08.07.2014 - Көнүзәк

Транспорт хезмәте хәвефсез булырга тиеш!

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә утырышы үткәрде. Анда пассажирлар ташуны оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

— Бу эшчәнлекнең кайбер юнәлешләре буенча хәл катлаулы. Әйдәгез, үзебезне пассажирлар ташучыларның хезмәтләреннән файдаланучылар урынына куеп карыйк. Безнең халыкка нәрсә ошамый? Беренче чиратта, тукталышлардагы ыгы-зыгы. Маршрут таксилары водительләренең тупаслыгы. Маршрутны хәвефле узышка әверелдерү. Техник торышы шикле, водителе  җавапсыз булган транспортка утырган кешеләр көн саен стресс кичерә. Нәтиҗәдә, күпсанлы һәлакәтләр була, кешеләр үлә, җәрәхәтләр ала. Водительләрнең физик торышы өчен беркем җавап бирми. Ә алар арыганлыктан руль артында йоклап китә. Быел март аенда “Уфа-Белорет” трассасында җиде кешенең гомерен өзгән авариягә нәкъ менә шундый водитель сәбәпче булган. ЮХХДИ үткәргән рейдларында еш кына “маршрутка” водительләренең исерек булуы ачыклана, — диде Рөстәм Хәмитов. Башкача түзәргә һәм моның белән килешергә ярамый. Автомобильләр паркының техник торышы, водительләрнең физик хәле һәр автобусның маршрутка чыгарылуы катгый күзәтчелек астында булырга тиеш. Юлларда — “ралли”, линияләрдә “сул” һәм төзексез транспорт чаралары булмасын, тукталышларда тәртип булсын өчен җаваплылык ЮХХДИ, дәүләт автомобиль юлы хәрәкәтенә күзәтчелек идарәсе, муниципалитетлар арасында ачык бүленергә тиеш.

Шулай ук  Рөстәм Хәмитов пассажир­лар ташу өлкәсендә тәртип булдыруда хокук базасындагы төгәлсезлекләрне дә әйтеп үтте.

— Ведомстволар арасында системалы бәйләнеш юклыгын билгеләп үтәргә  кирәк. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты каршында бу юнәлеш буенча ведомствоара комиссия булдырылган. Әмма мин комиссия эшенең нәтиҗәлелеген күрмим. Пассажирларны ташуга бәйле хәлләр, күрелүче чаралар турында даими докладлар да юк.

Без кешеләрне сыйфатлы, иң мөһиме, хәвефсез транспорт хезмәтләре белән тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләне чишүдә һәр оешма анык, нәтиҗәле эшләргә тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

“Башинформ”.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»