03.06.2014 - Көнүзәк

Форум яңа юнәлешләрне билгеләде

Узган атнаның күренекле вакыйгаларының берсе булып, һичшиксез, “Зур химия” халыкара форумы тора. Уфада дүртенче тапкыр үткән чара Башкортстанның бу тармак җитештерүчеләрендә нинди тәэссоратлар калдырды? Бу җәһәттән Октябрьскийдагы “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводы генеральный директоры Раил Фәхретдиновның фикере игътибарга лаек.

— Мәртәбәле форумга баглаган өметләр тулысынча акланды, — диде Раил Камил улы. — Анда кабул ителгән карарлар, төзелгән контрактлар “Альтернатива” кебек нефть химиясе продукциясен кулланучы предприятиеләрне тулысынча канәгатьләндерә. Шәхсән үзем дүртенче тапкыр катнашкан форумнарның быелгысы шунысы белән үзенчәлекле — монда эшлеклелек хакимлек итте. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки чарага үз өлкәсендә анык файдага исәп тотучы партнерлар җыелган бит.

Форумның пленар өлешеннән соң төп эш секция утырышларында җәелдерелде. Шунысы күзгә ташлана, “түгәрәк өстәл” барышында стратегик юнәлеш булып, беренче чиратта, илнең эчке базарындагы үсеш перспективасы билгеләнде. Нефть химиясе продукциясен үзебездә тирәнтен эшкәртүне оештыру зарурлыгы көн үзәгенә басты. Секцияләр утырышында бу мәсьәләне Русия пластмасса эшкәртүчеләр берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Всеволод Абрамов янә күтәреп чыкты. Тирәнтен эшкәртү үзебездәге предприятиеләрдә җайга салынса, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк, заманча технологияләргә юл ачылачак. Чит илләргә чимал чыгарудан туктап,  әзер продукция озатачакбыз. “Альтернатива” өчен монысы аерым әһәмияткә ия, чөнки завод хәзерге вакытта чимал компонентларының бер өлешен чит илдән сатып алырга мәҗбүр. Бу пресс-формалар, станокларга да кагыла. Алар Русиядә җитештерелгән очракта, безнең продукциянең үзкыйммәте төшәчәк.

Гомумән, форум республиканың нефть-химия тармагы үсешенә ныклы этәргеч бирде, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Иң мөһиме – 2030 елга кадәр тармакның үсеш стратегиясе билгеләнде. Алдагы елларда эшчәнлегебезне шуннан чыгып алып барачакбыз. Бу җәһәттән анык планнар төсмерләнде дә инде. Атап әйткәндә, Русиянең эчке базарындагы мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану күздә тотыла.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»