30.04.2014 - Көнүзәк

“Эшләргә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзербез”

Республика, федераль киңкүләм мәгълүмат чараларының илле журналисты катнашлыгында матбугат конференциясе “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үтте. Чара туры эфирда “Башкортостан” юлдаш телевидениесеннән күрсәтелде. Кырым Республикасының Башкортстан ярдәм кулы сузачак Белогорск районында нинди тармакларны үстерергә мөмкин? Ни өчен безгә нәкъ шушы район беркетелгән? Рөстәм Хәмитов Президент сайлауларында катнашырга исәп тотамы? Җылы аралашуга әверелгән чарада шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды.

Кырым, Белогорск

Мәгълүм булуынча, Кырым районнарына ярдәм кулы сузу бурычы куелды. Башкортстан үз канаты астына Белогорск районын алды. Матбугат конференциясендә яңгыраган беренче сорау да шушы мәсьәләгә бәйле булды. Рөстәм Зәки улы районның бүгенге хәле, аның мөмкинлекләре турында сөйләде.

— Узган атнада Кырымда эшлекле командировкада булдым, — диде Рөстәм Зәки улы. —  Күренеп тора, Украинаның элекке власте Кырым халкын кайгыртмаган. Көнүзәк мәсьәләләр бихисап. Сәламәтлек саклау тармагында уртача айлык эш хакы — 6-7 мең сум. Мәгариф өлкәсендә дә шундый ук хәл. Анда авыл хуҗалыгы үсешкән булган. Уңган халык иген иккән, ит, сөт җитештергән. Хуҗалыклар эфир майлы лаванда, шалфей һәм роза да үстергән. Бүген исә Европада тиңе булмаган мондый хуҗалыклар бөлгенлеккә төшкән. Виноград, алма бакчалары да юкка чыккан. Халык авыр шартларда көн күрә. Юллар да начар, эчәр су да җитми.  Районда газ бөтенләй юк. Соңгы егерме елда очын-очка ялгап яшәүче халыкка ярдәм кулы сузарга кирәклеге сүзсез дә аңлашыла. Биредә Башкортстанның  Белогорск районы икътисадын тулысынча аякка бастыру турында  сүз бармый. Халыкны укытачакбыз, яңа документлар буенча эшләргә өйрәтәчәкбез. Иң мөһиме – халыкны эшләргә өйрәтү. Бюджет тармагында хезмәт салучыларның белемен камилләштерәчәкбез. Шушы юнәлешләрдәге эшләр безнең төп ярдәм булачак. Кырым аягына бассын өчен өч-биш ел таләп ителәчәк.

Кырым татарлары

Мәгълүм булуынча, ярымутрауда кырым татарлары күпләп яши. Рөстәм Зәки улы аларның бүгенге хәлен дә игътибардан читтә калдырмады.

—  Кырым татарлары авыр тормыш хәлендә, – диде Президент.  —   Ун-унике ел элек алар туган якларына әйләнеп кайта башлаган. Шул ук вакытта, җир  булмаган. Аларны борчыган мәсьәләләрне беркем дә хәл итмәгән. Нәтиҗәдә, кола яланда авыллар, поселоклар үсеп чыккан. Мондый торак пунктларында юллар да,  су да, газ да юк. Хәт­та электр энергиясе дә үткә­релмәгән. Халык ничек яшәргә тиеш? Бу мәсьәләләрне хәл итүдә безгә дә катнашырга туры киләчәк.

Болардан тыш, беренче чиратта хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләр дә бар. Ярты елдан соң Кырымга кыш килә. Ул вакытта ягып җылыту системалары эшли башларга тиеш. Кайбер йортлар бөтенләй җылытылмый. Халык кышны “буржуйка” белән чыга. Электр энергиясе фатирларны җылытуга тотыла. Нәти­җәдә, янгыннар чыга. 

Ни өчен Белогорск районы?

Ни өчен Башкортстанга Кырымның нәкъ шушы районын беркеткәннәр?

—  Кырым төбәкләрен Русия­нең көчле төбәкләренә беркет­кәннәр, —  диде Рөстәм Зәки улы.  —  Башкортстан “канаты” астына керү өчен ярымутрауның ике-өч районы көрәште. Авыл хуҗа­лыгы үсешкән Белогорск районы җиңеп чыкты. Диңгезгә чыгар юлы булмавы белән дә район Башкортстанга охшаш. Район халкының 35 процентын кырым татарлары тәшкил итә. Аларның саны 22 меңгә җитә. Район мәҗлесе җитәкчесе, кырым татарлары белән очраштым. Аралашу дустанә мөнәсә­бәттә, нәтиҗәле үтте. Июньдә Белогорск районында сабантуй оештырырга килештек. Бәйрәмгә Башкорт­станның сәнгать коллективлары да барачак. Мәдәни бәйләнешләргә шулай күпер салу планлаштырыла.

Арысланнар ачка үлмәсме?

Белогорск районында “Тайган” сафари паркында асралучы арысланнарның ашарына бетеп килә икән. Республика паркка ярдәм итәчәкме?

