05.07.2014 - Көнүзәк

Реформа сакчыллыкка өйрәтә

“Бердәм Русия” сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Башкортстандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үткән матбугат конференциясендә сүз торак-коммуналь хуҗалыктагы реформалар турында барды.

— Халык мөрәҗәгатьләренең, шикаятьләренең дүрттән бер өлеше тарифлар артуы турында, — диде җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Раил Әсәдул-лин. — Халык арасында мәсьәләнең асылына төшенеп бетә алмаучылар да бар. Шуңа күрә тармакта дәвам иткән реформа үзенчәлекләренә ачыклык кертү халыкка да, власть органнарына да кирәк.

— Тармактагы реформаларга бәйле кулланучылар активлыгы артуының уңай һәм кире яклары бар, — диде Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев. — Коммуналь түләүләр 1993 елдан бирле артып килде. Ләкин халык аңа артык игътибар бирмәде. Бүген алай түгел. Кайда һәм ничек яшәүләре белән кызыксынучылар артты. Халык йортларның торышы белән хуҗаларча кызыксына башлады. Гаилә бюджетының шактые коммуналь түләүләргә тотылуына ил җитәкчелеге битараф калмый. Адреслы социаль түләү — мәсьә-ләне хәл итүнең бер юлы.

Коммуналь түләүләрнең кайбер йортларда кинәт кенә арткан очраклары да теркәлде. Гаделсезлек белән килешмичә, идарәче компанияләрне судка бирүчеләр дә, соңгы акчасына бурычын түләүчеләр дә булды. Реформалар мондый күңелсез хәлләргә чик куячакмы?

— Коммуналь түләүләрне дөрес билгеләмәүчеләргә дә, өстәп язучыларга да штраф салыначак, — диде Павел Рюрикович. — Штрафлар дәүләт казнасына түгел, торак хуҗалары файдасына юллап алыначак. Мондый шартларда идарәче компанияләр һәм тармакта үз урынын табарга омтылучы башкалар да җаваплырак эшли башлар. Әлегә кадәр Мәскәүдә теркәлгән идарәче компанияләр Уфада эшли алды. Нәтиҗәдә, аларның җитәкчелеге белән элемтәгә керү, халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү җиңел булмады. Мәскәүгә еш барып булмый. Киләчәктә идарәче компанияләр лицензияне хезмәт тәкъдим итәсе төбәктә алачак. Фатир хуҗалары үзләре яшәгән йорт буенча мөһим карарларны кабул итә алачак. Кулланучылар намуссыз хезмәтләндерүчеләрен җыелышта икенчегә алыштыру хокукына да ия булачак. Җыелыш-ларда Интернеттагы шәхси кабинет аша да катнашырга мөмкин.

Коммуналь түләүләр гаилә бюджетының ярыйсы гына өлешен тәшкил итүчеләр субсидиягә өмет итә ала. Субсидияне юллау өчен түрәләр тупсасын таптарга, күп документлар җыярга кирәк. Нәтиҗәдә, кайберәүләр ярты юлда туктап кала. Павел Рюрикович бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.

— Коммуналь түләүләр чыгымнары гаилә бюджетының 20-22 процентын тәшкил итүчеләр субсидия юллый ала. Мәгълүм булуынча, коммуналь түләүләр төрле шәһәрдә төрлечә. Шул ук вакытта субсидияләр бөтен шәһәрләрдә дә бер үк. Киләчәктә алар коммуналь түләүләр хакына карап билгеләнәчәк. Дүрт кешедән торган гаиләгә субсидия алу өчен унтугыз документ җыярга кирәк. Һәр бала буенча белешмә таләп итәләр. Ни өчен? Паспортта бу хакта мәгълүмат бар бит. Киләчәктә кешеләр шулкадәр документ җыюдан котылачак, коммуналь түләүләр хакы инфляция дәрәҗәсеннән артмаячак.

Коммуналь түләүләрне азайтырга мөмкинме?

— Рефома барышында фатир хуҗалары йортларның төзекле-генә игътибарлы булырга өйрәнә, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Елена Родина. — Нәтиҗәдә, йортлар озаграк төзек хәлдә кала. Бу үзе үк капиталь ремонт чыгымнарын киметә. Электр энергиясен дә чама белеп, сакчыл тотынганда ярыйсы гына акчаны янда калдырырга мөмкин. Ничек дисезме? Бер танышым ай дәвамында ире кабызып калдырган утларны сүндереп, кирәкмә-гәнгә эшләп утырган электр җиһазларын туктатып йөргән. Нәтиҗәдә, бер айда 800 сум акчасы янга калган. Мондый нәтиҗәгә теләгән һәркем ирешә ала.

Матбугат конференциясендә торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин, Торак күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Эмилия Абдуллина, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Фәдис Сәлимгәрәев һәм башкалар катнашты.

Ахырда шуны да әйтү мөһим, тарифларның артуы тармакның матди базасын ныгыту, андагы җиһазларны төзек хәлдә тоту өчен кирәк. Икенче яртыеллыкта тарифларның артуын күздә тотып, республикабыз җитәкчелеге халыкка адреслы социаль түләүләрне камилләштерү буенча эшлекле чаралар күрә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Башкортстанда тарифларның түбәнрәк булуын да билгелисе килә.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»