08.04.2014 - Көнүзәк

Кешеләр өчен эшләү - хезмәтне хөрмәтләү ул!

Апрель Башкортстанда “хезмәтне яклау айлыгы” исеме астында үтә. Ел саен мондый айлык үткәрү турында карар республика Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның 12 августында кабул ителде. Аңа ярашлы, айлык кысаларында үткәреләчәк чараларны үз эченә алган тиешле Положение дә эшләнде. Атап әйткәндә, апрель дәвамында дәүләт күзәтчелек һәм контроль органнары, профсоюзлар катнашлыгында хезмәтне яклау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар узачак, “туры элемтә” линияләре эшләячәк, җитәкчеләр һәм белгечләр укытылачак, предприятие һәм оешмаларда тикшерүләр үткәреләчәк, тәҗрибә уртаклашулар оештырылачак. Ахыр чиктә әлеге чараларның һәркайсы хезмәт хәвефсезлеген үстерүгә булышлык итәргә тиеш. 28 апрельдә — Хезмәтне яклау көнендә — айлык чараларының үтәлешенә йомгак ясалачак.

Гомумән, соңгы елларда Башкортстанда хезмәтне яклау мәсьәләләренә игътибар бермә-бер артты. Моны хезмәт хәвефсезлеге күрсәткечләрендә дә, төрле тармакларда эш хакын арттыру динамикасында да ачык күрергә мөмкин. Әйтик, узган елда республикада эштә имгәнү күрсәткече 25 процентка, һәлак булу очраклары, 2012 елдагы белән чагыштырганда, 13,6 процентка кимегән. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова рәислегендә үткән Хезмәтне яклау буенча ведомствоара комиссия утырышында әйтелде. Үз чиратында, Лилия Салават кызы бу өлкәдә эшне тагы да активлаштыру һәм хезмәт урыннарында күңелсез очракларны минималь дәрәҗәгә калдыру бурычы куйды. Бер үк вакытта, ул агымдагы елдан көченә кергән “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” Законга ярашлы, эш бирүче­ләрнең таләпләрне үтәмәгән өчен һәм шул сәбәпле күңелсез хәлләргә юл куелган очракта, җаваплылык бермә-бер артуын да сызык өстенә алды.

Соңгы берничә елда республикада уртача хезмәт хакы да арта. Бүген ул 21 мең 788 сумга җитте. Аеруча бюджет тармагында сизелерлек уңай үзгәрешләр булды. Мәсәлән, әле 3-4 ел элек кенә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләре хезмәткәрләре иң якланмаган катлам булып калса, бүген аларның акча керемнәре уртача республика күрсәткечен узып китте. Мәсәлән, мәгариф өлкәсендә хезмәт хакы 24 мең сумга җитте. Билгеле, мондый үсешкә әлеге тармакларда эш хакын елдан-елга арттыра бару нәтиҗә­сендә ирешелде.

Гомум республика буенча уртача хезмәт хакы соңгы бер елда гына да 8,9 процентка арткан. Бу саннар узган атнада Хөкүмәттә үткән икенче бер мөһим киңәшмәдә — Социаль-хезмәт мөнәсә­бәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия утырышында җиткерелде. Анда “Башкортстан Республикасында лаеклы хезмәт” программасының үтәлеше тикшерелде, алдагы чорга бурыч һәм максатлар билгеләнде.

Үз чиратында, югарыда китерелгән саннардан чыгып, Башкортстанда ил Президенты Владимир Путинның “май указлары” нәтиҗәле тормышка ашырыла, дияргә дә тулы нигез бар. Бу җәһәттән республика башка төбәкләр өчен дә яхшы үрнәк була ала. Һәм бу безнең фикер генә түгел. Русиянең Хезмәт министрлыгы җитәкчелеге, Идел буе һәм Урал федераль округларының власть органнары башлыклары катнашлыгында хезмәт шартларын махсус бәяләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышын үткәрү урыны итеп нәкъ Башкортстанның сайлануы ил җитәкчелегенең республика тәҗрибәсенә аерым игътибар бирүе турында сөйли. Ягъни бездәге тәҗрибәне эзлекле өйрәнеп, аны федераль дәрәҗәдә тарату максаты куела. Гомумән, әлеге семинар-киңәшмәгә кызыксыну гаять зур булган. Республика Хөкүмәтеннән хәбәр итүлә­ренчә, хәтта анда катнашырга теләк белдергән кайбер оешмаларның заявкаларын кире кагарга да туры килгән.

Әйтергә кирәк, республикада хезмәтне яклау айлыгы үткәрү традициясен тергезү дә ил күләмендә яңалык булып тора. Һәрхәлдә, совет чорында хезмәтне һәм хезмәт кешесен санлау һәм данлау максатында киң колач алган әлеге эшне бүгенге Русия җирлегендә тергезүче бер генә төбәк тә булмады. Хезмәтне яклауга юнәлтелгән бу чарага әлеге дә баягы Башкортстан яңа сулыш һәм яңа эчтәлек бирде. Ихтимал, республикада яралган әлеге традиция дә алдагы чорда ил күләмендә таратылыр. Һәрхәлдә, бүген Русия җитәкчелеге хезмәтне яклау, эшче һөнәрләрне пропагандалау һәм үстерү турында дәүләт дәрәҗәсендә сүз алып бара икән, бу мотлак шулай булырга тиеш.

Ә инде соңгы берничә елда республикада хезмәтне яклау, хәвефсезлекне үстерү, эш хакларын арттыру буенча алып барылучы күләмле эшкә килгәндә, бу, шулай ук, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов билгеләгән “Кешеләр өчен эшләргә!” дәүләт стратегиясен тормышка ашыруның мөһим бер юнәлеше булып тора. Шушыннан чыгып кына да республика җитәкчелеге билгеләгән өстенлекнең сүздә түгел, ә чынбарлык икәнлеге ачыктан-ачык күренә. Һәм власть чын-чыннан кешеләр өчен эшләгән җәмгыятьтә беренче чиратта нәкъ хезмәт кешесе турында хәстәрлек күрелергә тиеш тә! Чөнки икътисад үсешенең дә тулаем төбәк продукты артуның да, инвестицияләр агымы көчәюнең дә төп нигезен хезмәт кешесе билгели. Шөкер, соңгы берничә елда югарыда аталган барлык өч юнәлештә дә республиканың күрсәткечләре яхшыра бара. Димәк, без дөрес юлда!

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»