11.06.2014 - Көнүзәк

Июньдә талпан котыра

Республикада яз башыннан 4673 кешене талпан тешләп өлгергән дә инде. Көннәр бераз җылытып җибәргәч, күбебез табигатькә чыга, урман һәм болыннарга бара. Талпаннар да нәкъ шушы чорда ныклап һөҗүмгә күчә. Ә яшеллеккә бай Башкортстан биләмәләрен бу бөҗәкләр бигрәк тә үз итә. Сулы төбәкләрдә урнашкан 42 районда талпан тешләү куркынычы аеруча зур.

Белгечләр әйтүенә караганда, әлегә талпан энцефалиты белән дәваханәгә китерелүче юк. Шулай да бу бөҗәк кадалса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, талпан өстенә май тамызырга киңәш ителә. Аны вакытында алмасаң, талпан энцефалиты башлану ихтимал. Авыру үзәк нерв системасын зарарлый, кешене инвалидка әйләндерүе, үлемгә дә китерүе ихтимал, өстәвенә талпанга башка чирләр дә иярә. Шуларның берсе “боррелиоз” дип атала. Ул менингит һәм паралич китереп чыгарырга мөмкин. Аның билгеләре кискен тын юллары авыруына охшаш: температура күтәрелә, бизгәк тота, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, күңел болгана, костырырга да мөмкин. Талпан энцефалиты ел саен 40-60 кешедә очрый.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»