29.05.2014 - Көнүзәк

Миллион сумнар чүплекләрдә ята

Әлеге вакытта Башкортстанда каты көнкүреш калдыклары туп­ланган өч мең чамасы чүплек-полигон бар. Алар­ның гомум мәй­даны ике мең гектардан арта, күбесендә чүп-чар өчен урын калмаган. Әлеге объектларга ел саен йөзләрчә мең тонна “икенчел чимал”, ягъни металл сыныгы, тоты­нылган кәгазь һәм башка әйберләр ташлана.

Европада каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү сәнәгате, тармак буларак, моннан 30-40 ел элек барлыкка килде. Хәзер ул үсә һәм зур табыш китерә. Алга киткән күп кенә илләрдә каты көнкүреш калдыкларыннан ягулык брикетлары эшлиләр. Әлбәттә, Русиядә әлеге юнәлештә дәүләт тарафыннан, беренче чиратта, анык чаралар күрү таләп ителә. Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның экология мәсьәләләренә багышланган утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, җитештерү калдыкларын җыю һәм эшкәртүне, куллануны дәүләт-шәхси партнерлык механизмын фай­даланып хәл итәргә кирәк, дип белдергән иде. “Без сәнәгать калдыкларын эшкәртү буенча бизнес булдырырга тиеш. Аңа салым буенча ташламалар бирергә, административ каршылыкларны алып ташларга кирәк. Иң мөһиме — ул безнең территорияләребезне тазартсын”, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Башкортстанда каты көнкүреш калдыклары тупланган полигоннар экологиягә нинди зыян китерә? Аларны тәртипкә китерү өчен мөмкинлекләр бармы? Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһа­пова белән әңгәмәбездә  шушы һәм башка мөһим сорауларга җавап эзләдек.

— Руфина Аликовна, мәгълүм булуынча, республикада 2011-2020 елларда каты көнкүреш калдыклары белән идарә итү системасын камилләштерү буенча программа кабул ителгән иде. Аерым чыганакларга караганда, ул нәтиҗәле эшләми. Башкала читендәге чүплекләр зур ризасызлык тудыра. Бизнес әлегә бу юнәлештә ниндидер инициатива күрсәтергә ашыкмый төсле. Программаны тормышка ашыруда парламент контролен көчәйтү кысаларында Сезнең бу проблеманы тирәнрәк өйрәнүегез, эшкәртүче предприятиеләрдә булуыгыз да шуны дәлилли түгелме?

— Башта шуны билгеләп үтәр идем: “Кызыл таң” гәзите — экология проблемаларын кыю рәвештә күтәрүче, гаеплеләрне тәнкыйть утына тотып фашлаучы басмаларның берсе. Мин киләчәктә дә җитди, принципиаль карашлы һәм укымлы булып калуыгызны телим.

Әңгәмәнең төп темасына килгәндә, хәл, әлбәттә, бик катлаулы. Миңа күптән түгел “Вториндустрия” җәмгыятенең калдыкларны сортларга аеру линиясе базасында, Стәрлетамак шәһәренең каты көнкүреш калдыклары полигонында һәм башкалабызның Орджоникидзе районындагы Яңа Черкассы бистәсендә урнашкан “Эко-Уфа” җәмгыятендә булып, пилот проектлар белән танышырга туры килде. Билгеле, проблема яңа түгел. Әйтик, башкаладагы каты көнкүреш калдыклары түгелгән Яңа Черкассы авылы янәшәсендәге полигон дистәләрчә ел буе Уфа шәһәренә экологик зыян китерә. Шәһәребездәге калдыкның 90 проценты биредә туплана. Хәзер бу полигонда 40 миллион кубометр төрле калдык җыелган һәм ул ел саен тагын да 2,5 миллион кубометрга арта. Ә бит аның гомум мәйданы 106,5 гектардан артмый.

Проблеманың тагын да әһәмиятле ягы шунда: килешүләрдә каралганча, Яңа Черкассыда көнкүреш калдыклары гына кабул ителергә тиеш. Биредә чүп-чарның барысын да кабул итәләр. Зарарлы матдәләр, агулы авыр металл катнашмаларының күпме җиргә сеңүе, аның җир асты суына кушылуына беркем дә җавап бирми.

Максатлы программа көнкүреш калдыкларын туплау һәм эшкәртүне җайга салу буенча зур чараларны берләштерә. Тик әлегә бу юнәлештә эш яхшы оештырылган дип булмый.

— Мондый полигоннарны шәһәрләрдән, халык яшәгән урыннардан ерактарак урнаштырып буламы? Аннары, сәнәгать калдыкларын эшкәртүче предприятиеләр тәҗрибәсенең ничек өйрәнелүе хакында да әйтеп үтсәгез иде.

