21.04.2011 - Көнүзәк

Югары таләпләргә җавап бирсен

Уфада паралимпиячеләргә күнекмәләр үткәрү өчен тәгаенләнгән спорт әзерлеге үзәге төзеләчәк. Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов катнашлыгында үткән сөйләшүдә сүз шул хакта барды.

— 35 ел гомеремне спортка багышласам да, спорт әзерлеге үзәгенең проектын төзегәндә минем һәм башка паралимпиячеләр фикерләренә колак салучы булмады, — диде Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова. —  Ә бит без бу вакыйганы бик озак көттек. Үзәкнең исеменнән “паралимпия” сүзен сызып ташларга теләүчеләр күп. Һәм шуңа таба бара да. Ул чакта нәрсә булачак соң? Без ярык тагарак алдында калачакбыз һәм үзәктә тиешенчә шөгыльләнә алмаячакбыз. Физик мөмкинлекләребез чикле булганга, башка спорт корылмаларына керә алмыйбыз. Төзеләчәк үзәк  — бердәнбер өметебез. Шуңа күрә безнең тәкъдимнәр һәм киңәшләр дә искә алынсын иде.

Бөтенрусия “Факел” җәмәгатенең республика бүлекчәсе җитәкчесе, инвалид-спортчы Марат Йосыпов та канәгатьсезлек белдерде.

— Үзәкнең төп максаты — паралимпиячеләр әзерләү булырга тиеш, — дип башлады ул сүзен. — Һәрхәлдә, федераль бюджеттан нәкъ шушы максатка ике миллиард сум акча бүленәчәк. Ә гамәлдә ничек? Спорт корылмасы янәшәсендә җиңел машиналарга туктарга уңайлы булсын өчен зур мәйдан бүленгән. Без сәламәт кешеләр кебек һәммәбез дә машинада җилдерә алмыйбыз бит. Үзәктә бокс залы да урын алачак. Әлеге вакытта бер генә инвалид та бокс белән шөгыльләнми. Янгын чыкса, икенче каттан бары тик сәламәт кешеләр генә төшә ала. Лифт туктаса, инвалид коляскасында утыручыларның гомере бер Ходай кулында калачак. Гомумән, үзәк паралимпиячеләргә күнекмәләр үткәрү өчен түгел, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр оештыру өчен тәгаенләнгән. Ә бит без үзәккә зур өметләр баглаган идек.

Инвалидларның “Луч” үзәге директоры Геннадий Дементьевның да чыгышын тыңлагач, Президент Рөстәм Хәмитов түбәндәгеләрне сөйләде:

— Махсус корылмалар төзегәндә шул өлкә белән бәйле кешеләрнең фикеренә колак салырга, алар белән киңәшләшергә кирәк. Башкортстанда паралимпия чемпионнары яши. Әгәр дә проект эшләнгән чакта ук алар белән бәйләнеш урнаштырсагыз, бүген без шушындый катлаулы хәлдә калмаган булыр идек. Үзәкнең Затонда Камышлы урамында төзелүе отышлы вариант түгел. Урын уңышлы сайланмаган. Юллар начар, күнекмәләргә йөрү шактый авыр булачак. Инвалидлар үзәккә ничек барып җитәр икән? Бу хакта уйлаучы булдымы? Апрель ахырына кадәр мәсьәләне уңай хәл итү юлларын тәкъдим итегез. Киләсе очрашуда да инвалид-спортчылар катнашачак һәм аларның кисәтүләре игътибарга алыначак.

Мәсьәләне уңай хәл итү яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин белән Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаевка йөкләтелде. Әйткәндәй, ике миллиард 227 миллион сумлык үзәкнең проектын яңадан эшләү өчен кимендә тагын бер ел вакыт таләп ителәчәк. Димәк, төзелеш янә бер елга тоткарланырга мөмкин. Ә моңа чик куярга ярамый. Федераль бюджеттан бүленгән акчаларны үзләштереп, 35 мең квадрат метр мәйданда урнашачак үзәкне тиз арада сафка кертү мөһим.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»