибез икән, импортсыз булмас. Әмма мәсьәләнең икенче ягы борчый. Русия бәрәңге җитештерүчеләр берлеге рәисе Алексей Красильников сүзләренә караганда, соңгы елларда илебез моңа кадәр бездә теркәлмәгән бәрәңге чирләре чүплегенә әйләнеп бара. Европа илләрендә аларга каршы көрәштә күп күләмдә химикатлар, кайчакта кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр кулланыла. Русиядә зур плантацияләр химикат белән сезон дәвамында 6-7 тапкыр эшкәртелсә, Европа илләрендә ул 15 тапкырга җитә. Димәк, бездәге бәрәңге экологик яктан күп тапкырга сыйфатлырак. Сатып алучының игътибарын шуңа да юнәлтәсе килә. Сәүдә ноктасында без еш кына йомры, кабыгы матур булган чит ил бәрәңгесенә өстенлек бирәбез. Ә менә корткыч бөҗәк тә төшмәгән бәрәңгенең кеше сәла-мәтлегенә зыянлы булуы турында азрак уйланабыз төсле.

Башкортстанда бәрәңгене һәркемнең елына уртача бер центнердан күбрәк куллануы да күп нәрсә турында сөйли. Узган елда республикада 1 миллион тонна бәрәңге җыеп алынды. Илдәге барлык бәрәңгенең 4 проценты чамасы бу. Әлбәттә, узган ике дистә елда республикада әлеге культурага махсуслашкан хуҗалыклар саны бермә-бер кимеде. Ел саен 93 мең гектар чамасы бәрәңге үстерелә. Шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә — 2,6 мең, фермер хуҗалыкларында 1,6 мең гектар. Калган өлеше — шәхси ихаталарда. Проблема шунда ки, әгәр шәхси ихаталар үстергән “икенче икмәк” товар-акча мөнәсәбәтләрендә күбрәк булса, бәрәңге табышлырак та, үтемлерәк тә булыр иде.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»