08.04.2014 - Көнүзәк

Хәзер повестка килмәячәк. Үзең барачаксың

Мәгълүм булуынча, апрельдә Русиядә хәрби хезмәткә чакыру башланды. Июль уртасына кадәр илдә 154 мең чакырылучы солдат каешы буачак. Шул исәптән, 5831 якташыбыз да Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк.

Язгы чакыруда нинди яңа шартлар сыналачак? Хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләрне нинди җәза көтә? “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Журналистлар сорауларына Башкортстан хәрби комиссары Анатолий Балтинский җавап бирде.

Кәгазь өеме урынына... электрон карта

– Моңа кадәр армия сафына чакырылучыларның документлары бер кочак  җыела иде, – диде Анатолий Евгеньевич. – Язгы чакыруда һәр чакырылучы электрон карта белән тәэмин ителәчәк. Кечкенә картага фотография, медицина китабы, водитель таныклыгы һәм башка мөһим мәгълүматлар да сыячак. Безгә дә, чакырылучыларга да уңайлы булачак. Элек мөһим кәгазьләр югалгалады, хәзер исә мондый мәшәкатьләр тарихта калды.

Солдатларга – крем һәм гель

– Хәрби хезмәткә алынучыларның шәхси гигиена чаралары белән тәэмин ителәчәге дә уңай күренеш, – диде Анатолий Евгеньевич. – Анда унсигез төр продукция кергән. Шулар арасында кул кремы, дезодорант, гель, тырнак кискеч җиһаз һәм башкалар бар. Бу яңалык солдатларның сәламәтлегенә дә, күңел күтәренкелегенә дә уңай йогынты ясаячак. Иң мөһиме – иминлек сагында торучылар пөхтәлеккә өйрәнәчәк. Бу сыйфат тормышта да бик кирәк.

Сүз уңаеннан. Башкортстан эзләнү отрядлары Ленинград өлкәсеннән экспедициядән кызыклы казылмалар белән кайткан иде. Гранаталар, корал калдыклары арасында “Нивеа” кремы савыты да бар. Немец солдатлары 1941 елда ук затлы косметика белән файдаланган.

Яссытабанлылык “коткармаячак”

Моңа кадәр 93 төрле чир буенча егетләр армия хезмәтеннән азат ителә иде. Исемлектә хәзер алар 88 генә калган. Үзгәрешләргә ярашлы, икенче дәрәҗәле яссытабанлылык диагнозлы егетләр дә сәламәтлек мөмкинлекләре буенча хәрби хезмәтнең аерым төрләренә яраклы, дип табылачак. “Бәхетле исемлек”не ишетү сәләте начарайганнар, начар күрүчеләр тулыландырган. Гипертония белән авыручылар да армия хезмәтеннән азат ителәчәк.

Сер түгел, мондый үзгәрешләр ачы тәҗрибәгә таянып кертелгән. Әйтик, Башкортстанда былтыр 43 235 чакырылучы медицина тикшерүе үткән. Шуларның 69 проценты гына хәрби хезмәткә яраклы дип табылган. Ил күләмендәге хәлләр дә канәгатьләнерлек түгел. Болай дәвам итсә, киләчәктә армия хезмәтеннән азат итүче авырулар исемлеге тагын да кыскарырга мөмкин.

“Хурлык тактасы” патриотларны арттыра алырмы?

Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә бар. Үткән елда Башкортстанда  шундый 145 кеше җаваплылыкка тарттырылган, шуларның 17се хөкем ителгән. Әйткәндәй, армия хезмәтенә барудан баш тартучыларга 200 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Солдат каешы буарга теләмәүчеләрне ике елга кадәр иркеннән мәхрүм итә алалар. Анатолий Балтинский яшьләрдә патриотик хисләрне уятуның башка юлын тәкъдим итте.

– Армия хезмәтенә барудан баш тартучыларның исемлеген Башкортстан гәзитләрендә бастырып чыгарырга мөмкин, – диде ул. – “Патриотлар”ның исем-шәрифләре һәм аларга кагылышлы башка мәгълүмат безнең матбугат хез­мәтендә бар. Мөрә­җәгать итегез. Кем бел­сен, бәлки, үз исемен гәзиттә күреп, акылына килү­челәр артыр.

Хезмәт итмәсәң, түрә булмыйсың!

Быел көченә кергән законга ярашлы, Ватан алдындагы изге бурычын нигезле сәбәпсез үтәмәүчеләр гражданлык һәм муниципаль хезмәткә эшкә алынмаячак. Шулай ук, мондый төркемгә караучыларга федераль дәүләт гражданлык хезмәтендә вазыйфа биләү дә тыела. Ә менә намус белән хезмәт иткәннәр федераль бюджет исәбенә югары уку йортында белемен камилләштерә алачак.

Сер түгел, бүген дә Русия Кораллы Көчләрен халык телендә “Эшче-крестьян армиясе” дип йөртәләр. Чөнки армиягә, башлыча, колхозчыларның, очын очка ялгап яшәүче шәһәр халкының балалары алына. Дөресен әйткәндә, аларның акча биреп котылып калырга мөмкинлеге юк. Мөгаен, хәзер депутатларның, түрәләрнең балалары да солдат каешы буар. Килә­чәктә чиновник буласылары килсә...

Чакыру кәгазе өйгә килмәячәк

Яңа шартларга  ярашлы, чакыру игълан ителү белән чакырылучы урындагы хәрби комиссариатка үз иреге белән барырга бурычлы. Моның өчен аңа ике атна вакыт бирелә. Шушы вакытта военкоматка килмәүчеләр чакыру комиссия­сенә табибтан, эш бирүчедән тиешле документ алып килергә тиеш. Нигезсез сәбәп белән военкоматка килмәүчеләр җәзага тарттырылачак.

Күренүенчә, язгы чакыру кампаниясе яңа шартларда үтәчәк. Яңа законнар, кертелгән үзгәрешләрнең нәтиҗәсе булырмы? Бу хакта 15 июльдә, язгы чакыру тәмамлангач фикер йөртербез.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»