06.05.2014 - Көнүзәк

Җир белән күк арасында

Бүздәктән килгән икенче хат яшәгән торакны рәсмиләштерүгә бәйле. Район үзәгеннән Венера Ишморатова бу мәсьәләне хәл итүдә “Бүздәк” кул­ланучылар җәмгыяте җитәкчелегенең аңа карата төрле киртәләр куюына зарланып яза. Эшнең асылы шунда: хәзерге вакытта ике бала анасы Венера ханым 1989 елда район кул­ла­нучылар җәмгыятенә (райпо) караган икмәк комбинатына эшкә урнаша һәм 2011 елга кадәр биредә эшли. 1997 елда Ишморатовлар гаиләсенә райпо милкендә торган тулай торактан бер бүлмә бирелә. 2004 елда, “Башпотребсоюз” карарына ярашлы, Бүздәк районы кулланучылар җәмгыяте шәхси гаризалар нигезендә әлеге тулай торактагы бүлмәләрне штатта торучы хезмәт­кәрләргә сата башлый. Бу исемлеккә, әлбәттә, Ишморатова да керә. Торак бәясенең 20 мең сумын — район кулланучылар җәмгыятенә, ә калган 47 мең сумны “Бүздәк” кулланучылар җәмгыятенә түли ул.

Бу урында шундый аңлатма биреп китү зарур. Эш шунда, Ишморатовага тулай торактагы бүлмә хакын өлешләтә бүлеп түләргә туры килә. Шушы чорда элекке райпо нигезендә аның хокукларын алган яңа оешма — “Бүздәк” кулланучылар җәмгыяте оештырыла.

“Бүлмә өчен тиешле акчаны тулы­сынча түләсәм дә, “Бүздәк” кул­лану­чылар җәмгыяте җитәкчелеге миңа бүлмәне сатып алу турында белешмә бирүдән баш тартты. Шун­лыктан мин дәүләт теркәү хезмәтендә торакка хокукымны терки алмыйм. Ирем дә, мин дә туганнарыбызда пропискада торабыз, бүлмәдә исә шушы чорда туган балаларыбыз гына теркәлгән. Әлеге бүлмәдә гаиләбез белән 17 ел яшибез, балаларыбыз үсеп җитте, 22 квадрат метрлы шушы торакка да хакыбыз юкмыни? ” — дип яза хатында Ишморатова.

Чынлап та, торакны рәсмиләштерү өчен бернинди дә киртә булырга тиеш түгел кебек. Венера Ишморатова белән очрашкач, ул әлеге хәлгә кагылышлы финанс документларны күрсәтте — бу уңайдан һәммәсе тәртиптә. Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бара, электр энергиясе, су куллану өчен бурычлары юк.

Килеп туган мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, “Бүздәк” кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Клара Яфаевага мөрәҗәгать иттек.

— Бүздәкнең Киров урамында урнашкан бу тулай торак 1991 елда файдалануга тапшырылды, — диде Клара Гарифҗан кызы. — Гомум мәйданы — 1092 квадрат метр, шуның 475 квадрат метры анда яшәүчеләргә сатылды. Килеп туган хәлгә сатып алынган бүлмә өчен райпо гамәлдә чакта исәпләшә алмаган кешеләр үзләре гаепле, акча кертүне сузмаска иде. Хәзер элекке райпо милкен, ягъни тулай торакны “Бүздәк” җәмгыяте исеменә рәсми рәвештә күчерү таләп ителә. Бу, әлбәттә, зур гына чыгымнар сорый. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә, техник документлар әзерләнә. Милек хокукы тиешле инстанцияләрдә раслангач, пайчылар катнашлыгында җыелыш үткәрү күздә тотыла. Мәсьәләне шушы орган карары гына хәл итә алачак.

Тулай торактагы бүлмәгә хокукын нигезләү максатында Венера Ишморатова юристларга да мөрәҗәгать иткән, әлбәттә. Алар белән киңәшләшкәннән соң Башкортстан Прокурорына хат язган. Барысы да “Бүздәк” кулланучылар җәмгыятенең Киров урамындагы тулай торакка милек хокукын рәсми рәвештә раслауны сузуына бәйле.

Әйткәндәй, тулай торакта яшәүче янә алты кеше, Венера Ишморатова кебек үк, бүлмәләрен рәсмиләштермәгән. “Җир белән күк арасында гомер кичерәбез”, — ди алар. Моның белән килешми мөмкин түгел, чөнки бүлмәдә яшәсәләр дә, аңа рәсми хокуклары юк.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»