31.05.2014 - Көнүзәк

Без халыкка якын булырга тиеш!

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты иң җитдиләрдән, эше иң катлаулылардан санала. Аның җитәкчесе Зөфәр Еникеев һәм   урынбасар Рамил Хәкимов белән комитет эшчәнлеге турында сөйләшкәннән соң, бу фикерем тагын да ныгыды.

— Комитеттагы төп эшебез закон проектлары әзерләүдән гыйбарәт. Аларны Корылтайга карауга чыгарганчы тәүдә үзебез фикер алышабыз. Комитет аталышындагы “дәүләт төзелеше” дигән сүзләрне күргәч, күпләр миңа төзелеш проблемалары белән мөрә­җәгать итә башлады. Халык аңлап җиткерми. Дәүләт төзелеше Президент, Хөкүмәт, министрлыклар һәм ведомстволар, суд органнары эшчәнлеген  хокукый көйләү дигән сүз. Әйтик, “Президент” атамасын  “башлык” дип үзгәртү турындагы проект безнең комитет аша үтте.  Бу хакта халык фикерен белештек. Гражданнар теләп катнашты, — диде Зөфәр Иргали улы.    

Комитет аталышына “суд, хокук” сүзләре дә кергәч, суд карарлары белән килешмәүчеләр дә еш мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, комитеттагыларның суд чыгарган карарга мөнәсәбәте юк, чөнки закон сагында торырга прокурор бар. Алай да киң яңгыраш алган конфликтлы хәлләр буенча парламент тикшерүе оештырыла. Күптән түгел Белоретта булган хәлне тикшерү комиссиясенә Рамил Хәкимов җитәкчелек иткән.

— Былтыр Белорет районының Железнодорожный авылында булган хәлләр тикшерү үткәрергә этәргеч бирде, — диде Рамил Әмир улы. — Җиргә тиешле документлары булмый торып, хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыру, урман эшкәртү калдыкларын ташу һәм үтилләштерү буенча чаралар күрмәү, шул исәптән, урамнарда чүплекләр ясау һәм аларны шул тирәдә яндыру, авыл халкын бик авыр хәлгә куйган. Авыл урамнары буйлап авыр техника йөрү сәбәпле, асфальт юлларны җимереп бетергәннәр, урман эшкәртү­челәр үзләрен бик начар тоткан, алар төннәрен шау-гөр килеп, урындагы халыкның тынычлыгын бозган. Авылда төнлә автомобиль ярышлары уздырганнар, ә урындагы дәүләт власте органнары моңа битараф калган.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»