07.06.2014 - Көнүзәк

Мул сөт - тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Савучылар: Башкортстанның атказанган терлекчесе Сиринә Әхмәдуллина, Есения Кисаева, Зөлхизә Вәлиева, Рәсимә Низамова, Нәзимә Сәгыйтова ферма мөдире Рәис Галимҗанов белән.Тәтешле районы Киров исемендәге кооперативның Чургылды фермасын хуҗалыкның төп акча керемен тәэмин итүче сөт заводы дияргә дә була. Бүген биредә көн саен биш тоннадан артык сөт җитештерелә, савым — бер сыерга 18 килограмм.

Ферма мөдире, Баш­кортстан­ның  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Галимҗанов әйтүенчә, савым сыерларын җәйләүгә 15 майда ук күчер­гәннәр. Малларны яшел үләнгә алып чыгу сөт җитештерүнең күләмен арттыру һәм сыйфатын күтәрү мөмкинлеге биргән. Кировлылар малларны көтүгә чыгаргач та өстәмә ашатудан өзми. Җәй­ләүдә дә, фермадагы кебек үк, сөтүт­кәргеч һәм суыткыч урнаштырылган.

Быелгы эсседә маллар көндез туйганчы ашый алмый,  шуңа күрә сыерлар кичке савымнан соң да көтүгә чыгарыла.

Кеше эшкә теләп барырга тиеш, фә­­кать шунда гына аның хезмәт җи­тештерүчәнлеге югары була. Кооператив идарәсе һәм ферма җитәкчесе моны һәрвакыт хәтердә тота. Чургылды җәй­ләве ял итү урынын хәтерләтә. Барлык уңайлыклары булган тер­лекчеләр йорты төзелгән. Аның тирә-ягы хәтфә үлән, кар­лыган куаклары үсә, түтәл­ләрдә җиләк өлгерә, чәчәкләр күзнең явын алырдай булып утыра. Мал утарлары, сыер саву урыннары һәм башка бина­ларның да вакытлыча гына түгеллеге күренеп тора. Алар даими төзеклән­дерелә. Хезмәт шартлары да яхшы. Савучылар сигез көн эшләп, ике көн ял итә, терлекчеләр сменалап эшли. Фермада гаилә подряды белән эшләү дә уңай нәти­җә би­рә. Бозау карауда, си­мертү төркемнәрендә андый гаиләләр өчәү. Хезмәт хакын вакытында, тоткарлыксыз һәм тиешле дәрәҗәдә түләүгә дә зур игътибар бирәләр. Узган елда би­редә уртача хезмәт хакы 10-13 мең сум булган, быел тагын да артачак.

Терлекчелектәге хәлләр турында Тәтешле районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы Ришат Исламовтан сораштык.

— Безнең районда авыл хуҗа­лыгында эшләр нигездә терлекчелек продукциясе җитеш­тереп сатуга корылган. Кооперативларда 20939 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 5000е — савым сыеры. Малчылык тармагында отышлы юнәлеш булган сөт җитештерүгә өстенлек бирә­без, бер үк вакытта хуҗа­лыклар ит үстереп сатудан да читләшми. Районда 27 сөтчелек фермасы бар, шуларның бишесе кара-чуар токымлы маллар үрчетү белән шөгыльләнә. Соңгы еллар­ның корылыклы килүе терлек­челәр өчен зур кыенлыклар тудырды. Узган кышлату чорына һәр шартлы малга исәплә­гәндә нибары 26,4 центнер азык берәмлеге туплый алдык. Бу алдагы еллардан 17 процентка кимрәк. Шулай да продукция җитештерүдә соңгы биш ел күрсәт­кеч­ләреннән чигенүгә юл куелмады, кышлатуны берка­дәр үсеш белән тәмам­ладык.

Әлеге вакытта районда көн саен 71 тоннага якын сөт җите­штерелә, бу узган елның шушы чорыннан күбрәк. Агымдагы елга бер сыердан сөт савуны 5000 килограммга җитке­рүне күздә тотабыз.

Соңгы елларда 33 терлек бинасына заман таләпләренә ярашлы реконструкция үткә­ре­лде. Аларда яңа технол­огия­ләр­гә нигезләнгән саву аппаратлары, сөтүткәрг­еч­ләр, суыткычлар урнаштырылды, яктылык үткәрүче түбәләр булдырылды. Шулай ук мал азыгы да махсус җайлан­малар ярдәмендә таратыла. Ферма яннары төзеклән­дерелде, юллар ремонтланды, силос, сенаж чокырларына реконструкция үткәрелде. Бу эшләр дәвам итә, — диде Ришат Исламов.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»