05.06.2014 - Көнүзәк

Исәпкә бар, санга юк...

Соңгы елларда аграр җитештерүдә хуҗалык итүнең кече формалары өлеше арту күзәтелә. Азык-төлек базарында крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ихаталар куәтенең үсүе беренче чиратта ихтыяҗга бәйле булса, икенче сәбәп, әлбәттә, дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнең артуында. 2006 елда илдә беренчеләрдән булып Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру турында закон кабул ителә. Ә инде Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, крестьян хуҗалыкларына игътибар тагын да артты. Кабул итү шартына ярашлы, Хөкүмәт дәүләт ярдәмен аграр предприятиеләргә киметә барып, крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ихаталарга арттырырга тиеш.

Әйтергә кирәк, бу юнәлештә Башкортстанда шартлар башка төбәкләргә караганда күпкә яхшырак иде. Республикада авыл хуҗалыгы кооперативлары оештырыла башлады. 2006 елда, мәсәлән, алар­ның саны 73кә җитте. Тармак министр­лыгы мәгълү­мат­лары буенча, хәзер алар­ның саны кырык бергә калган. Аны­сы да кәгазьдә генә. Чын­лыкта, әлеге вакытта егерме өче эшли, шуның тугызы — кредит, алтысы — эш­кәртү һәм сигезе — тәэмин итү-сату белән шөгыльләнүче кооперативлар.

Авылда кооперативларның әһәмияте нәрсәдә? Аларны оештыруга нәрсә комачаулый һәм ни сәбәпле моңа кадәр төзелгәннәре дә таралырга мәҗбүр булган? Дәүләт җы­елышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, эко­логия һәм таби­гатьтән файдалану комите­тында төрле ми­нистрлык һәм ведомство, район вәкил­ләре катнашлыгында узган уты­рыш­та шушы сорау каралды.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»