13.05.2014 - Көнүзәк

Хәстәрлек шундый була

Туймазы районында ха­лыкның тормыш-көн­кү­ре­шен яхшыртуга кагы­лыш­лы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле эш алып барыла. Төбәк 2008 елдан бирле халыкны авария хәлендәге то­рак фондыннан күчерү бу­енча федераль программада катнаша. Шушы чорда 500дән артык гаилә бөтен уңайлыклары булган за­ман­ча фатирларга күчен­гән.

Яңарак кына тугыз авыл­ны берләштерүче Кандра муниципаль берәмлегендә шундый куанычлы вакыйга булып үт­те. Монда адреслы про­грам­ма буенча төзелгән күркәм йортта кешеләр өй туйлау бәхетенә иреште.

— 12 мең кеше яшәүче эшчеләр поселогында 140 мең квадрат метр муниципаль торак фонды бар, — ди авыл хакимияте башлыгы Айрат Сафиуллин. — Билгеле ки, тармактагы күп проблемаларны хәл итү үзебезнең кулдан гына килми. Безгә поселоктагы һәм шулай ук 1 Май авылындагы нык искергән берничә йортта яшәгән кешеләрне социаль торак белән тәэмин итәргә кирәк иде. Былтыр без шушы адреслы программада катнашуга ирештек.

Дәүләт тарафыннан күр­сәтелгән финанс ярдәмен нәтиҗәле файдалануда муни­ципалитет үз иңенә төшкән бурычны намус белән үтәп чыга. Подрядчылар — райондагы көчле төзелеш оешмалары —торак объектларында эшне кызу тота. “Мечта” җәмгыяте дә, 3нче төзелеш фирмасы да сыйфатка  сүз тидерми.

Күптән түгел Кандрада 41 гаилә адреслы программа буенча салынган йортлардан яңа фатир алган. Мондый бәхеткә ирешүчеләрне объектларны файдалануга тапшыру тантанасында катнашкан һәркем, муниципаль район хакимияте җитәкчеләре дә җылы котлаган.

Без дә кайбер кешеләрнең олы шатлыгын уртаклаштык.

— Без Ленин урамындагы 4нче йортта 37 елга якын яшәдек, балаларны шунда үстердек, — диде Лидия Егорова. — Михнәтләрне күп күрдек, еш кына сусыз интектек, суык иде. Хәзер яңа йортта безнең өчен хөррият. Мин гомер буе балконлы фатирда яшәү турында хыялландым. Менә олыгайган көнебездә бөтен уңайлыклары булган яңа торакка күчү бәхетенә ирештек.

Ике атна элек кенә пропискасын алмаштырган хезмәт ветераны Лидия Золотухинаның да куанычы иксез-чиксез.

Әле өй туйларын үткәрергә дә өлгермәгән Лидия һәм  Дмитрий Золотухиннар.— Шлакоблоктан салынган иске өйдә 31 ел яшәдек, — ди  ул. — Күп булса, ул йортта бер-ике ел торырсыз, дигәннәр иде, көтү шулай өч дистә елга сузылды. Җылы су күрмәдек тә, йорт иске булгач, колонка куярга рөхсәт итмәделәр. Менә шундый шартларда балалар үстердек.

Соңгы елларда Лидия Григорьевна, инициатив төркемне үзе җитәкләп, күршесе Фәйрүзә Кәримова белән күп инстан­цияләргә йөргән. Адреслы программага эләгүләрендә йорт активистларының да роле зур булган.

Торак-коммуналь хуҗа­лыгын реформалаштыруда нәтиҗәле эшләгәч, Кандра муниципаль берәмлеге быел да адреслы программага эләккән. Урындагы хакимият башлыгы Айрат Һади улы телгә алуынча, ниһаять, 1 Май авылындагы барак тибындагы дүрт өйне сүтәргә тиешләр. Анда тиздән 40 фатирлы йорт салына башлаячак. Кандра поселогында әлеге көндә тагын 22 гаилә авария хәлендәге ике казар­мада һәм бер өйдә тереклек итә. Аларны түләүсез яңа торак белән тәэмин итү 2015 ел программасына кертелгән.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»