29.04.2014 - Көнүзәк

Киңкүңеллелек җаваплылык та өсти

Узган атнада Башкортстан һәм Кырым республикалары арасындагы мөнәсәбәтләрдә арытабангы эшчәнлек стратегиясен билгеләүче берничә мөһим вакыйга булды. Атап әйткәндә, Президент Рөстәм Хәмитов Указына ярашлы, Кырымда Башкортстан Республикасы Вәкиллеге төзелде. Башкортстанның Кырымдагы Вәкиле итеп Президент күрсәтмәсе нигезендә Рөстәм Вилданов тәгаенләнде.

23 апрельдә республикадан гуманитар йөк белән икенче олау Кырым ярымутравына юлланды. Әлегесендә Хөкүмәт резерв фонды исәбенә ике йөк машинасы азык-төлек һәм медицина кирәк-яраклары җыелды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусы озатылды. Бер үк вакытта республикада Кырым халкына гуманитар ярдәм йөзеннән акча җыю буенча эш дәвам итә. 24 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, җәмгысы 42 миллион сумнан күбрәк акча җыелган. Бу җәһәттән акча җыю өчен махсус исәп бүген дә гамәлдә кала.

Гомумән, ил Президенты Владимир Путинның Русия составына яңа кушылган Кырым Республикасын шефлыкка алу буенча дәүләт бурычларын үтәүгә Башкортстан гаять җитди алынды һәм бу җәһәттән башкаларга да яхшы үрнәк күрсәтә дияргә тулы нигез бар. Узган атнада Президент Рөстәм Хәмитовның шәхсән үзе Кырымга барып, андагы хәл һәм эшләр торышы белән танышуы да моңа ачык мисал булып тора. Атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов Башкортстанга беркетелгән Белогорск районында булып, андагы “иң авырткан” өлкәләрне ачыклады. Алар исә түбәндәгечә: урындагы үзәк район дәваханәсе тамырдан төзекләндерүне һәм яңа баштан җиһазландыруны таләп итә. Аның искер-гәнлек дәрәҗәсе 90 процентка җиткән. Табиб һәм шәфкать туташларының хезмәт хакы исә 6-4,2 мең сум белән чикләнә.

Мәгариф тармагында да хәлләр шәптән түгел. Мәсәлән, Президент булган  Кирилл Шелкин исемендәге мәктәп-интернатка 1965 елдан башлап ремонт үткәрелмәгән. 817 укучы белем алган мәгариф учреждениесенә бүгеннән капиталь ремонт кирәк.

Белогорск тарих-туган якны өйрәнү музеенда һәм район Мәдәният йортында булганда ачыклануынча, мәдәният тармагында да эшләр шул чама. Әйтик, мәдәният йорты бинасы ярты гасыр элек төзелгән...

“Авырткан урыннар” Белогорск районы кешеләре белән очрашу барышында да байтак ачыкланды. Болар торак-коммуналь хуҗалыкны кышкы чорга әзерләүне дә, халыкны авария хәлендәге торактан күчерүне дә, социаль инфраструктураны ныгытуны да, башка күпсанлы мәсьәләләрне дә үз эченә ала. Үз чиратында Рөстәм Хәмитов, югарыда телгә алынганча, барлык мәсьәләләрдә дә Башкортстан Белогорск районына мөмкин булганча ярдәм кулы сузачагына ышандырды. Бу юнәлештә анык эш адымнары исә Башкортстан Хөкүмәте һәм Белогорск районы хакимияте арасында төзелгән Хезмәттәшлек турында протоколда чагылыш тапты.

Шул ук көнне Симферопольдә янә бер мөһим документка — Башкортстан Хөкүмәте һәм Кырым Республикасының Министрлар Советы арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документ Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Кырым Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов култамгалары белән ныгытылды. Килешү ике арада хезмәттәшлек бәйләнешләрен үстерү буенча барлык төп юнәлешләрне дә үз эченә ала. Янә килеп ике төбәкнең Сәүдә-сәнәгать палаталары да үзара шундый ук килешү төзеде.

