08.04.2014 - Көнүзәк

Җирдән нәтиҗәле файдаланыйк

Башкортстанның төньягында иген кырлары әлегә кар юрганы астында булса да, яз сулышы монда да килеп җитте. Балтач районында республиканың төньяк урман-дала зонасына караучы 14 районның хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм бүлекләре начальниклары, ведомство һәм тармак җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр катнашлыгында киңәшмә үтте. Анда Башкортстан агросәнәгать комплексының алдагы өч елда үсешен тәэмин итү, җәмәгатьчелек малларын кышлату барышы, язгы кыр эшләрен үткәрү, эре кооперативлар белән беррәттән, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү, авыл хуҗалыгында хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итү һәм язгы ташкынны имин үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Киңәшмәнең пленар өле­шен ачып, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев авыл хуҗалыгы тар­магының соңгы өч елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

— Әлегечә генә эшләү безне бер урында таптануга китерәчәк. 2017 елга авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерүне 25 процентка арттыруны күзалларга кирәк. Моңа ирешү өчен мөмкин­лекләребез бар. Әле бездә нәтиҗәле эшләүгә игътибар җитми. Мәсәлән, урак ба­рышында күп иген югалтабыз. Мондый хәлне ашлык ком­байннарының искерүе һәм күпкә кимүе белән аңлатырга була. Хәзер республика буенча бер комбайнга йөкләнеш 500-600 гектарга җитте, меңне узган урыннар да байтак. Шуңа күрә быелдан бу җитешсезлекне киметү бурычы куелды, — диде Эрнст Фәрит улы.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко алдагы басу эшләренә әзерлек, җә­мәгатьчелек малларын кышлату мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмәнең көн тәртибенә чыгарылган башка мәсьәләләр буенча да җентекле сөйләшү булды.

Чараның гамәли өлешендә  язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасы күргәз­мәсе, “500 ферма” программасы кысаларында яңартылган Штәнде сөтчелек фермасы, район үзәгенең “Көньяк” бистәсе белән таныштырылды.

Узган елда Балтач райо­нының барлык хуҗа­лык­ларында 1 миллиард 602 миллион 247 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җ­и­тештерелде. Район үткән  елда  икъдисадның реаль секторына инвестицияләр җәлеп итү, халыкның мәш­гульлеге һәм керемнәре, бюджет өлкә­сендәге эшчәнлек нәтиҗәләре буенча республикада дүртенче урынга чыкты. Бу нәтиҗәләрдә агросәнәгать комплексының өлеше дә бар. Узган ел йомгаклары буенча, балтачлылар республика Хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерүдә югары производство-финанс күрсәткечләре өчен” Дипломына лаек булды.

Районда агросәнәгать комплексын үстерү юнәлешен билгеләүче сигез программа эшли. Аларны тормышка ашыру өчен район бюджетыннан 12 миллион 450 мең сум бүлү каралган. Былтыр басуларга 180 мең тонна органик ашлама чыгарылуы һәм шушы максатларга район бюджетыннан 1 миллион 145 мең сум бүленүе кабул ителгән программаларның  уңышлы тормышка ашырылуын күрсәтә.

Билгеле булуынча, узган ел корылыклы килде. Шулай да балтачлылар иген басуларыннан 31000 тонна ашлык җыеп алды, 6100 тонна ит, 29 мең тонна сөт җитештерде. Районда авыл ху­җа­лыгы техникасын яңартуга да игътибар зур. Бер үк вакытта, терлекчелек тармагы да игътибардан читтә калмый. Былтыр хуҗалыкларда төп көтү 23 миллион сумлык токымлы мал белән яңартылды. Республикада кабул ителгән “500 ферма” программасына кереп, “Балтач” предприятиесе ел ярым эчендә заман таләпләренә җавап бирүче яңа фермага ия булды.

Районда социаль мәсьәләләрне дә уңай хәл итәргә тырышалар. Республикада беренчеләрдән булып илдә кабул ителгән проект буенча район үзәге Иске Балтач авылында барлык инфраструктурасы булган “Көньяк” бистәсе калкып чыкты. Монда 74 гектарда 218 шәхси йорт төзелде, 70 нәнигә исәпләнгән балалар бакчасы һәм 90 урынлык башлангыч мәктәп төзелде. Район үзәгендә тагын “Төньяк” һәм “Көнбатыш” бистәләре төзелә.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»