27.04.2011 - Көнүзәк

Дәүләт заказлары кемгә эләгә?

Республика Прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен заказлар урнаштыруда законнарны үтәүгә аерым игътибар бүлә. Былтыр прокурорлар дәүләт мәнфәгатьләре өчен сатып алулар  өлкәсендә 700дән артык, быел 260 закон бозу очрагын ачыклаган.

— Икътисадның бу тармагы теләсә нинди юл белән контракт алырга теләүче бизнес вәкилләрен җәлеп итә. Экспертлар бәяләве буенча, дәүләт күләмендә сатып алулар тармагында коррупция күренешләре еш күзәтелә, — ди республика прокуроры урынбасары Гөлнара Бикбулатова.

Аның фикеренчә, сүз һәрвакыт шәхси мәнфәгатьләрне кайгырту турында гына бармый, юридик яктан наданлык та закон бозуларга китерә. Гөлнара Фәрит кызы еш күзәтелгән коррупцион тозакларны мисалга китерде. Бу — товарларны кыйммәтрәк хакка сатып алу, башкарылмаган эшләр өчен түләү, аерым подрядчыларга өстенлек бирү, таләпләргә җавап бирмәүче оешма белән контракт төзү.

Әйтик, 2008-2009 елларда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитештерүче завод бәясеннән күпкә кыйммәтрәк хакка томографлар кайтаруга контракт төзегән. “Старый Кремль” җәмгыяте 45 миллион сумга 64 кисемле томограф китергән, бу вакытта аның базар хакы төрле җитештерүчеләрдә 28-40 миллион сум тәшкил иткән. 16 кисемле өч томограф шулай ук  арттырылган хакка сатып алынган һәм дәүләткә 29 миллион сум зыян китерелгән. Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.

 Мәгариф министрлыгында законга каршы килеп, конкурс үткәреп тормыйча, заказны бердәнбер поставщикка биргәннәр. 2009 елда министрлык төрле районда җиде мәктәп төзүгә аукцион игълан итә. Чынында исә төзелеш башланган була инде. Аннары җаваплы иптәшләр, имеш тә  хәл ителмәслек сәбәпләр аркасында, дигән булып, заказны торг үткәрмичә генә бер предприятиегә бирү турында карар чыгара. Җиде контрактның күләме 680 миллион сум тәшкил итә, зыян — 3,4 миллион.

 Прокурорлар Мәгариф министрлыгы  эшчәнлегендә гомум күләме 1,5 миллиард сумлык контрактларда 34 очракта көндәшлек чикләнгән дип тапкан. Бу юлы дәүләтне 7,5 миллион сумга “утырталар”. Заказның бердәнбер заказчыда урнаштырылуы Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсендә, Авыл хуҗалыгы, Урман хуҗалыгы һәм тагын берничә министрлыкта күзәтелгән. Гаеплеләргә зур суммада штраф салынган.

— Икътисади җинаять кылучыларга, кагыйдә буларак, штраф һәм шартлы хөкем билгеләнә. Әмма бу да җитди җәза. Чиновник эшен генә түгел, абруен да югалта, — ди Бикбулатова.

Ел башыннан, федераль законга ярашлы, дәүләт һәм муниципаль заказчылар биш электрон мәйданчыкта электрон формада ачык аукционнар үткәрергә бурычлы. Аларның дүртесе — Мәскәүдә, берсе Казанда урнашкан. Гадел көндәшлекне, хәбәрдарлыкны үстерү максатында республикада Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты төзелгән, ул республика дәүләт заказчылары ихтыяҗлары өчен электрон аукционнар үткәрүне оештыра.

— Система үтәкүренмәлегә әйләнде. Техник авырлыклар бар, анысы кайберәүләрнең сайтларда эш алымнарын өйрәнмәве белән бәйле, — ди Прокуратураның Федераль законнарны үтәүгә күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шерстнев.

Быел  комитет электрон формада аукционнар үткәрү юлы белән 800 миллион сумга 1423 заказ урнаштырган. Прокурорлар белдерүенчә, Русия Президенты башлангычы белән закон чыгаручылар дәүләт заказлары өлкәсен көйләүче 94нче законны камилләштерү өстендә эшли. Хәзер заказчылар сатып алган товарларының кирәклеген нигезләргә һәм хакларын аңлатырга тиеш була. Моның өчен алар төрле җитештерүчеләрдәге һәм поставщиклардагы хакларны белергә һәм котировка үткәрергә бурычлы. Бу үзгәрешләр көзен көченә керәчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»