— Яңа закон кабул ителгәнче чүп-чар полигоннарын шәһәр янәшәсендә дә төзеп булган. Хәзер аларны ераккарак урнаштыру таләп ителә. Яңа Черкассы полигоны, яңа таләпләр күзлегеннән караганда, бөтенләй законсыз эшли. Аның эшчәнлегенә лицензия биреп булмый. Башкалада яшәүче һәркем “начар җил”нең кайсы яктан искәнен яхшы тоя. Рөхсәт бирмичә яба да алмыйбыз, чөнки аны алмаштырырдай башка чүп түгү мәйданы юк.

Хәзер моңа кадәр булган “контейнер — чүп ташучы машина — чүплек — рекультивация” юлы үзен акламый. Ягъни мондый полигон экологияне агулый, туфракка, саф һавага зыян килә. Нәтиҗәсе — төрле чирләр арта, тормыш шартлары үзгәрә һәм, әйтергә кирәк, табигый ресурсларның продуктлылыгы да кими.

Республикадагы чүплекләр һәм полигоннарга ел саен 150 мең тоннадан артык тотынылган кәгазь, 70 мең тонна картон, 28 мең тонна кара металл, 14 мең тонна төсле металл, 54 мең тонна пластмасса һәм 36 мең тонна текстиль ташлана. Ассызыклап әйтергә телим: үзләренең составы буенча әлеге калдыклар өзлексез һәм тотрыклы җитештерү мөмкинлеге бирергә сәләтле. Әгәр без эшне чит илләрдәге кебек оештыра алабыз икән, көнкүреш калдыгын эшкәртүче предприятиеләр, миллионнарча сум табыш китереп, меңнәрчә эш урыны булдырырга ярдәм итәр иде. Экологиябезгә нинди зур файдалы гамәл булуын әйтеп тә тормыйм. Исәпләүләр шуны күрсәтә: әгәр көнкүреш калдыклары системага салып җыелса, аны сортларга аеручы станцияләрнең икенчел чималдан керем алу күрсәткече 50 процентка җитәр иде.

Билгеле, чит илләрдә мондый юнәлештәге җитештерүгә күптән тотындылар һәм ул хуҗаларына зур табыш китерә. Үзебезнең илдә дә уңай тәҗрибә юкмыни, дигән сорау тууы да ихтимал. Сочида, мәсәлән, полигоннарда чүп-чарны сортларга аеру линияләре камил эшли. Кызганычка каршы, без моңа кадәр чүп-чарны материал, энергия ресурсы дип  кабул итми идек.

— Республика Президенты Рөстәм Хәмитов югарыда телгә алынган Совет утырышындагы чыгышында, әлеге юнәлештә дәүләт-шәхси партнерлык механизмын булдыру һәм бу өлкәдә, бизнеска уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дип белдергән иде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе урынбасары буларак, республика башлыгы фикеренә Сез нинди аңлатма бирер идегез?

— Сез хаклы, Рөстәм Зәки улы ил күләмендәге глобаль проблеманы җитди аудиториядә беренчеләрдән булып күтәреп чыкты. Шәхси пред-приятиеләр әлбәттә, проблемага нәтиҗәлерәк карар иде. Дәүләтнең үз көче генә җитми, матди ресурслар чикле. Шуңа күрә дә шәхси бизнесны җәлеп итү мөһим. Шәхси партнерлык булырга тиеш. Бәлки, полигоннар — дәүләт карамагында, ә анда тупланган чүп-чар, көнкүреш калдыкларына шәхси малтабарлар хуҗа булырга тиештер?

Моңа кадәр бик үк өстенлекле булмаган җитештерү тармагында җиң сызганып эшләрдәй инвесторлар аз түгел. Аларга ирек бирергә, комачауламаска гына кирәк. Мәсәлән, Стәрлетамактан эшкуар Айрат Масхадов чүпне сортларга аеручы линия сатып алуга 300 миллион сум акча тотынды. Уңышлы эшли. Иң мөһиме — төрле органнардан юк-бар сәбәп белән тикшерүчеләр борчымый. Закон кысаларыннан чыкмаганда, шәһәрдән читтә берничә районда чүп-чарны сортларга аеручы линияләр урнаштырып булыр иде. Әмма тагын да кабатлап әйтергә телим: бу тармак табышлы булуы белән беррәттән, коррупцион да. Урыннарда үз инвестициясе белән мөрәҗәгать итүчеләр еш кына административ каршылыкларга очрый. Бәлки, глобаль проблемада экологик фондларның эшчәнлеген дә көчәйтергә кирәктер. Казнадан аларга байтак сумма бирелә. Ләкин аларның ни дәрәҗәдә максатлы тотынылуына контрольлек җитешми кебек.

Республикада экология сафлыгын тәэмин итүдә каты көнкүреш калдыклары полигоннарын тәртипкә китерү мөһим роль уйный. Комитет әлеге юнәлештә тәгаен тәкъдимнәр әзерли. Комплекслы чаралар арасында республика статусына ия булган “Технопарк” булдыру, көнкүреш калдыкларын җыю һәм эшкәртү логистикасын эшләү тәкъдиме дә бар. Минемчә, чараларны системалы һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырганда, Башкортстанның якын киләчәктә экологик саф төбәкләр арасында беренче бишлеккә керү мөмкинлеге зур.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»