08.05.2014 - Көнүзәк

“Уңайлы шартлар тудырырга кирәк...”

“Уфадагы Урманчылар паркын төзекләндерүгә бюджеттан тыш средстволардан 50 миллион сум акча бүленде, ул агымдагы җәйдә үзләштереләчәк”, — дип белдерде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 6 майда журналистлар белән очрашуда. Республика башлыгы бу мәсьәләне шәхси контрольгә алачагы турында әйтте. 2015 елдан башлап ике-өч ел эчендә биредә халык өчен яхшы, заманча парклар барлыкка килергә тиеш. Ул, шулай ук,  шәһәр һәм авылларда кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дигән фикердә. Рөстәм Зәки улы уфалыларны бу изге эштә катнашырга чакырды.

— Безнең шәһәрләр һәм авыллар моңарчы индустрия территорияләре һәм мәйданнары буларак кына төзелеп килгән. Авылларда, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә халык тормышын  уңайлы итүгә игътибар бирелмәгән, ял итү урыннары юк диярлек. Шулкадәр акылсыз карарлар кабул ителгән ки, Уфада түләүле балалар мәйданчыклары ача башлаганнар. Мин моны аңламыйм, — диде Рөстәм Хәмитов. — Уфада 20 мең гектар урман бар һәм шул ук вакытта бер генә яхшы парк та юк. Аларның территориясе чүпкә баткан, чокылып беткән, анда гаражлар куелган һәм базлар эшләнгән, юллары һәм сукмаклары җимерелгән. Халыкка спорт белән шөгыльләнү өчен урын юк. Мин бәйрәм көннәрендә, 2 һәм 3 майда, паркларны карадым. Аларның шулкадәр начар, куркыныч хәлдә булуын күрдем. Уфа үзәгендәге 100 гектар мәйданны биләүче Урманчылар паркы белән таныштым. Ул искиткеч начар хәлдә: пычрак, чүп, юллар юк. Кыргый хайваннар асралган урынны карадым. Вольерлар шундый начар хәлдә, ул мескеннәрне кешеләргә күрсәтмәсәләр яхшырак булыр иде...

Башкортстан Президенты фикеренчә, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Нефтекама һәм республиканың башка шәһәрләрендә заманча парклар төзи башларга кирәк. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да халыкка ял итү, балалары белән вакытын үткәрү өчен уңайлы территорияләр оештырылырга тиеш. Моның өчен махсус программа кабул ителәчәк.

— Безнең республикада эшләүче банклар ышанычлы һәм көчле, — диде Рөстәм Хәмитов банк системасы эшчәнлегенә кагылышлы сорауга җавап биреп. — Республика халкына әйтәсем килә, Башкортстандагы банклар тотрыклы эшли, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз. Эшчәнлеге туктатылган һәр банк — финанс системасы һәм хаксыз рәвештә каза күргән кешеләр өчен зур проблема.

Башкортстан җитәкчесе сүзләренә караганда, соңгы өч-дүрт елда республика банк системасы эшчәнлеге яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрелде. Биредә эшләүче банклар Башкортстанны үстерүгә күбрәк акча сала башлады.

— Шәхсән мин акчамны республика банкларында саклыйм, — диде Рөстәм Хәмитов. — Эшли башлавымның беренче көннәрендә үк, республика банклары көчле булырга тиеш, дип белдергән идем. Аларның эшчәнлеген ышанычлы һәм тотрыклы итү өчен барысын да эшлим. Безгә үз банк системабызның булуы бик мөһим. Чөнки бу банклар 100 процент республика икътисадына эшли.

Кайбер банкларның лицензиясен алу турындагы сорауга: “Ул кредит оешмалары безнең республиканыкы түгел. Мисал өчен, АФ Банк Казахстан системасының бер өлеше иде”, — дип җавап бирде Президент.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»