03.06.2014 - Көнүзәк

Чүплек яна. Зиратны юынтык су баса...

Сәнәгать һәм гигант төзелешләр үсеш алган мегаполислардан еракта, табигатьнең иң саф, иң чиста почмагында урнашкан Мишкә районы үзәгеннән табигать казасы турында хәбәр алгач, үзебез дә шикләнебрәк калдык.

— Чүплек яна, урамга чыгарлык түгел, тыннарны буып ала. Ышанмасагыз, үзегез килеп карагыз, ничә көннәр иза чигәбез, — дип тезеп китте телефон чыбыгы­ның икенче очында олы яшьләрдәге абзый. Ул хезмәт ветераны Әкрам Рамазанов булып чыкты.

Сөйләшү барышында Әк­рам Әгъзәм улы урындагы хәлләрне ничек бар, шулай тасвирлап бирде. Туган ягының патриоты, аның табигате өчен янып-көеп яшәүче кеше бу­ларак, ул үзенең генә түгел, як­ташларының борчылуын бел­дерде. Әкрам абый китергән фактлар, әлбәттә, беркемне дә битараф калды­рырлык түгел иде. Шуңа күрә көне-сәгате белән Мишкә районына юл тоттык.

Бөре шәһәрен үтеп, Миш­кә районына  борылгач, яшеллек өстеннән зәһәр еландай күтә­релгән зәңгәр төтен күренде. Мишкәгә якынлашуыбызны шуннан аңладык. Район үзә­гендә баш очыбызда ялт итеп торса да, машинадан чыгу белән борынга әче төтен исе килеп бәрелде. Әлегә җил юнәлешен үзгәрткән. Шуңа гына төтен азая төшкән.

Каты калдыклар чүплеге район үзәгеннән ике чакрым чамасы ераклыкта урнашкан. Әкрам абый әйтүенә караганда, ул анда элек-электән булган. Тик ни өчен бүген килеп табигатьнең ямен җибәрүгә сәбәп булып тора?

Кызганычка каршы, экологик тәрбия һаман аксый. Моны барыбыз да белә. Чүпне читкә чыгарып, калдыкларны тыкрык­лар­га түгүчеләр юк түгел. Биредә урамнарны чүпләмәсә­ләр дә, район үзәге читендәге тау кадәр көнкүреш калдыклары бер чакрым арага сузылган.  Бүген ул пыскып янып ята. 

Игътибарны янәшәдәге койма эчендәге кызыл кирпеч­тән салынган бер катлы бина җәлеп итә. Бу — яңа полигон территориясе. Анда үтеп кергәч, бетон түшәлгән зур-зур өч котлованга тап булдык. Яңа дигәненә дә өч былтыр булган инде. Шуңа полигонны үлән басып киткән. Хәзер ул да ташландыкка әйләнеп бара. Хезмәтләндерүчеләр өчен тәгаенләнгән бинаны ачып кереп, ишекләрен һәм җылыту системасын каерып алып киткәннәр, диләр. Төзелешкә миллионлаган дәүләт акчасы салынган, ә ул эшләми.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»