09.04.2014 - Көнүзәк

Инвестицияләр халык тормышын яхшырта

Чит төбәкләр, чит илләр акчасын җәлеп итеп, республикада яңа сәнәгать, сәүдә объектлары сафка кертелә. Сүз, әлбәттә, инвестицияләр җәлеп итү турында бара. Башкортстанда бу юнәлештә  нинди казанышлар бар? Республика инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә нинди урын били? Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә күпме эш урыны булдырылган? Шул хакта бергәләп фикер йөртик.

Узган елда Башкортстанга 266,2 миллиард сум инвести­цияләр җәлеп ителгән. Гому­мән, бүгенге көндә республикада  йөздән артык эре инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Аларның гомум күләме 700 миллиард сумнан арта. Нә­тиҗәдә, кырык мең яңа эш урыны булдырылачак. Сер тү­гел, эшсезлек Башкортстанда да көнүзәк мәсьәлә­ләр­нең берсе санала. Биредә бә­хәскә дә урын бар. Саннар буенча фикер йөртсәң, республикада хезмәт базарында тәкъдим ителгән эш урыннары эшсезләр саныннан күбрәк. Әмма күпчелек урам себерүче, йөк ташучы кебек һө­нәр­ләргә әллә ни кызыкмый. Инвестицияләр җәлеп итеп тәкъдим ителгән эш урыннары тотрыклы хезмәт хакын, карьера баскычы буенча үсеш мөм­кинлекләрен дә күз уңында тота. Димәк, инвес­тицияләр, республика икътисадын үсте­рүдән тыш, социаль мәсьәлә­ләрне хәл итеп, халык тормышын яхшыртуга да зур өлеш кертә.

Билгеле, эре инвесторлар шикле төбәккә килми. Башкортстанда бу җәһәттән  эш дәүләт дәрә­җәсендә  алып барыла. Атап әйткәндә, инвесторларга эш башлау өчен уңайлы шартлар тудырыла. Узган елда инвестиция күләме 30 миллион сум һәм аннан да югарырак булган инвесторларга салым ташламалары ясау турында закон проекты каралды. Башкортстан территория­сендә өстенлекле инвестиция проектларын гамәл­гә ашыручылар да игътибардан читтә калмаячак. Закон кабул ителгәч, Башкортстан төбәклә­ренә килүче инвесторлар артачагына өмет зур. Салым ташламалары зур әһәмияткә ия. Әйтик, сәнәгать объекты эшли башлаган чорда керем китерә алмый. Өстәвенә, салымнар да “буа”. Закон нәкъ шушы мәсьә­ләне хәл итәргә мөмкинлек тудырачак.

Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада Шанхай хезмәт­тәшлек оешмасы (ШОС) әгъ­засы булган дәүләт­ләр башлыклары һәм БРИКС дәүләт­ләре һәм хөкүмәтләре җитәк­челәре саммитлары үтәчәк. Әйткәндәй, БРИКСка тиз үсе­шүче Русия, Бразилия, Һинд­стан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикалары керә. ШОС әгъза­лары – Русия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Таҗик­стан һәм Үзбәк­стан. Чарага бик күп кунаклар, шул исәп­тән  меңнән артык жур­налист­ның килүе көте­лә. Аңа әзерлек кысаларында башкалада КЕСКО-HILTON 4, “Шератон” һәм башка кунак­ханәләр төзелә.

– Кунакханәләрне, башлыча, инвесторлар төзи. Кунаклар саммит вакытында объектларда үз акчасы исәбенә хәрәкәт итәчәк. Бу нечкәлекләр халыкка төрлечә күпертелеп, үзгәртелеп җитке­релә. Шунысы бәхәссез –  2015 елда үтәчәк чара Баш­корт­стан­ның киләчәге, икътисади үсеше өчен файдага гына булачак. Инвесторлар, федераль бюджеттан бүленгән акча исәбенә төзелгән кунак­ханәләр, төзекләндерелгән объектлар чарадан  соң халыкка хезмәт  итәчәк, – дигән иде Хө­кү­мәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, ИТАР-ТАССта үткән ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек мәсьә­лә­ләренә кагылышлы матбугат конференциясендә.

Салават Тәлгать улы белән килешергә кирәк. Уйлап ка­расаң, саммит Башкортстан өчен – ин­вестицияләр җәлеп итү мәй­даны. Уфада колачлы тө­зелешләрне күздә тотканда, республика  мондый форсаттан тулысынча файдалана, дип әйтергә тулы нигез бар.

Республика Президенты Рөс­тәм Хәмитов алып барган дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә Башкортстан төп капиталга җәлеп ител­гән инвестицияләр күләме  буенча илдә алдынгы урынга чыкты. Әйтик, республикага 2010 елда – 153 миллиард, 2011 елда – 184 миллиард, 2012 елда – 232 миллиард, 2013 елда   266,2 миллиард сум инвести­цияләр җәлеп ителгән.  2010-11 елларда Башкортстан инвестиция җәлеп итүгә уңайлылык буенча “Минималь икътисади хәвеф” номи­нациясендә ил төбәкләре арасында беренче урынга лаек булган. “Forbs” журналы фике­ренчә, 2012 елда Уфа Русиянең бизнес белән шөгыль­ләнү өчен иң уңайлы 30 шәһәре исәбенә кергән.

Башкортстан инвестиция­ләр өлкәсендәге шушы күрсәт­кеч­ләр­не саклап кала алырмы? Украинадагы вакыйгалар нәти­җә­сендә АКШ һәм Көнбатыш Европаның кайбер илләре Русиягә икътисади санкцияләр белән яный. Мондый хәл-шартлар инвесторларны куркытмасмы? Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов күптән түгел Standard & Poors халыкара рейтинг агентлы­гының Мәскәүдәге офисының “Төбәк һәм муниципаль финанслар” төркеме җитәк­чесе Борис Копейкин һәм аналитигы Екатерина Ермоленко белән эшлекле очрашу үткәрде.

– Халыкара дәрәҗәдә Ру­сиягә карата мөнәсәбәтләр үзгә­рүдән курыкмыйбыз, – диде Рөстәм Зәки улы. – Бюджет өл­кәсендә хезмәт салучылар­ның эш хакын арттыру бурычын да үтиячәкбез. Агымдагы ел без­нең өчен тыныч булачак. Финанс мәсьәләләрендә дә борчылырга урын юк. Алдыбызда торган бөтен бурычларны  үтәр­гә планлаштырабыз. Дәү­ләт структураларын да моңа ышандырам. Тормышның катлаулы булуын, фаразларның һәр­вакыт та дөреслеккә туры кил­мәвен аң­лыйм. Башкортстан мондый катлаулы хәлдә дә үз кө­­ченә ышанучы Русия тө­бәк­ләренең берсе булып кала.

Рөстәм Зәки улының ки­лә­­чәккә өмет белән карарга мөм­кинлек бирүче фикер­ләре инвесторларны да дәртләндерер, дип ышаныйк. Безнең карашка, Президент әйткән сүзләр гамәл­гә ашар. Ничек кенә булмасын, республикада гамәлгә ашырылучы  инвестиция проектлары ярты юлда туктап кала ал­мый. Аларны җиренә җитке­реп башкару инвесторлар өчен дә мөһим.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»