26.04.2011 - Көнүзәк

“Без — илнең мәңге хәл ителмәс проблемасы”

25 ел элек Чернобыль шәһәреннән ерак түгел урнашкан атом электр станциясендә дөньядагы иң куркыныч аварияләрнең берсе нәтиҗәсендә станциянең дүртенче энергоблогының ядро реакторы контрольдән чыгып шартлый һәм янгын чыга. Аның түбәсе өстенә чәчрәгән графит кисәкләре, очкынның бер өлеше машина залы түбәсенә төшә һәм бина дөрләп яна башлый. Янгын нәтиҗәсендә бик күп үлемечле радиоактив матдә тирә-як мохиткә эләгә. Алар җил белән йөзләрчә мең километрга таратыла һәм радиоактив пычрану зоналары барлыкка килә. Корбаннарның фаҗигасен әйтеп-аңлатып кына булмый. Әгәр дә гомерләре бәрабәренә афәт белән көрәшкән эшчеләрнең, янгын сүндерүчеләрнең, ликвидаторларның батырлыгы булмаса, нәтиҗәләр күпкә куркынычрак булыр иде. 

Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар арасында биш меңнән артык башкортстанлы да бар. Бүген республиканың халыкны социаль яклау бүлекләрендә 2603 ликвидатор  теркәлгән. Уфаның “Чернобыль” берлеге җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Фәрит Бахметов белән аларның бүгенге тормышы, проблемалары турында әңгәмә кордык. Фәрит Мөрит улы тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән. Унөч ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, аннары туган якларында гомер иткән, 2003 елда Уфага килеп төпләнгән. “Гранъ” компаниясенең генеральный директоры.

— Фәрит Мөритович, Чернобыльгә Сезне нинди җилләр ташлады? Белүемчә, анда җибәрелүчеләр уртача 40 яшьтә булган, ә сезнең егет корына кереп кенә барган  20 яшьлек чагыгыз...

— Бу вакытта мин Красноярск-45 шәһәрендә взвод командиры булып хезмәт итә идем, өйләнеп, улым туган гына иде. Баласыз яшьләрне бик алырга тырышмадылар, радиациядән соң гарип бәби туу куркынычы бар иде. Атом энергетикасы белән бәйле белгечләр буларак, безне 1986 елның августында алып киттеләр. 35 көн буе дүртенче блокның түбәсен ябуда катнаштык, радиациянең уртасында кайнадык.

— Сез, радиациянең нинди куркыныч янаганын белгән кеше, өстәмә хәвефсезлек чаралары күрдегезме?

— Җиргә ныграк иелгән һәм җитезрәк йөгергән саен яхшырак булуын, тәмәке тартуның никадәр зарарлы икәнен белдек. Тартучыларга аңлатырга тырышабыз, төтен белән бергә үпкәгезгә радиация суырасыз, аннан чыгарып булмый, дибез. Кая ул, тыңламыйлар, “мине өйрәтергә башың яшь”, дип кенә җибәрәләр иде. Эшләгәндә, йөргәндә радиация алуың беленми дә, сизелми дә, шуңа кайберәүләр респираторларын, бияләйләрен салып ташлап эшләде. Соңыннан сиздерә ул үзен. Хәвефсезлек чаралары күрмәгән күпләр бер-ике ел эчендә гүр иясе булды.

— Башкортстанда да меңнән артык чернобыльче кырык яшькә дә җитми вафат булган. Әмма бүген исәннәр турында сөйләшик әле. Сезне, җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе буларак, нәрсә ныграк борчый?

— Без — илнең мәңге хәл ителмәс проблемасыдыр ул. Нинди генә мәсьәләне алма, ул чишелүне көтә. Беренчедән, 122нче закон буенча льготаларны акчага алыштыру безне бөтенләй ярык тагарак алдында калдырды. Күп нәрсә югалттык. Үз мисалымда гына аңлатам: мин элек фатирга тиешле 3500 сум акчаның яртысын гына түли идем. Димәк, 1700ен дәүләт каплаган. Ә бүген шушы түләүләр барысы 400 сумга калдырылды һәм вәссәлам. Ташламаларның 90 проценты киселде, дисәң дә була. Безнең исәпкә баерга булды, ахры, дәүләт. Чернобыльче ел саен шифаханәдә сәламәтлеген ныгытырга тиеш, монысы да үтәлми, минем җиде еллап ял иткәнем юк инде.

