06.05.2014 - Көнүзәк

Маллар уңышлы кышлаган, басуларда эш кайный

4 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Кырмыскалы районында булды. Анда ул берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе эше һәм чәчү барышы белән танышты.

Ляхово авылында Президент “Артемида” компанияләр төркеменең  узган елның кышында “500 ферма” программасы буенча төзелгән терлекчелек комплексын карады. Комплекс 2005 елда “Агросәнәгать үсеше” гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә төзелә башлый, әмма кризиска бәйле рәвештә  туктатыла. 2012 елда “500 ферма” республика программасы кысаларында эш дәвам итә. 1000 баш савым сыеры асралган сөтчелек фермасы тәүлегенә 15 тонна сөт җитештерә. Ике ел дәвамында маллар санын 1200гә һәм тәүлеклек савымны 20 тоннага җиткерү планлаштырыла.

“Артемида” компанияләр төркеменең бер басуында (сөренте җирләрнең гомум мәйданы 16,5 гектар тәшкил итә) Рөстәм Хәмитов чәчү һәм җир эш­кәртүдә кулланылучы техниканы карады. Шулай ук Башкортстан Прези­денты уҗым бодаеның чыгышы яхшы булуга игътибар итте. Һава шартларына бәйле рәвештә чәчү эшләре якынча бер атнага соңлый.

Арытаба Рөстәм Хәмитов “Надежда” авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында булды. Анда чәчү эшләре, киресенчә, алдарак бара. Техника тулы­сынча әзер, ягулык һәм орлык җитәрлек. Шулай ук, республика баш­лыгы бу хуҗалык урнашкан Константиновка авылының социаль объектларын карады.

Арытаба Рөстәм Хәмитов “Баш­овощснаб” җәмгыятенең яңа теплица хуҗалыгы эше белән танышты. Биредә февраль-майда 145 тонна кыяр уңышы җыелган. Продукция “Кырмыскалы кыярлары” сәүдә маркасы астында Уфага  һәм якын-тирәдәге кибетләргә озатыла. Хуҗалыкта иң зур проблема — ясалма яктырту җиһазлары булмау. Моның өчен 18 миллион сум капитал салулар таләп ителә. Ул булганда уңыш 1,5-2 тапкыр артырга мөмкин. Башкортстан Президенты авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленкога фермерга ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карарга кушты.

Шәйморатов авылында Рөстәм Хәмитов шундый ук исемдәге хуҗалык эшчәнлеге белән танышты. “Шәймо­ратов” җәмгыятенең төп эшчәнлек төре — үсемлекчелек һәм терлекчелек. Предприятие сөт җитеш­терүдә һәм токымлы таналар үрчетүдә махсуслашкан. Ит, ашлык, техник культуралар (шикәр чөгендере һәм көн­багыш) сату өстәмә керем бирә. Предприятиедә 6 меңнән артык сөренте җир эшкәртелә, 880 баш сыер малы асрала.

“Шәйморатов” җәмгыяте офисында Рөстәм Хәмитов Карламан шикәр заводы проблемалары буенча киңәшмә үткәрде. Узган елда ул ябылган һәм фермерлардан чимал кабул итүне туктаткан. Предприятиенең төп акционеры — “Россельхозбанк”. Республика Президенты фермерларга шикәр заводын сатып алу һәм аңа модернизация үткәрү мөмкинлеге булган берлектәге кооператив оештырырга тәкъдим итте.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»