04.06.2014 - Көнүзәк

“Көньяк кояшында янганчы кызыначакбыз!”

Уйлыйм-уйлыйм да уйларыма уелам. Башкортстан дәүләт университетында укыган елларыбызның һәрберсе бер фаҗига белән билгеләнә икән бит: 1985 ел – үзгәртеп кору башланган чор, үзен генә дә зур һәлакәткә тиңләп була; 1986 елда Чернобыль авариясе, “Адмирал Нахимов” пассажир лайнеры бату; 1987 ел Таулы Карабахта әрмән-әзербайҗан бәрелеше белән тарихка кереп калды; 1988 елда Әрмәнстандагы Спитак шәһәрен җир йөзеннән җуйган, Ленинакан, Кировакан шәһәрләрен җимергән, 25 мең кешенең гомерен өзгән җир тетрәү күңелне тетрәтте, 1989 елда Олы-Теләк янында поездлар шартлау...

3 июнь безнең өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе иде. Без, студентлар, Чишмә районына сабакташыбызның туена җыелдык. Ул авыл белән Иглиндәге фаҗига булган урынның арасы шактый,   шулай да без, бер арада саф һавага чыгып күңел ачканда, шәфәкътә күкнең алтын-кызыл төсләр белән балкып-балкып китүенә сокланып карап тордык. Һәм... бәйрәмне дәвам иттек.

Ә бу вакытта Уфа — Чиләбе тимер юлында коточкыч мәхшәр булган икән бит. Шушында очрашкан ике поезд бер-берсен сәламләп узып китте, дигәндә генә бер-бер артлы ике көчле шартлау яңгыраган. Тирә-якны ялкын ялмап алган, поезддагыларның күпчелеге шул ялкынны сулап пешеп үлгән. Соңыннан сөйләүләренчә, бу урында һава 1000 градуска кадәр кызган, кешеләрнең алтын тешләре эрегән, синтетик киемнәре гәүдәләренә ябышкан....

Коточкыч шартлау тирә-якны сискәндерә, ялкын телләре дистәләрчә чакрымда күренә. Ни булганын аңламаган халык шушы тирәгә агыла, гражданнар оборонасы, медицина учреждениеләре, хокук саклау органнары тревога буенча күтәрелә. Елантау дип аталган, кеше аягы бик сирәк баса торган бу урынга кем ничек булдыра, шулай ашыга. Төн караңгылыгын ерып дөрләгән ялкын аларга юнәлеш бирә.

“Күккә ялкын ыргылгач, төн булса да, тирә-як көндезге кебек яп-яктыга әйләнде, без атом бомбасы ыргытканнар икән, дип уйладык. Бик курыксак та, шунда юнәлдек, кемгәдер ярдәм кирәк булуы ихтимал бит. Ә анда — сугыштагы кебек... Тирә-якта наратлар, янган шырпы кебек, тырпаешып утыра. Вагоннар ауган, кәкрәйгән, бөтен җирдә металл сыныклары. Ауган баганалар, имгәнгән, гарипләнгән гәүдәләр... Бер агачта корсагы ярылган хатын эленеп тора, куллары өзелгән бала ята, бер карт ут эченнән үрмәләп килеп чыкты... Иң элек килүчеләр кешенең газ кебек зәңгәр ялкын белән яна алуын күрде”, — дигән иде ул вакытта журналистларга Иглин эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Анатолий Безруков.

Фаҗига нидән килеп чыга? Шушы урыннан ерак түгел генә югары басымлы “Көнбатыш Себер-Урал-Идел буе” продуктүткәргеченең 700 миллиметр диаметрлы торбасы ярыла. Шул ярыктан чыккан газлы катнашма, парга әйләнеп, һава белән кушыла. Пар болытлары һавадан авыррак булып аска төшә һәм, елан кебек,  төнлә әкренләп тимер юлына таба шуыша... Төнге 1 сәгать 14 минутта бер-берсенә каршы килүче “Новосибирск— Адлер” белән “Адлер — Новосибирск” поездлары 1710нчы чакрым буеннан үткәндә әлеге зәһәр катнашма электровоздан чыккан очкыннан кабынып шартлый. Шартлау 37 вагонны һәм 2 электровозны җимерә, җиде вагон тулысынча янып бетә, 26сының эче дөрли. Дулкын унбер вагонны юлдан читкә атып бәрә.

Поездларда 1284 пассажир һәм локомотив брига­даларының 86 әгъзасы була. Аларның төгәл санын әйтү авыр, чөнки пассажирлар арасында биш яшькә кадәр балалар да була, аларга билет алынмый, димәк, исәпләре дә алып барылмый. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»