29.04.2014 - Көнүзәк

Аек авыллар арта

Илеш районының Иске Күктау авыл Советы территориясендә яшәүчеләр “Аек авыл-2014” район конкурсына бердәм кушылды.

Шул уңайдан оештырылган чарада район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, түбәндәгеләрне җиткерде:

— Республикада бу конкурс берничә ел оештырылып килә. Иглин, Зианчура, Баймак районнары җиңүгә иреште һәм премияләр, грантлар алды. Быел безнең район да конкурска актив кушылып, авыл Советларында бәйрәмнәр  үткәрелә. Төрле номинацияләр билгеләнеп, анда аерым хуҗалыклар да, аерым кешеләр дә — үз өлешен керткән беркем дә бүләксез калмаячак. Авыл Советлары, хуҗалыклар җитәкчеләре, старосталар, активистлар белән берлектә конкурска нәтиҗә Республика көнендә — 11 октябрьдә ясалачак.

Бүген сездәге зур чара өчен хуҗа­лык җитәкчесе Айдар Мөхәрлә­мовка, авыл хакимияте башлыгы Радмир Мөбәрәковка рәхмәт белдерәсем килә. Аек авыл нәрсә ул? Ул берләшеп, оешып, язгы чәчүне башкару, авылны, зиратларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, спорт белән шөгыльләнү. Мәсәлән, хоккей мәйданчыгы булдыру, ветераннарның яшь буынга патриотик тәрбия бирүе, мәктәп тәмамлаганнарны укыту, һөнәр сайлату, аек тормыш турында аңла­ту эшләре алып бару, тәртип бозучы кайбер гаиләләргә, аерым иптәшләргә битараф калмыйча, аларны дөрес юлга бастыру. Гомумән, “аек авыл” төшенчәсен туган төбәгебезне һәрьяклап камил һәм гүзәл итү мәгънәсендә аңларга кирәк.  Шунысы куанычлы, биредә хуҗалык авыл Советы белән кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшли. Әйтергә кирәк, биредә тиздән искиткеч матур яңа мәчет, фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачачак. Алдагы көннәрдә юлларга асфальт түшәү, авыл мәдәният йортын төзекләндерү бурычы тора. Кыскасы, авыл заманча сулыш алып, матурланып һәм төзекләндерелеп, республика конкурсында да җиңәрбез, дигән ышанычта калам.

Район Советы секретаре Игорь Никифоров, “Урожай” ширкәте рәисе Айдар Мөхәрләмов, Иске Күктау авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мөбәрәков та изге теләкләрен җиткерделәр.

Чара халыкны эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән саклап калуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелеп, бәйге рәвешендә алып барылды. Конкурста биш команда катнашып, алар сәламләү, өйгә эш күрсәтү, спорт бәйгесендә  үзара көч сынашты. “Урожай” ширкәтенең — “Шат йөзләр”, Иске Күктау авыл биләмәсенең —“Сәламәтлек”, шундагы урта мәктәпнең — “Ялкынлы йөрәк”, Красный Октябрь авылының — “Сары сандугач”, Ибраһимның “Дуслык” командалары тапкырлыкта, җитезлектә, сүз осталыгында бер-берсен уздырып, күркәм чыгышлары белән тамашачы күңелен әсир итте. Һәр команданың киемнәре дә туры килеп тора иде. Авыл тормышын, яшәү рәвешен чагылдырган стена гәзитләре, гаилә битләре  дә игътибардан читтә калмады. Бәйрәмне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина белән китапханәче Раушания Нәбиева эчтәлекле итеп алып бардылар.

Әйтергә кирәк, чыгышлардан тыш, мәдәният йортына барып керү белән кул эшләре күргәзмәсе игътибарны җәлеп итте. Биредә авыл осталарының күз явын алырлык бәйләм, чигү, сәйләннән тезелгән иҗат җимешләре соклану уятты. Тәмле ризыклардан, камыр ашларыннан  сыгылып торган мул табыннар бәйрәмне тагын да тулыландырды. 

Илфира Нигъмәтуллина.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»