05.04.2014 - Көнүзәк

Бердәмлек авыр чакта сынала

Бердәмлек авыр чакта сынала
<u>Газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә зур зыян күргән йорт гомум көч белән төзекләндерелде</u><br><br>

Агымдагы елның гыйнварында Яңавыл шәһәрендә сигез подъездлы, биш катлы йорттагы фатирларның берсендә ремонт вакытында газ баллоны шартлау олы фаҗигагә китерде — биш кешенең гомере өзелде, шуларның икесе — балалар. Шартлау һәм аннан соң башланган янгын нәтиҗәсендә фатирларга да зыян килде.

Иң салкын төннәрнең берсе иде ул. Йокларга әзерләнгән кешеләр өсләренә ни эләксә, шуны киеп  урамга чыгып йөгергән. Район һәм шәһәр хакимияте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, медицина, полиция хез­мәткәрләре, башка хезмәтләр, шәһәр халкы — беркем дә читтә калмады. Янгын сүндер­үчеләр ут белән көрәшкән арада каза күрүчеләргә ярдәм оештырылды, 245 кеше, шул исәптән, 42 бала эва­куация­лән­де. Бәлагә тару­чыларның берсе дә урамда калмады. “Кама” кунакханәсенә һәм тулай торакларга урнаштырылдылар, кайнар аш белән тәэ­мин ител­де­ләр.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов фаҗига урынына килде һәм, мондагы хәл белән танышканнан соң, бә­лагә таручыларның ярдәмсез калмаячагын әйтте. Каза күрү­челәргә кыска вакыт эчендә рес­публика һәм район бюджетыннан акчалата ярдәм күрсә­телде. Бер үк вакытта Президент кушуы буенча йортта ремонт эшләре башланды.

Район һәм шәһәр халкы иртәгәсен үк җылы кием-салым, башка кирәк-ярак китерә башлаган. Барлык предприятие-оешмалар акча бүлгән. Рес­публиканың башка төбәк­ләрендә яшәү­челәр дә читтә калмады. Беренче­ләрдән булып Борай һәм Тәтешле районнары хакимияте башлыклары Борис Нурисламов һәм Рушан Гәрәев ярдәмгә ашыккан. Алар йөзәр мең сум акча алып килгән. Күмертау­лылар хакимият башлыгы Борис Бе­ляевның чакыруын күтәреп алган һәм 300 мең сум күлә­мендә ярдәм күр­сәткән. Дүртөйле, Хәйбулла, Уфа, Балакатай, Туймазы, Зианчура, Чакмагыш, Белорет, Әбҗә­лил, Ишембай районнары, Нефтекама, Салават шәһәр­ләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Башкортстан профсоюзлар федерациясе, Уфадагы предприятие-оешмалар һәм башка бик күп кешеләр үз өлешен керткән.  Яңа­выл­лыларга Санкт-Петербург, Омск, Братск, Улан-Удэ шәһәрләрендә яшәү­челәрдән дә ярдәм килгән. Акча банклар һәм почта аша күчерелә. Русия почтасы бу эшне бушлай башкара, аңа “Уралсиб” банкы да кушыла. Барлыгы 10 миллион 331 мең 988 сум 26 тиен ак­ча җыелган. Аны кешеләргә таратуны район хакимияте каршындагы авыр хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм буенча комиссия оештырган.

Бер үк вакытта йортта ремонт эш­ләре дә кызу темпта алып барыла. Төзүчеләр Президент куйган бурычны төгәл үти, каза күрүчеләр торакларына кайтарыла. “БНПС” тресты, “Интеграл” җәмгыяте, торак-коммуналь хуҗалык, газ, электр тәэминаты һәм башка предприятиеләр эшне зур җаваплылык белән, кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарган. Ремонт эшләрендә шушы фатирларда яшәүчеләр­нең теләкләре исәпкә алынган. Икенче һәм дүртенче подъезддагы фатирларда яшәүче­ләр мартта ук үз торагына кайта башлады. Өченче подъезд фатирлары апрельдә әзер булачак.

Әдисә апа Мөсәвирова фатирына 17 мартта кайткан. Ре­монтның сыйфатлы итеп башкарылуына шатланып бетә алмый.

— Шартлау вакытында мин — кухняда, оныгым Ләйсән дус кызы белән йокы бүлмәсендә иде. Андагы бер стена ишелеп төште. Тиз генә өйдән чыктык. Фатирыбызда эшкә ярарлык бер әйбер дә калмады. Ике ай “Кама” кунакханәсендә яшәдек. Башта “Урал” ашханәсендә көненә өч тапкыр түләүсез тукландыру оештырдылар. Мин пенсия яшендә, кан басымым югары. Район дәваханәсе табиблары сәламәтлегемне даими тикшереп, ярдәмләшеп торды. Оныгымның укуына да зыян килмәде. Яланөс диярлек урамда калган идек, кешеләр ярдәм итте. Көнкүреш техникасы, җиһазлар алырга да акча бирделәр. Безне фа­җигадә ялгыз калдырмаган рес­публика, район җитәкчеләренә, ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә олы рәхмә­тем­не юллыйм. Аларның үзләренә мондый кайгы-хәсрәт күрергә язмасын! — ди Әдисә Зөфәр кызы.

— Халыкның бердәмлеге, кешеләр­нең ярдәмчеллеге бәлагә тарыгач нык күренде. Авырлыклар алдында ялгыз калмавыбызны тою  ышанычны арттырды, матди ярдәм аларны җиңеп чыгу мөмкинлеге бирде, — диде район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»