05.07.2014 - Көнүзәк

Германия делегациясе дә сокланды!

Кешене хезмәт тәрбияли. Үзең теләгән һөнәргә өйрәнү һәм алга табан шул юнәлештә эш табу бүген аеруча мөһим. Сәламәтлек мөм-кинлекләре чикле балалар өчен бигрәк тә. Шуны исәпкә алып, Нефтекама  шәһәренең 2нче интернат-мәктәбендә балаларны һөнәргә өйрәтүне алгы планга куялар. Биредә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгеннән һәм шәһәрдән  195 бала укый. Балалар белем алу белән беррәттән агач эшләре остасы, итекче, чәчәк үстерүче, штукатур-маляр, парикмахер, тегүче һөнәрләрен үзләштерә. Беренче сыйныфка килгән баланы психологик-медицина-педагогик комиссия карап,  сәләтен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, ата-аналар белән киңәшләшеп, нинди һөнәр үзләштерү яхшырак булуын  билгели. 9нчы сыйныфка җиткәнче балалар “үз”  һөнәренең серенә төшенә.

Биредә тәҗрибәле укытучылар һәм белгечләр эшли. Әйтик, итекче һөнәренә өйрәтүче оста Роза Манкиева, тегүчеләр җитәкчесе Светлана Пантюхина, чәчәк үстерү серләренә төшендерүче Наилә Галиәхмәтованың эш тәҗрибәсе зур. Шуңа күрә биредә тәрбияләнүчеләрнең төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулавы гаҗәп түгел. Күптән түгел сигезенче сыйныф укучысы Евгений Байдуков аяк-киеме ремонтлау эшләре буенча Русия күләмендә үткән бәйгедә дүртенче урын яулаган, ә агач эшләре остасы һөнәрен үзләштерүче Виктор Шәмсетдинов  дипломга лаек булган. Җиңүләр турында сүз чыккач, интернат-мәктәп укучыларының спорт белән дус булуын, быел Мәскәү шәһәре мэры призына үткән ярышларда катнашып, гран-при яулап кайтуларын әйтеп үтми мөмкин түгел.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»