14.05.2014 - Көнүзәк

“Яшәгән кадәр яшәмәбез...”

Редакциягә шалтыраткан ике ханымның да үтенече һәм проблемасы бер үк булып чыкты: йортлары иске, салкын, яшәрлек түгел. Алар Хөкүмәттән ярдәм көтә. “Инде ничек кирәк шулай язга чыктык, җәен җәйләрбез, әмма алдагы кышка бу йортта керә торган түгел”, — ди алар бертавыштан. Язмышлары да охшаш: икесе дә тыл ветераны, тормыш иптәшләре сугышта катнашкан, бүгенге көндә алар вафат. Берсенә — 85, икенчесенә 83 яшь, икесе дә сәламәтлеккә тиенә алмый.

“Алдап йөртмәсеннәр иде!”

Вәсимә апаны башка җирдә очратсам, аны, һичшиксез, сәхнә кешесе дип уйлар идем. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе, төс-кыяфәте белән торганы бер артист инде. 83 яшьтә булуына карамастан, ирен буялган, чәчләр бөдрәләнгән, зәвык белән киенгән. Аның кечкенә салкын йортында самавырдан чәй эчә-эчә сөйләшәбез. Кайнар чәй аркаларга үтә торган салкынны беразга булса да куа. Нәрсә турында гына сөйләшә башласак та, Вәсимә апаның күзләре чылана.

Вәсимә апа 1931 елда Чакмагыш районының Каран авылында туган. Өч яшеннән әнисез калган. Бик интегеп үсә, кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, җырларга, укырга әвәс булса да, мөмкинлеге юклыктан, югары белем алалмый. Үсмер чагыннан колхоз эшенә җигелә, ике ел Пермьдә урман кисә. Шуның нәтиҗәсеме, кыз һәрвакыт аяклары авыртып интегә. 1952 елда ул тормыш юлын сугышта булып кайткан Зәбир Фәтхлислам улы белән бәйли. Бик матур гомер кичерәләр. 1965 елда яшь гаилә Нефтекамага килеп урнаша. Зәбир заводка эшкә керә, ә Вәсимә ханым дәваханәгә санитар булып урнаша. Аннары — күпмедер “Арлансвязьконтора”да, егерме елдан артык ПЖРЭТта эшләп, лаеклы ялга чыга.

Вәсимә апаның йортында иң күп нәрсә — дарулар һәм гәзитләр.

— Алардан башка яши алмыйм шул, — дип көлә ул. — Даруларсыз бөтенләй торып булмый, “Ашыгыч ярдәм” еш чакыртам. Үзем йөри алмыйм — аяклар авырта. Шулай ук гәзитләрсез дә яши алмыйм — алары күңел өчен! Укырга бигрәк яратам. Гомергә “Кызыл таң”ны алдырдым. Әле дә ташларга җыен­мыйм, — ди ул.

Еш чирләсә дә, Вәсимә апаның группасы юк.

— Йөри алмадым, балам, калдым инде группасыз. Бәлки берәр ярдәме тияр иде дә бит. Тормыш иптәшемнең вафатына менә хәзер ун ел. Ул булмагач, бөтенләй авырлашты, — ди ул.

Вәсимә апаның бүген үзәгенә үткәне — таушалып беткән йорт. Ул Неф-текаманың Трактор урамында урнашкан. Шәһәргә күчеп килгәч, 1970 елда сатып алалар аны. Йорт 1962 елда салынган. Балалар да шушы йортта үсеп, буй җитеп, шушыннан чыгып китәләр, тормыш иптәше — сугыш ветераны, 54нче укчылар полкы пулеметчысы Зәбир Шәйхлисламов та шушы йорттан бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә ялгызы гомер итә ул монда. Гомум мәйданы — 29,4 квадрат метр, яшәү өчен яраклысы 18,2 квадрат метр тәшкил иткән йорт инде тәмам искергән. Узган елның ноябрендә ведомствоара комиссия йортны яшәргә яраксыз дип тапкан.

Өй җиргә сеңгән, тәрәзә төпләре кыйгайган, менә-менә ишелеп төшәргә тора. Экспертиза күрсәтүенчә, аскы бүрәнәләр, идән такталары черегән, фундамент утырган, түбә искергән, су үтә. Канализация юк, йортка су кергән, әмма җылы су юк, йорт газ белән җылытыла, бәдрәф тышта. Кышларын чыдый алмаслык салкын, ди ул. Вәсимә апаның аягыннан ел әйләнәсенә киез ката төшми. Йортта җылы тормый, тиз суына. Шуңа күрә Вәсимә апа туктаусыз самавырын яңарта.

— Зәбир 1995 елда ук чиратка баскан иде. Нишләп безнең чират җитми икән соң? Яшь баланы алдап йөрткән кебек, йөртәләр дә йөртәләр, кышка шушында каласы булса, нәрсә эш-ләргә, йорт җимерелеп кенә төшмәсә инде!

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»