05.04.2014 - Көнүзәк

Кесә калын, баш исән булсын!

“Эш агачы һәрвакыт та бик юмарт китерер җимеш”, дип өметләнеп, һәркөнне эшкә ашыгабыз. Анда лаеклы хезмәт хакы, уңайлы эш шартлары көтәбез. Кызганычка каршы, еш кына күңел биреп эшләп тә, моның өчен тиешле хезмәт хакы алмау гына түгел, саулыгын, хәтта гомерен дә фида иткән кешеләр бар. Узган елда эш урынында 72 кеше каза күргән, 11е һәлак булган. 2012 ел белән чагыштырганда, бу 28 процентка азрак, әмма тынычланырга иртә. Хезмәт иминлеге буенча белгечләрне бермә-бер кыскартып, әлеге мәсьәләгә игътибар кимегән чорда дәүләт власте аны үз кулларына алырга бурычлы.

— Эш бирүче хәвефсез хезмәт шартлары тудырудан матди файда күрергә тиеш, шул вакытта ул әлеге мәсьәләгә җитди караячак, — диде Баш­кортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова Хезмәт иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышында. — Эш урыннарын аттестацияләү мөһим. Узган елда аларның 65 проценты әлеге сынауны уңышлы узды. Идел буе федераль округында бу иң югары күрсәткеч, хезмәт урыннарында уңайлы шартлар тудыру буенча эш дәвам итә.

Русиядә хезмәт шартларын бәяләү буенча закон кабул ителде. Аңа ярашлы эш урыннары 4 класска аерыла — оптималь, рөхсәт ителүче, зыянлы һәм хәвеф тудыручы. Эш бирүче Пенсия фондына түләүләрне шуннан чыгып башкара. Начар эш шартлары өчен алар күбрәк каралган. Законның гамәлдә кулланыла башлавы төбәк башкарма органнарына бәйле. Әлеге закон хезмәт иминлеге белгечләренә игътибарны арттыра. Соңгы елларда күп предприятиеләрдә милек хокукы үзгәреп, алар саны кискен кимегән иде. Авыл хуҗалыгын оптимималь­ләш­терү шартларында игенче­лектә — агрономнар, терлек­челектә — зоотехниклар, мал табиб­лары җитешмәгәндә, хезмәт инспекторлары булмауга аптырыйсы түгел. Әлеге көндә 50дән артык кеше эшләгән предприятиеләрнең һәр икен­чесендә хезмәт инспекторы юк. Хәвефсезлек өчен җавап бирүче булмагач, кулай шартлар турында сөйләп тору да кирәкми. Шуны исәпкә алып, узган елда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында махсус бүлек эшли башлады.

— Хезмәт инспекторлары эшчәнлеген тергезүне заман үзе таләп итә, — ди авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов. – Хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын бу өлкәгә юнәлтергә законлы нигез булу яңа мөмкинлекләр ача.

Узган елда авыл хуҗалыгында 11 кеше һәлак булган. Быел да мондый  аянычлы хәлләр бар. Стәрлетамак районының “Дружба” предприятиесендә тимерче Т-150 тракторын ремонтлаганда “болгарка” белән ягулык багын кисәргә була, әмма башта аны бушату турында уйламый. Нәтиҗәдә, ул шартлый,  ә 56 яшьлек ир һәлак була. Әле хуҗалыктагы  вазыйфа биләүче 4 кеше бу хәл өчен закон алдында җавап бирә.

Авыл хуҗалыгында һөнәри авырулардан җәфаланучылар саны  арта, алар арасында ревматизмга дучар булган хатын-кызлар күп. Шуңа күрә, тармак министрлыгы кул көчен алыштыручы механизмнар куллануны арттыруга игътибарны юнәлтте.

1 апрельдән республикада хезмәт иминлеге айлыгы башланды. Әлеге мәсьәләгә игътибарны арттыру, хезмәткәрләрнең сәла­мәтлеген, гомерен саклап калу буенча зур эш башкарылачак.  

Уңайлы шартларда эшләп, лаеклы хезмәт хакы алу да мөһим. Бу яшәү минимумына бәйләнгән. Әлегә Башкортстанда эшләүчеләр өчен ул 6436 сум тәшкил итә. Ә минималь хезмәт хакы 5554 сум күләмендә билгеләнгән. Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә ул югарырак. Әлеге көндә Башкортстанда да аны арттыру турында сөйләшүләр бара. Бу хакта социаль-хезмәт  мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия утырышында да фикер алышу булды. Анда “Башкортстан Республикасында лаеклы хезмәт” программасының үтәлеше, алдагы елга максатлар каралды.

 — Республикада лаеклы хезмәт шартлары тудыру буенча байтак эшләнә, — диде Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Андрей Цибизов. – Шулай да аерым предприятиеләрдә хезмәткәр­ләргә минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк түләгән очраклар бар. Аларның җитәкчеләре административ җаваплылыкка тарттырыла. Эш хакын конвертта түләүгә каршы көрәш бара.

Ел башында Башкортстандагы предприятие һәм оешмаларда уртача эш хакы 21 788 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ул — 8,9 процентка, инфляцияне исәпкә алганда 3 процентка  арткан. Мәгариф өлкәсендә 24 000 сумга җиткән һәм уртача республика күрсәткеченнән 6,5 процентка күбрәк.  

2018 елга илдә минималь хезмәт хакы яшәү минимумы белән тигезләшәчәк дип көтелә.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»