26.04.2011 - Көнүзәк

“Исән кайтса, медаль бирербез...”

Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылардан Бүздәк районында хәзерге вакытта 19 кеше исәпләнә.

— Үткән елда гына алар 21 иде, — ди районның Ветераннар советы рәисе Эдуард Әхмәтҗанов. — Кызганычка каршы, чернобыльчеләр саны елдан-ел сирәгәя. Монда инде авария нәтиҗәләренең дә йогынтысы бардыр, нурланыш алу, һәрхәлдә, эзсез үтми. Күпләр Чернобыльдә сәламәтлекләрен югалтып кайткан бит.

СССРның башка төбәкләреннән кебек үк, Бүздәк районыннан да Чернобыльгә эшчеләр җибәрү авариядән соң берничә ай үткәч башлана. Иң беренче чиратта, белгечлеге буенча төзүчеләр алына. Чернобыльгә китүчеләр исемлеген төзү хәрби комиссариатка йөкләтелсә дә, билгеле, бу мөһим эштән КПССның район комитеты да читтә кала алмый. Ә анда утыручыларның — үз исәпләре. Ни өчен дигәндә, райком фикере белән килешмәгән үзаллы җитәкчеләр ул чорда Бүздәктә дә булган. Андыйлардан котылу юлын “аппаратчылар” Чернобыльдә күрә: әйдә, барсын, исән кайтса, медаль бирербез, үлеп калса, без гаепле түгел, дип астыртын фикер йөртәләр.

Бу вакыйгаларга 25 ел үткән, әмма ул чорда нәкъ менә райком “тырышлыгы” белән Чернобыльгә җибәрелгән аерым кешеләрнең исемнәре бүген яхшы билгеле. Әйткәндәй, алар арасыннан берсе райкомнан да хәйләкәррәк булып чыга. Тәүге мәлдә АЭСка җибәрелсә дә, аннан 40 чакрымлап читтә эшкә урнашу җаен таба ул. Хезмәте дә нинди бит әле — авария нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашучыларга ашарга әзерләүчеләргә җитәкчелек итә. Елгыр “кашевар”, билгеле, теләсә кем белән уртак телне дә тиз таба. Белүебезчә, Чернобыль АЭСына җибәрелүчеләр шәхси дозиметрлар белән тәэмин ителә, анда һәркемнең күпме радиация алуы теркәлеп бара. Шуны күздә тотып, Бүздәк “кашевар”ы үзенең дозиметрын станциягә көн дә кереп йөрүче якташларына биреп җибәрә икән. Билгеле, аның нурланыш нормасы тиз арада “тула”. Андыйларны исә туган якларына кайтару хәстәре күрелә. Менә шулай итеп, Чернобыльгә үлемгә җибәрелгән мут җитәкче Бүздәккә исән-сау  әйләнеп кайта, аңардан котылырга теләүчеләрнең фаразлары тормышка ашмый кала.

Хәзерге вакытта Кәпәй-Кобау авылында яшәүче Флорид Хафизов исә Чернобыль АЭСына эләгүен язмыш кушуы дип исәпли. Ул 1953 елда шушы авылда туган, урта мәктәпне тәмамлагач, бераз колхозда эшләп ала, аннары инде Совет Армиясендә хезмәт итә. 80нче елларда, бәхет эзләп Казахстан тарафларына чыгып китә, нефтьче һөнәрен үзләштерә. Ләкин туган яклар барыбер үзенә тарта, шуңа да яше утыздан узган иргә Кәпәй-Кобауга әйләнеп кайтудан башка чара калмый. “Кыдаш” колхозында эш тә табалар аңа — төзелеш-ремонт бригадасына тәгаенләнә.

— Көнен тәгаен генә хәтерләмим, гыйнварда хәрби комиссариаттан чакыру килеп төште, — дип искә ала ул. — Чернобыльгә җибәрәләр икән, ләкин анда барып җиткәнче Ырынбур өлкәсендәге Тоцкий лагерьларын үтәргә туры килде. Нурланыш үлчәү приборлары белән эш итәргә, радиациядән ничек сакланырга өйрәттеләр. Әйтергә кирәк, Припятька барып эләккәч, боларның файдасы барыбер тиде. Гомер газиз бит, беркемнең дә үләсе килми. Аннары, гомерлек чир алудан да курыктык. Яшь чакта бер хәл, ә олыгайгач ни эшләрсең. Күз тимәсен, Чернобыльдә алган нурланыш әлегә бик сиздерми кебек. Әмма чирнең кайчан һәм ничек килеп чыгарын кем белсен.

Флорид Миргарифан улы Чернобыль АЭСында өч айга якын була, 1989 елның маенда хезмәте тәмамлангач, туган якларына кайтарып җибәрәләр. Озайлы командировкасының бердәнбер истәлеге — “Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыга” медале гаиләдә бүген дә саклана.

Чернобыльдә булуын, хезмәтләрен исәпкә алып, балта остасы Хафизовны җиңелрәк эшкә — колхоз тегермәненә эшкә тәгаенлиләр. Монда инде аның техникага әвәслеге дә искә алынгандыр.

Кәпәй-Кобаудагы янә бер “ликвидатор” — Флүр Әмирханов хәзер инде лаеклы ялда. Флүр Мирсәй улы озак еллар хуҗалыкта умартачы булып эшләде, фидакарь хезмәте белән авылдашларының ихтирамын яулады. Чернобыльдә булудан тыш, Флорид белән Флүрне янә дә бер нәрсә берләштерә — алар бер үк урамда күршеләр булып яши. Икесе дә гаиләле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Шуңа да теләкләре дә бер — Чернобыль фаҗигасе кабатлана күрмәсен.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»