11.11.2010 - Көнүзәк

Хокук сакчылары бәйрәм итте

Кичә Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Милиция көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда республика Президенты Рөстәм Хәмитов, РФ Дәүләт думасының Гражданнар, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, милиция ветераннары, хезмәт алдынгылары һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Зәки улы җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап,  аларның авыр хезмәтендә киләчәктә дә уңышлар теләде.

— Безнең хокук саклау системасы ныклы һәм тотрыклы булырга, законлылыкны, ә иң мөһиме —  халыкны сакларга һәм якларга тиеш, — диде ул.

Бүген эчке эшләр органнары илдә конституцион хокук тәртибен һәм җәмәгатьчелек хәвефсезлеген тәэмин итү буенча көндәлек бурычларын уңышлы хәл итә. Алар гражданнарның тыныч хезмәтен һәм законлы хокукларын саклау, җинаятьчелек һәм терроризмга каршы көрәш юлында батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтә.

Республика милиционерлары тарафыннан Төньяк Кавказ территориясендә конституцион тәртипне ныгыту буенча зур эш башкарыла. Үзләренең профессионализмы белән алар Чечен Республикасы халкы һәм җитәкчелеге арасында югары абруй яулаган. Республиканың эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Игорь Алешин чыгышында хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган, аеруча батырлык күрсәткән милиционерларның батырлыклары турында сөйләгәннән соң мәрхүмнәр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Корбан булганнарның батырлыгы һичкайчан да онытылмас, ә гаиләләре безнең ярдәмсез һәм игътибарсыз калмас, дигән ышаныч белдерде ул.

Эчке эшләр органнарының данлы сугыш һәм хезмәт традицияләрен саклауда ветераннарның роле бәяләп бетергесез. Игорь Викторовичның чыгышында аларга чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады. Чарада, шулай ук, хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән хокук сакчылары бүләкләнде. Бәйрәм зур концерт белән тәмамланды.

Резеда ФАЗЫЛОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»