10.06.2014 - Көнүзәк

Ерак дәүләтләр дә - якын партнерлар!

Узган атнада Башкортстанда эш сәфәре белән Кытай һәм Корея республикаларының рәсми делегацияләре  булды. Бу җәһәттән үткән очрашулар хакында җентекле язган идек инде, шуңа да аларга кабаттан тукталмыйча, бер нәрсәгә генә аерым игътибар юнәлтәсе килә. Корея ягы да, Кытай делегациясе дә, башка тармаклардан тыш Башкортстан белән химия һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү теләген белдерде. Ягъни алар бу юнәлештә Башкортстан йөзендә үзләренең мөһим партнерын күрә.

Дөрес, республика моңа кадәр дә куәтле химия һәм нефть химиясе тармагы белән дан тотты. Әмма бу юнәлештә тармакның соңгы берничә елда бөтенләй яңа баскычка күтә­релүен, хезмәттәшлек даирәсенең, ил чикләрен үтеп, халыкара дәрәҗәсенә чыгуын, Башкортстанда җитештерелгән химия һәм нефть химиясе продукциясенең дөнья базарын яулавын, тәү чиратта,  “Зур химия” форумы белән бәй­ләргә кирәк. Тармак үсеше мәсьә­ләләрен дөньякүләм дәрәҗәдә тикшерү, иң алдынгы казанышлар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелгән халыкара форум быел дүртенче тапкыр үтте. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге форум белән кызыксыну аеруча зур булды. Бу табигый, чөнки Украинадагы вакыйгаларга бәйле Көнбатыш Русиягә икътисади санк­цияләр белән янаган хәл-шартларда нәкъ әлеге форумда арытабангы эшчәнлек юнәлешләре тикшерелде һәм Башкортстан җир­легендә һәр­төрле янауларга ныклы каршы торырлык дәүләт стратегиясе бил­геләнде. Ул нәрсәләрне үз эченә ала? “Труд” гәзитенә интервьюда Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов форум карарларына, анда билгеләнгән мөһим башлангычларга аерым тукталды.

Журналистның тәүге соравына җавап биреп, ул Башкортстан, Татарстан һәм Пермь крае нефть химиясе предприя­тиеләрен чимал белән тәэмин итү өчен Көнбатыш Себердән продуктүткәргеч сузу проектының мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды.

— Себердә ресурслар күп, моны беркем дә инкарь итми. Әмма аларны күпсанлы чыганаклардан бер торбага җыярга һәм Идел буе федераль округына җибәрергә кирәк. Югыйсә, өч-биш елдан безнең предприятиеләргә чимал җитми башлаячак. Ул очракта этиленны, этиленнан полиэтиленны, полистирол һәм башка пластикларны нәрсәдән җитештерәчәкбез? — дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды Рөстәм Хәмитов.

Гомумән, илдә химия һәм нефть химиясе тармагын үстерү, әлегә файдаланылмаган куәтләрне эшкә кушу юнә­лешендә, республика җитәкчесе билге­ләвенчә, хәл итәсе мәсьәләләр бихисап.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»