07.05.2014 - Көнүзәк

Табиб хатасы - олы фаҗига

“Дөньядагы иң күңелсез хәл бу, иң зур фаҗига — бала кайгысы. Беркемне дә гаепләмим. Әмма минем кичерешләремнән чыгып, кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булуын теләр идем”, — ди Уфада яшәүче Зарема К.

Зарема ханым — ике бала картәнисе. Өлкәне — җиде яшьлек Зарина — гаиләнең әлегә бердәнбер юанычы. Зарина сау-сәламәт, бию белән шөгыльләнә. Әмма кәефе тиз үзгәрүчән, әле генә көлә, әле генә елый бала, берүзе бер бүлмәдә калырга курка. Психологлар кызның эмоциональ тотрыксызлыгын игътибар җитмәү белән аңлата.

Игътибар җитмәүнең исә үз сәбәбе — гаиләнең барлык физик, рухи һәм матди мөмкинлекләре чирле кече баланы аякка бастыруга юнәлтелгән. Өч яшьлек Каринаның гомере өчен аяусыз көрәш бара.

“Каринаның фаҗигасе — бер шәлкем хаталар нәтиҗәсе”, — ди кызның картәнисе. Бу күңелсез йомгакны башыннан сүтеп карыйк.

Әминә икенче баласын да көтеп ала. Тиеш булган барлык анализларны бирә, тикшеренүләрне үтә. Тик табиб кына игътибарсызлык күрсәтә — анализ нәтиҗәләренә караганда, сабый... бу дөньяга туарга тиеш булмаган.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»