03.04.2014 - Көнүзәк

Аграр тармак рентабельле эшләргә сәләтле, әмма...

Урал алды дала зонасына караган 16 районның хакимият башлыклары,  авыл хуҗалыгы бүлекләре начальниклары, ведомство һәм тармак министрлыклары җитәкчеләре, белгечләр һәм галимнәр катнашлыгында үткән киңәшмәдә агросәнәгать комплексының үсеш стратегиясе, язгы басу эшләрен үткәрү тактикасы, малларны кышлату барышы, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү, язгы ташкынга каршы чаралар җентекле тикшерелде.

Бүздәк район Мәдәният сараенда киңәшмәнең пленар утырышын ачканда Башкорт­стан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, аграр секторның 2011-13 еллардагы эшчәнлегенә төпле анализ ясап, аның  үсеш стратегиясен билгеләү зарурлыгын ассызыклады. Узган елда авыл хуҗалыгы тармагында күләме 125 миллиад сумлык тулай продукт җитештерелсә, 2017 елда аны 160 миллиард сумга җиткерү төп бурыч итеп куела. 

— Бу аграр сәнәгать ком­плексы өчен үзмаксат түгел, — дип билгеләде Эрнст Фәрит улы. — Иң мөһиме – җи­теш­терүдә нәтиҗәлелеккә ирешү. Аграр тармак рентабельле эшләргә сәләтле, моннан тыш, ул халыкны югары керемле эш белән тәэмин итә, бюджетка саллы гына күләмдә акча кертә.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко тармакның үсеш перспективаларын бәян итү белән бергә, алдагы басу эшләренә әзерлек мәсьәләлә­ренә дә тукталды.

— Алдагы чордагы эш­чәнлектә терлекчелектә төп юнәлеш булып малларның продуктлылыгын арттыру тора, — диде ул. — Бу өлкәдә мактана алмыйбыз, чөнки әлеге күр­сәткеч буенча республика илдә нибары кырыгынчы урынны били. Үткән елда республикада һәр сыердан савым 3760 килограмм тәшкил итте, 2017 елга аны 4500 килограммга күтәрүне максат итеп куябыз. Югары нәтиҗә­лелеккә ирешү өчен токым­чылык эшен җайга салу таләп ителә. Гомумән, бу өлкәдә мөмкинлекләр зур, аларны максатлы файдаланырга  кирәк.

Тармак башлыгы билгелә­венчә, республикада чәчү мәйданнары элекке еллар дәрәҗәсендә кала, шул ук вакытта ашлыкның тулай җыемын 3,2-3,5 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге дә анык  төсмерләнә. Кыр эш­ләрен оешкан төстә башкарып чыгу өчен җитди чаралар күрелә, җитештерүчеләргә уңайлы шартлар тудырыла. Чәчүне үткәрүгә 1,6 миллиард сум акча бүленәчәк.

 Киңәшмәдә катнашучылар районның агросәнәгать пред­приятиеләре — “Агрохим­үзәк” сәүдә йортында, “Бүздәк” теплица комплексында һәм “Не­рал-Бүздәк” хуҗалыгын­да булып, язгы басу эшләренә әзерлек белән танышты.

“Агрохимүзәк” уникенче ел инде районның гына түгел, тоташ республика  агросәнәгать ком­плексының ышанычлы партнеры булып тора. Катнаш минераль ашлама белән тәэмин итүче бу предприятие Русия күләмендә дә киң билгеле. Аның продукциясенә ихтыяҗ зур: кулланучылар — Калининградтан Владивостокка кадәр. Быел предприятиенең бер цехында яңарту үткәрелеп, җитештерү куәтләре сизелерлек арттырылган.

Шәхси малтабар Фәвил Хәбибрахмановның “Бүздәк” теплица комплексы республика күләмендә уңышлы тормышка ашырылучы инвестиция проектлары исемлегенә керә.  Биредә яшелчә үстерү техно­логияләре заманча алымнарны һәм фән казанышларын нәти­җәле файдалануга нигезләнгән. Әлеге вакытта объектның беренче куәте сафка кертелеп, биредә, атап әйткәндә, кыяр гына 13 мең квадрат метр мәйданда үстерелә. Комплекста барлык процесслар автоматлаштырылган, аларга компьютер аша идарә ителә. Хәзерге вакытта теплица 3 гектар мәйданны били. Алдагы чорда комплекс куәтләрен 12 гектарга җиткерү күздә тотыла.

“Нерал-Бүздәк” җәмгыя­тендә техника бүгеннән кыр эшләренә әзер. Шушы көннәрдә техника тоташы белән дәүләт күзәтүен үтте. Заманча хуҗа­лык механизаторлары язгы кыр эшләрендә сынатмас.

Быел районда авыл хуҗалыгы культураларын 71 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчү планлаштырыла. Шуның 42 мең гектары бөртеклеләргә һәм кузаклыларга биреләчәк, 12,5 мең гектарын сызма культуралар тәшкил итә. Көздән 11 мең гектарда уҗым чәчеп калдырылган, шуның 2884 гектары — бодай.  Шикәр чөгендерен дә шактый зур мәйданда — 5692 гектар мәйданда игү күздә тотыла, бу былтыргыдан 350 гектарга күбрәк.

Районда, гадәттә, файдаланылачак чәчү орлыгының 12-15 процентын элиталы орлык тәшкил итә. Бу нисбәтне быел да саклау өчен эшлекле чаралар күрелә. Әлеге вакытта югары сыйфатлы 390 тонна чәчү орлыгы тупланган, янә 650 тонна кайтарылачак.

Хуҗалыкларда техника ремонтлау тәмамлана, аерым предприятиеләрдә агрегатлар әзерлек сызыгына куелган да инде. Гомумән, районда авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңартуга зур игьтибар бирелә. Үткән елда гына, мәсәлән, 230 миллион сумлык заманча яңа техника сатып алынган. Быелгы кыр эшләрендә исә, куәтле яңа агрегатлар әйдәүче көч булачак. Хуҗалыкларда 16  заманча чәчү комплексы исәпләнә. Һәркайсының тәүлеклек җитештерүчәнлеге 100 гектар тәшкил итә. Бу чәчүне кыска вакытта үткәрүгә ныклы ышаныч бирә.

Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен район хуҗалыкларына бер мең тонна дизель ягулыгы таләп ителә. Күп урыннарда ягулык җиткелекле күләмдә тупланган. Сызма культуралардан кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагыш орлыгын кайтарту буенча күмәртәләп сату оешмалары белән килешүләр төзелгән, алар үз вакытында үтәләчәк. Хуҗалыкларда минераль ашлама туплана. Аны һәр гектарга кимендә 35-40 килограмм күләмендә кертү максат итеп куелган.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»