— Башкортстан булган җирдә эшләр ышанычлы, системалы һәм ныклы адымнар белән барачак. Без Кырым һәм Белогорск районы кешеләре чын дусларның бар җирдә һәм барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм кулы сузуын үзләрендә тойсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләя-чәкбез, — диде әлеге тантанадагы чыгышында Рөстәм Хәмитов. Өстенлекле юнәлешләрдән Башкортстан Президенты Белогорск районына газ үткәрүне, “Уфа — Симферополь” авиарейсын ачуны, зур Сабантуй оештыруны һәм башкаларны атады.

Сергей Аксенов исә чыгышында ярдәм өчен Башкортстанга рәхмәт белдереп, “республика халкының дустанә мөнәсәбәте сүздә түгел, аның эшләрендә гәүдәләнүен” сызык өстенә алды.

Хәер, Кырымның Белогорск районын шефлыкка алу чараларына Башкортстан-ның дәүләт дәрәҗәсендә гаять җитди килүен Рөстәм Хәмитов “Федерал Пресс” һәм “Крыминформ” агентлыкларына интервьюларында да ачык итеп белдерде. Аларда яңгыратылган барлык тезисларга да аерым тукталып тормыйча шуны гына җиткерәбез: Кырымның шефлыкка алган Белогорск районын Рөстәм Хәмитов Башкортстанның 55нче районы, дип атады. Ягъни, аңлашыла ки, аңа мөнәсәбәт тә Башкортстан районнарына кебек булачак. Һәм аны Башкортстан районнарының социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсенә чыгару өчен мөмкин булганның да, булмаганның барысы да эшләнәчәк.

Әйткәндәй, Башкортстанның төрле дәүләт ведомстволары әлеге максатны якынайтуда эш башлады да инде. Мәсәлән, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары үз исәбеннән Кырымның Белогорск районына “ГАЗель” микроавтобусы бүләк итте. Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре төбәктә хәлләр торышын Белогорск районына барып өйрәнеп, тармакны реформалауда ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды. Беренче адым буларак, Уфа урман хуҗалыгы техникумында Белогорск районы абитуриентларына — 20-30, Башкортстан дәүләт аграр университетында 3-5 бюджет урыны биреләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дә хәлне урынга барып тикшерде. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова исә, Белогорск районы халыкны социаль яклау идарәсе белән онлайн бәйләнешкә чыгып, төбәкнең мохтаҗлыклары белән кызыксынды һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен ачыклады. 18-19 апрельдә Кырымның Белогорск районына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта да күрше төбәктә тармакны күтәрүгә анык ярдәм булачагына ышандырды. Бер сүз белән, Кырым Республикасын һәм аның безгә беркетелгән Белогорск районын күтәрүгә бөтен Башкортстан бердәм кушылды дисәк, һич арттыру булмас.

Әлбәттә, Башкортстанның шушы рәвешле киң күңеллелек күрсәтүе, тугандаш төбәктәге катлаулы хәлгә битараф калмавы, бернигә карамый ярдәм кулы сузуы хуплауга лаек һәм дәүләт дәрәҗәсендә дә безнең мәртәбәне арттыра. Шул ук вакытта Башкортстанның үзенең һәм аның авыл хуҗалыгы районнарының да гаять җаваплы кампанияләр алдында торуын да истән чыгармасак иде. Һәрхәлдә, предприятие-оешмалар, хуҗалыклардан ярдәм йөзеннән акча җыю чәчү, мал азыгы хәзерләү, торак-коммуналь хуҗалыгын кышка әзерләү һәм башка шундый мөһим кампанияләр барышына кире йогынты ясамас, дип ышанасы килә. Кыскасы барлык юнәлештәге эшләрдә дә аек акыл һәм анык исәп тантана итсен!

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»