11.06.2014 - Көнүзәк

Юк, мин үлмәдем, башкортларым!

Гасырлар үткән саен Салават Юлаев исеме тагын да көчлерәк яңгыраш ала.  Шулай да, Крестьяннар сугышына кагылышлы документлар яндырып юк ителү сәбәпле,  каһарман-шагыйрь турындагы мәгълүматлар  безнең көннәргә тулысынча килеп җитмәгән. Салават Юлаев үзе үк канцеляриясендәге документларны яндыра һәм алар арасында каһарманның иҗтимагый-сәяси карашын сеңдергән  шигырьләре дә юк ителә. Архивларда бары тик Салаватны хөкем иткәндәге документлар гына сакланган.

Легендаларга һәм архив документларына караганда, Салават Юлаев 1754 елның марты һәм октябре аралыгында Себер юлы  Шайтан-Көдәй волосте Тәкәй авылында (хәзерге Салават районы)  туган.  Замандашлары мәгълүмат­ларына караганда,  Салават  уртача буй­­лы, җиңел хәрәкәтле,  төз гәүдәле, физик яктан нык була. 14 яшендә үк хәнҗәр тотып аю ауларга батырчылык итә. Үсмер елларында ук  анда шагыйрьлек сәләте ачыла.

17 яшендә (1771-72 еллар) Салават Юлаев Шайтан-Көдәй волосте старшинасы була. 1773 елның ноябрендә Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелешенә кушыла. Салават Юлаев Красноуфимск һәм Кунгур районнарында баш күтәргән крестьяннар белән җитәкчелек итә.  Төп баш күтәрүче гаскәрне, ко­рал белән тәэмин итә, хәр­биләрне мобилизацияләү белән шөгыльләнә. Үзен талантлы хәрби юлбашчы итеп күрсәтә. Башкортстанның төнь­як-көнчыгышында  баш күтә­рү­че крестьян отрядларын оештыра. 1773 елда Пугачев Салават Юлаевка полковник дәрәҗәсен бирә, 1774 елда ул бригадир була. Салават Юлаев Ырынбур янында, Кунгурда һәм Оса тирәсендә өч тапкыр яралана.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»