15.05.2014 - Көнүзәк

Ил Хөкүмәте яхшы бәя бирде, әмма тынычланырга иртәрәк

Башкортстан агросәнә­гать­челәре төп авыл хуҗалыгы про­дукцияләре җитештерү буенча беренче “бишлек”кә керүче төбәкләр исәбендә тотрыклы саклана. Узган елда аграр тармакка салынган инвестицияләр күләме 70 процентка якын арткан. Шул ук вакытта, бүген аграр секторда уртача хезмәт хакын үстерү һәм аерым юнәлеш­ләр буенча күрсәткечләрне тагын да яхшырту көнүзәк проблема булып кала. Агросәнәгать комплек­сын үстерү юнәлешендә “2013-2020 елларда Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукция­ләре, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” турындагы дәүләт программасы мөһим роль уйный.

Кичә Республика Хөкүмәте киңәшмәсендә әлеге программаның узган елда үтәлеше һәм күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тотуга бәйле чаралар нәтиҗәсе каралды. Киңәшмәне Президент Рөстәм Хәмитов алып барды.

Президент күптән түгел Русия Хөкүмәтендә 2011-13 елларда төбәкләр хөкүмәтләренең эшчәнлегенә йомгак ясалуы һәм Башкортстанның төп күрсәткечләр рейтингында 10нчы урынга күтәрелүен хәбәр итте. Ике-өч ел элек без 36нчы баскычта идек.

— Республика агросәнәгатьчеләре соңгы елларда киеренке шартларда һәм бер үк вакытта зур максатлар куеп эшли, — диде Рөстәм Хәмитов. — Максатлы программада каралган аерым параметрлар буенча нәтиҗәлерәк эшлисе бар. Тулай продукцияне, рентабельлелекне арттыру, авылда хезмәт хакларын күтәрү турында уйланырга кирәк.

Дәүләт программасы кысаларында былтыр башкарылган эшләр белән тармак министры Николай Коваленко таныштырды. Ведомство җитәкчесе әлеге аграр документ нигезендә узган елда икътисади әһәмияте булган 11 программа әзерләнүен хәбәр итте.

— Узган елда без программа кысаларында дүрт юнәлеш буенча эш алып бардык. Чәчүлек мәйданнарын киңәйттек, шикәр чөгендере үстерүдә техника һәм технология яңарды, элита орлык чәчүне һәм аграр тармакны дәүләт ярдәменнән башка чыганаклар буенча финанслау күләмен арттырдык, — диде Николай Анатольевич.

Программаның узган елдагы үтәлешен Президент “канәгатьләнерлек” дип бәяләде һәм бер үк вакытта киләчәктә дә сан ягыннан куарга түгел, ә сыйфатны яхшыртырга кирәклегенә басым ясады.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Торакка күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Җамалетдинов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән килүче шикаятьләрнең кимүен бил­геләде. Күзәтү органы торак-коммуналь хезмәт оешмаларына контрольлек итүне көчәйткән. Узган елда, мәсәлән, 3400 кисәтү ясалган, 240 административ җәза бирелгән. Соңгысының гомум суммасы 1,5 миллион сум тәшкил итә. Коммуналь түләүләрдән дөрес исәп­ләнмәгән 64 миллион сум хуҗаларына кайтарылган.

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов халыктан кабул ителгән һәр мөрәҗәгать-гаризага тиешле хезмәт­ләрнең җаваплы каравын таләп итте. Бигрәк тә коммуналь түләүләргә бәяләрнең нигезсез күтәрелүенә контрольне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»