08.05.2014 - Көнүзәк

Дөньяның яңадан туган көне

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үлсәгез дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз 69нчы тапкыр бүләк итә. Әнә алар — безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы алып килгән каһарманнар, орден-медальләрен чыңлатып, һәр тарафта үткәреләчәк тантанага җыена.

Соңгы вакытта “җиңү”, “тынычлык” төшенчәләре без­нең өчен бөтенләй икенче төрле яңгыраш алды, без аларның асылын ныграк аңлый башладык шикелле. Ут күрше­без, туганыбыз, фашизм­нан иң нык изелгән, яраларыннан саркыган кан кибеп тә өлгермәгән Украина кара көннәрен кичерә.  Бу җирдә туктаусыз кан коела, картлар, хатын-кызлар, бала­лар һәлак була. Кайчандыр илгә Җиңү алып кайткан яугирләрнең оныклары, кулларына корал алып, мәй­даннарга чыга, кичәге дуслар, дошманлашып, бер-берсенең җанын кыя. Аларның хәтере бик кыска, әлеге хәтәр юлның һәлакәткә алып баруын аңламыйлар. Бәхеткә, герой-шәһәр Сева­стополь һәм Кырым ярымутравына бу фаҗига янамый. Алар хәзер Русия соста­вында. Бу төбәкләрдә яшәүче ветераннар тыныч күңел белән Җиңү бәйрәмен көтә.

Әйе, илебез дөньяны фашизмнан коткарган яугирләргә булдыралганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша. Алар безнең өчен изге җаннар. Безне кечкенәдән чал чәчле ветераннарны ихтирам итәргә, олыларга өйрәттеләр, сугышка нәфрәт тәрбияләделәр, дуслык, татулыктан да илаһи төшенчәләр юклыгына инандырдылар. Без — тынычлык яклы, әби-бабаларыбызның зәңгәр күккә карап “сугыш кына чыга күрмәсен”, дигән теләк­ләрен ишетеп, аңыбызга сеңдереп үскән буын. Бүген үзебез дога урынына шушы сүзләрне кабатлыйбыз...

Башкортстанда 82 мең ветеран яши, шуларның 6 меңнән артыгы — сугыш гарасатын үтүче яугир­ләр. “Блокадага тотылган Ленинградта яшәүче” билгесе белән  бүләкләнгән 193 вете­ран, 52 мең тыл хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветеран­нарының 23 меңнән артык тол хатыны быелгы Җиңү таңын   каршылый.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»