07.06.2014 - Көнүзәк

Сүлпәнлеккә юл куелмаска тиеш

Республика хуҗалыкларында мал азыгы хәзерли башладылар. Терлекчеләр җәйләү чорына күчүне төгәлли. Әм­ма аграр предприятиеләрнең сүлпәнлек һәм җавап­сызлык күрсәткәннәре дә бар. Бу, иң элек, кирәкле техни­каның һәр хуҗалыкта да әзер булмавында күренә. Әлеге һәм рес­публикада янгынга каршы көрәш чараларына кагылышлы проблемалар буенча Хөкүмәт йортында видеоселектор киңәшмәсе узды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев үткәрде.

— Быелгы язның үзенчә­леге шунда: чүп үләннәре басу культураларына караганда тизрәк үсә. Моңа юл куймау өчен план­тацияләрдә химик эшкәртүне тизләтергә кирәк, — диде Эрнст Исев, киңәш­мәне ачып. — Уфа, Мишкә, Дуван, Яңавыл районнарында эш аеруча сүлпән бара. Җәй­нең тәүге атнасына нибары 21 район мал азыгы хәзерли башлаган.

Язгы кыр эшләре йомгаклары һәм бүгенге көнүзәк бурычлар белән тармак министры Николай Коваленко таныштырды. Аның сүзләренә караганда, ай дәва­мында көннәр коры торса да, аграрийларга әлегә борчылырлык сәбәп юк. Туфракта дым запасы үсемлекләр үсешен тәэмин итәрлек дәрәҗәдә саклана. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада мең тонна печән тупланган, дүрт мең тонна сенаж салынган. Бу эш Күгәрчен, Краснокама, Гафури, Нуриман һәм Дүртөйле районнарында аеруча оешкан төстә бара.

Билгеле, бүген авыл хуҗа­лыгында эш барышы, оешканлык белән беррәт­тән, техника әзер­легенә дә бәйле. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә белән министр урынбасары Фларис Шәйхет­динов таныштырды. Фларис Рифкать улы чыгышыннан күренүенчә, ундүрт районда мал азыгы техникасы әзерлеге буенча мәгълүмат тупланмаган. Ә Баймак, Караидел, Салават һәм Учалы районнарында аларның әзерлек күрсәткече 70 проценттан кимрәк. Аерым районнарда комбайн­нарның аз булуы да борчу тудыра. мәсәлән, Авыргазы, Туймазы, Чакмагыш, Кырмыскалы һәм тагын берничә районда булган техникага бүлеп исәпләгәндә зур мәйданнар туры килә.

Министрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин терлекчелек тармагындагы көнүзәк проблемалар һәм бурычлар турында сөй­ләде.

— Кышлатуны уңышлы төгәлләдек, югалтуларга юл куелмады. Әмма тәгаен районнар буенча фикер йөрткәндә җитеш­сезлекләр бар, — диде Азат Салават улы. — Мәчетле, Уфа, Бөр­җән һәм тагын берничә районда җитеш­терүнең кимүе күзәтелә. 21 районда сөт җитештерү узган елгы дәрәҗә­дән түбәнрәк. Аеруча Кушнаренко, Куергазы, Учалы, Аскын һәм Благовещен районнарында артка тәгәрәү зур.

Министрның беренче урынбасары, шулай ук, 15 районда — сыер малы, 17 районда савым сыерлары санының азаюын билгеләде һәм Авыл хуҗа­лы­гын үстерү буенча дәүләт программа­сына ярашлы, республикада сөт җи­теш­терүнең ел саен — 5, ит җи­теш­терүнең 6 процентка артырга тиешлеген искәртте.

Урман хуҗалыгы министры вазыйфасына күптән түгел генә тәгаенләнгән Динир Әхмәтҗанов республикада янгын хәвеф­сезлеген бергә тәэмин итү кирәк­легенә басым ясады. Быел язгы сезоннан башлап 17 янгын чыгу очрагы теркәлгән. зыян күргән урманнарның гомум мәйданы 82 гектарга җиткән. Янгын тугыз район биләмәсендә булган, шуның алтысы — Белорет урманнарында. Урман хуҗалыгына 1,6 миллион сумлык зыян килгән.

Соңыннан, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары киңәш­мә эшенә йомгак ясап, көнүзәк бурычларны билгеләде. Кайбер район хакимиятләре башлык­ларының тәгаен мәсьәләләр буенча отчетлары тыңланды.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»