— Чернобыльчеләргә инвалидлык алу проблемасының да бик кискен торганын беләм. Сезнең чиргә дә ышанмыйлармы әллә медицина әһелләре?

— Гомум авырулар буенча инвалидлык алу мөмкин әле ул. Ә менә фәкать Чернобыльдәге радиация нәтиҗәсендә гарипләнүеңне исбат итү бик авыр. Моның өчен медицина картаң Санкт-Петербургны урап кайтырга тиеш. Андагы комиссия йөз кешенең берсенә генә уңай җавап биреп кайтара. Гадәттә, онкология чирлеләрне генә кире бормыйлар. Кеше кайчак ул инвалидлыкны алганчы үлеп тә китә. Аның радиация нәтиҗәсендә алынган чирдән вафат булуын да дәлилләү җиңел түгел әле. Ә бу очракта аның тол хатынына пособие билгеләнә ала.

— Торак мәсьәләсе ничек хәл ителә?

— Монысы тагын да кискенрәк тора. Әле чиратта 168 чернобыльче исәпләнә, болар 2005 елның 1 мартына кадәр мөрәҗәгать итүчеләр генә, аларның саны тагын да күбрәк. 2009 елда ике кешегә торак сертификаты биргәннәр иде, былтыр берне арттырдылар. Бу тизлек белән барса, аларның исән чагында тораклы булуы икеле иде. Әмма быел боз кузгалды дип әйтә аламдыр. Президент Рөстәм Хәмитов чернобыльчеләрне торак белән тәэмин итү бурычын куйды. Быел ук, чын булса.

— Бу — тормышка ашмастай хыял түгел. Русиянең “Чернобыль” берлеге президенты Вячеслав Гришин Рөстәм Зәки улы белән очрашуда да, ликвидаторларны торак алуга дәүләт субсидияләре белән тәэмин итү программасына кертү мөмкин булды, агымдагы елдан ул эшен башлаячак, программа чернобыльчеләрне фатир белән тәэмин итүгә 722 миллион сум акча бүленүне күздә тота, диде. Ә менә Уфада чернобыльчеләргә һәйкәл юклыгы аны бик хафаландырган иде.

— Ул очрашуда Рөстәм Зәки улы, чернобыльчеләргә карата дәүләт бурычлары тулысынча үтәләчәк, диде. Һәм без аңа ышанабыз. Һәйкәлгә килгәндә, ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителде. “Уфа машиналар төзү берләшмәсе” мәдәният сарае каршында урын сайладык. Бүген анда тәүге ташны салу чарасы узачак.

— Ни өчендер, чернобыльчеләрне орден-медальләр белән бүләкләү эше дә тукталып калды. Бу хакта Гришин да “берәүләрне бүләкләп, икенчеләрен оныту — гаделсезлек” дип белдерде.

— Бу эш тә тергезеләчәк. Шушы ел ахырына кадәр барлык ликвидаторлар да бүләкләнергә тиеш. Ә Башкортстанда алар өч меңнән артык. Уфада 633 кеше, 177 бала чернобыльче статусына ия. 216 инвалидның 67сенең чире радиация белән бәйлелеге исбатланган. Уналты кешедә рак.  Шушы кешеләр дә лаек булмагач, дәүләт бүләкләре кемнәргә генә бирелә соң... Әйткәндәй, без бүгенге дата уңаеннан берлек исеменнән дә бүләкләр әзерләдек.

— Еллар үтү белән Чернобыльгә барып кайтасыгыз килмиме? 

— Бервакыт Уфа — Чернобыль автопробегы үткәрергә уйлаган идек. Аннары бу теләктән баш тарттык. Куанычлы, бәхетле чакларны кичергән урын түгел, бик күп дусларыбызның үлеменә сәбәпче булган утлы упкын ул безнең өчен. Бәлки, шуңа тукталганбыздыр...

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алдагы көннәрегез тынычлыкта үтсен.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»