—  Арысланнарны коткару Башкортстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурыч түгел, —  дип җавап бирде Президент. —  Үткән атнада гына анда булдым. Парк җитәкчелеге килеп туган мәсьәләне үзаллы да хәл  итә ала. Ә безнең төп максат – халыкка ярдәм итү.

Авиарейс ничә сумга төшәчәк?

Кырым ярымутравы ярларын Азов һәм Кара диңгез сулары юа. Биредә Ялта, Евпатория, Феодосия һәм башка курорт-шәһәрләр туристларны җәлеп итә. Балалар­ның “Артек”  ял лагере да монда урнашкан. Башкортстан халкы Кырымга һава юлы белән ял итәргә бара алачакмы? Уфа — Симферополь рейсына билет күпме торачак?

—  Уфадан Симферопольгә самолетлар оча башлаячак, —  диде Рөстәм Хәмитов. —   Мөгаен, пассажирларны “Red Wings” компаниясе хезмәтләндерер. Билет хакларын федераль хөкүмәт билгеләячәк. Уфадан Симферопольгә самолет белән очып барып, кире кайту алты-җиде мең сумга төшәчәк. Пансионатларда, ял урыннарында хаклар базардагыча булачак. Киләчәктә  ярымутрауга туристлар агымы артачак.

Республика икътисады

АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре Русиягә икътисади санкцияләр белән яный. Санкцияләр ил төбәкләрен, шул исәптән, Башкортстанны да, читләп үтмәячәк.

—  Санкцияләр —  сәяси мөнә­сәбәтләрне хәл итү юлы түгел, —  диде бу хакта Рөстәм Хәмитов. —  Русия – дөнья икътисадында мөһим урын биләүче ил. Шуңа күрә санкцияләрдән без генә түгел, башка илләр дә зыян күрәчәк. Башкортстанга килгәндә, безнең нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаклары чит ил компанияләре белән аралар суынудан зыян күрмәячәк. Машина төзелешендә хәлләр катлаулырак. Заводлар сыйфатлы продукция җитеште­рүче югары технологияләрдән файдалана. Шул ук вакытта, бездә станоклар төзү заводлары булуын да онытырга ярамый. Медицина җиһаз­ларын Русия предприятиеләре тәкъдим итә башлады. Билгеле, томографларны үзебездә ясый белмибез. Мөгаен, киләчәктә предприятие­ләребез мондый технология­ләрне дә үзләштерер. Башкортстан сәнәгате җитеш­тергән продукциягә Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда ихтыяҗ зур. Шуңа күрә борчылырга урын юк.

Хезмәт хаклары

Дөньядагы, илдәге сәяси вакыйгаларга бәйле республика бюджеты үзгәрешләр кичермәс­ме?

—   Республиканың тотрыклылыгын халыкара рейтинг агентлыклары югары бәһаләде, —  диде Рөстәм Зәки улы. —  Хәл катлауланса, файдаланырдай резерв бар. Бүгенге хәл-шартларда бюджетны саклау чараларын күрәбез. Дәвам итүче төзелешләр тәмамланмыйча, яңаларын башламыйбыз. Халык яшәеше өчен мөһим булган мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр төзү тукталмаячак. Республика бюджеты эш хакы түләүгә ай саен биш миллиард сум бүлә. Елына 60 миллиард сум килеп чыга. Эш хакының вакытында түләнүе өчен җаваплыбыз.

Алдагы Президент сайлауларына бәйле

Журналистлар Рөстәм Зәки улының  алдагы Президент сайлауларында үз алдына нинди максатлар куеп катнашачагы белән дә кызыксынды.

—  Бу мәсьәләдә, минем теләк-омтылыштан бигрәк, халыкның республика җитәкчесе булырга теләүчегә теләктәшлек белдерүе мөһим, —  диде Президент. —   Икенчедән, ил Президенты хуплавы да зарур. Ил җитәкчесе белән бәйләнеш урнаштырмаган төбәк башлыгы нәтиҗәле эшли алмый. Президент булырга омтылучының теләге дә мөһим. Җитәкче үз кесәсен түгел, халкын кайгыртырга бурычлы. Шушы фикерләрдән чыгып, алдагы Президент сайлауларында катнашырга булдым. Халык миңа ышана. Моны халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре дә ачык күрсәтә. Русия Президенты Владимир Путин белән эшлекле бәйләнешләрдә торабыз. Тәҗ­рибә туплап, республиканың проблемалы мәсьәләләрен өйрәнеп өлгердем. Тәмамлыйсы зур проектлар да бар. Сайлауларда шушындый фикерләрдән чыгып катнашачакмын.

 *  *   *

Ике сәгать дәвам иткән матбугат конференциясендә “Кроношпан” заводы, юллар сыйфаты, алданган “дольщиклар”, авыл биләмәләрен үстерү һәм Уфада велосипед трассалары төзү, башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Бер сорау да җавапсыз калмады.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»