28.05.2014 - Көнүзәк

“Альтернатива” белән БМО кызыксына

Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә Евросоюз белән АКШның Русиягә икъктисади санкцияләр белән янавы Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының чит ил компанияләре белән эшлекле бәйләнешләренә тоткарлык була алмый. Күптән түгел Мәскәүдә үткән Хуҗалык һәм көнкүреш товарлары халыкара күргәзмәсендә күп кенә чит илләр вәкилләре “Альтернатива” продукциясе белән кызыксынды, аны сатып алуга контрактлар төзеде. Алай гына да түгел, Башкортстанда җитештерелүче пластмасса әйберләргә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәскәүдәге Качаклар эшләре буенча вәкиллеге игътибар иткән.

— Халыкара күргәзмәдә “Альтернатива” экспозициясен БМОның Качаклар эшләре буенча Югары комиссары идарәсенең Русиядәге вәкиле Баиса Вак-Войя әфәнде карады, — дип сөйли пластмасса эшләнмәләр заводының генеральный директоры Раил Фәхретдинов. — Ул Башкортстандагы предприятиенең техник мөмкинлекләренә, чын мәгънәсендә, хәйран калды, безнең продукциянең ныклыгы-чыдамлыгына гына түгел, бизәлешенә дә соклануын яшермәде. Соңрак әңгәмәдә ачыклануынча, БМОның Качаклар эшләре буенча Югары комиссары идарәсе гадәттән тыш хәлләргә тарыган һәм һәлакәткә очраган илләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә, качакларны тәэмин итүгә ел саен зур чыгымнар сала. Әлеге вакытта Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре игътибар үзәгендә тора. “Альтернатива” товарлары шушы төбәкләргә җибәреләчәк хәйрия ярдәме таләпләренә тулысынча җавап бирә, чөнки аларны экстремаль шартларда да кулланырга мөмкин. БМО вәкилен янә шул кызыктыра — бездәге продукциянең ассортименты бай, алардан күптөрле җыелмалар тупларга мөмкин. Мәсәлән, сыекча ташу өчен канистра төрләре генә дә дистәдән артык. Әмма безнең товарның төп өстенлеге шунда — сыйфаты, бизәлеше, экологик хәвефсезлеге буенча дөнья стандартларына җавап бирү белән бергә, ул шактый арзан.

Качаклар эшләре буенча вәкил өчен “Альтернатива”да җитештерелгән көнкүреш әйберләреннән берничә тупланма әзерләнгән. Бу үрнәкләрдән канәгать калган вәкил аларны, идарәнең махсус белгечләренә күрсәтеп, БМОның тиешле структурасы карамагына юллаган.

Хәзерге чорда гуманитар ярдәм әйберләре исемлегенә кергән “Альтернатива” товарлары җентекле экспертиза үтә, шулай ук тиешле документлар әзерләнә. Заводта көнкүреш эшләнмәләренең яңа тупланмалары җыела.

Сүз дә юк, әлеге проектны тормышка ашыру байтак вакыт сорый. Әмма шунысы мөһим — “Альтернатива” иң  катгый таләпләргә җавап бирә, көндәшләреннән өстен чыга ала. Предприятие Русиянең пластмасса эшләнмәләр базарында иң ышанычлы партнерларның берсе булып кала, ил киңлекләрендә аның ике меңләп күпләп сату базасы бар. Җитештерелгән продукция күләме буенча ул — Башкортстанда алдынгылар исемлегендә, атап әйткәндә, үткән ел күрсәткече буенча Октябрьскийда, “ОЗНА” җәмгыятен узып, беренче урынга чыкты. Агымдагы елның беренче кварталында продукция җитештерү узган елның шул чорыннан 13 процентка арткан. 2014 елның янә бер казанышы — товар ассортименты 1800 төргә җиткән. Быел пластмасса өстәл-урындыкларга  ихтыяҗ аеруча зур. “Балалар өчен товарлар” проекты шулай ук уңышлы тормышка ашырыла, анда ассортимент 120 төргә җитте.

Соңгы елларда предприятиедә көнкүреш хәвефсезлеге товарлары җитештерүгә дә юнәлеш алынды. Атап әйткәндә, янгынга каршы шәхси җиһазлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика Баш идарәсендә зур кызыксыну тудырды. Әйткәндәй, продукциянең бу төренә урманнарда янгын чыгу куркынычы сакланган чорда урманчылардан да ихтыяҗ зур.

БМОга тәгаенләнгән товарларга килгәндә, аның тәүге партиясен “Альтернатива” хәйрия ярдәме рәвешендә җибәрәчәк.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»