02.04.2014 - Көнүзәк

Кох таякчыгы зәһәрләнә

Узган ел эчендә генә дә бу яман чирне төбәктә 1819 кешенең йоктыруы хафага сала. Бу зур күрсәткечме, юкмы, әйтүе читен. Чөнки, бер яклап караганда, бу — бик зур сан. Икенче яклап, авыруларның меңнән артыгы хокук төзәтү учреждениеләре өлешенә туры килә. Әмма ирекле халык арасында исәпкә алынмаган чирле кешеләр дә юк түгел. Узган елгы халыкны диспансерлаштыру чорында гына үзендә авыру булганын белмәгән дүрт кеше ачыкланган. Ә диспансерлаштыруның беренче этабында, билгеле булуынча, нибары 700 меңгә якын кеше тикшеренү үткән.

Билгеле булуынча, бу йогышлы чир туберкулез микробактерияләре (Кох таякчыклары) белән зарарланудан башланып китә. Туберкулезның ачык формалары куркыныч, бу очракта авыру кеше ютәлләгәндә, сөйләшкәндә инфекция какрык тамчылары белән тарала. Тамчылар әйберләргә, идәнгә төшеп кибә, ләкин бераз вакыттан тузан белән яңадан күтәрелә. Туберкулез микроблары тузан арасында айлар буе яшәргә сәләтле.

Туберкулез таякчыгы теләсә кайсы кеше организмына үтеп керергә мөмкин, ләкин барлык кеше дә чирләп урынга егыла дигән сүз түгел. Нык организм аның белән үзе көрәшә. Әмма шикәр чире, ашказаны, үпкә авырулары булганда чир үзеннән-үзе көчәеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә кеше күпләп җыелган вокзал кебек урыннарда идәннәрне дезинфекция препаратлары кулланып, ешрак юу таләп ителә.

Авыруны йоктыру өчен иң куркыныч урын булып шулай ук җәмәгать транспорты санала. Һәр авыру елына уртача 10-15 кешегә Кох таякчыгы йоктыра. Төчкергәннән, ютәлләгәннән соң инфекция сулыш юллары аша үпкәгә эләгә. Үпкәгә үтеп кергән берничә генә микроб та зыян салырга мөмкин. Гадәттә, алар известь тышча белән каплана, ягъни туберк төерләре барлыкка килә. Биредә микроблар гомер буе кулай очракны көтеп ята.

Авыру кеше белән бер бүлмәдә яшәп тә, бер үк һаваны сулап чирләп китүчеләр күп. Авыруның беренче билгеләрен флюорография ярдәмендә белеп була. Әгәр туберкулезны үз вакытында белеп алсаң, аны дәвалау җиңелрәк, дигән фикердә табиблар.

24 мартта җәмәгатьчелек Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтте. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш фтизиатры Миңнур Азаматова әй­түенә караганда, бу көнне респуб­ли­каның төрле төбәкләрендә авыруны кисәтүгә юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелде. Уфада бу көнне ике урында: Үзәк һәм Колхоз базарлары янында ике флюорография корылмасы эшләде. Медицина учреждениеләрендә “Ачык ишекләр көне”, уку йортларында профилактика акцияләре үтте.

Туберкулезга каршы  алып барылган чаралар Башкортстан сәламәтлек саклау системасының төп юнәлешләренең берсен тәшкил итә. Финанслау җитәрлек күләмдә бүленә.  Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, авыруларның саны елдан-ел бик азлап булса да кими. Республика буенча диспансер исәбендә торучыларның гомум саны 4 690 кеше тәшкил итә. Сүз ачык туберкулез белән авыручылар турында бара. Бу узган елда һәр 100 мең кешегә 115 авыру туры килүен аңлата. 2012 елда һәр 100 мең кешегә 150 авыру очрагы теркәлгән булган.

Балалар арасында да туберкулезга юлыгучылар бар. Узган елда 29 очрак исәпкә алынган. Бу һәр 100 мең баланың 4е туберкулез белән авырый дигәнне аңлата.

Туберкулез белән авыручыларның кимүгә йөз тотуын билгеләгәндә, иң тәүдә Хөкүмәт ярдәме белән туберкулезга каршы хезмәтнең камилләшә баруын игътибарга алырга кирәк. Бүгенге көндә туберкулез белән авыручыларны ике меңнән артык стационар койка-урын кабул итә. Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда югары технологияле методикалар кулланыла. Республика туберкулезга каршы диспансерында яңа хирургия корпусы эшли, андагы операцияләрнең саны елдан-ел арта. Иске хирургия корпусында төзекләндерү эшләре башкарылган, поликлиника бүлекләре оештырылган. Уфа, Белорет, Бөре, Күмертау, Салават, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләрендә диспансерның филиаллары эшли. Өлкәннәр һәм балалар өчен шифаханәләр челтәре җәелдерелгән, 2 интернат-мәктәп бар.

Республикада дәвалау һәм күпьяклы профилактика эшенә игътибар зур. Балалар арасында авыруны билгеләү өчен 1 яшьтән 14 яшькәчә туберкулинодиагностика үткәрелә. Үсмерләр һәм өлкәннәр өчен флюорография тәгаенләнә. Узган елда профилактик тикше-ренүләр күләме 68,9 процент тәшкил иткән.

Былтыр республикада диагностикалау һәм дәвалауда яңа методикалар кулланышка кертелгән. Үпкә нык бирешкән очракта эндоскопик клапан бронхоблокациясе, ә туберкулезның хроник формасын кичерүчеләргә карата фрагментирлы интраплеврал торакопластика алымнары кулланылган. Яңа препаратлар үзләштерелгән.

Тик нинди генә заманча технологияләр кулланылмасын, кеше үзе дә чиргә каршылык күрсәтергә тиеш. Чирле кеше үзе дә табибларга теләк­тәшлек күрсәтмәсә, дәвалау авырлашырга мөмкин. Шуңа бәйле төрле проблемалар килеп туучан. Бу, иң тәүдә, балаларга прививка ясатмауда ачык чагыла. Бездә БЦЖ прививкасын ясатмаучы ата-аналарның саны Русия буенча уртача күрсәткечтән түбән булса да, андыйларның саны артып китеп, узган елда 15 процентка җиткән. Шул ук вакытта, белгечләр яшь балаларга ясала торган вакцинаның хәзер йомшак формасы кулланылуы турында бәян итә. Ул өзлегү очракларын икеләтә киметкән. Билгеле булуынча, БЦЖны  авыру һәм хәлсезлек кичерүче балаларга гына ясау тыела.

Ачык формада туберкулез кичер­гән кешеләргә аерым фатир яки бүлмә бирү тәртибенең аксавы да кыен­лыклар тудыра. Бу очракта, әлбәттә, авыруларга үзләренә дә таләп­чәнлек күрсәтергә кирәк, дигән теләктә белгечләр. Ә инде актив формада булган авыруларның дәваланырга телә­мәвен берничек тә аклап булмый.

Белгечләр ВИЧ-инфекцияле кешеләрдә организмның туберкулезга каршы тору сәләте юклыгын да билгели. Шуңа ВИЧ авырулы кешеләрдә еш кына туберкулез күзәтелә. Ә инде инфекция йөртеп тә дәваланырга теләмәгән кешеләр җәмгыятькә аеруча зур зыян китерә. Андыйларга карата закон көче кулланыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: халыкта, туберкулез — ул төрмәләрдә утырганнар, эчкечеләр һәм бомжлар чире дигән ялгыш фикер яши. Кызганычка каршы, туберкулезның азган формалары белән чирләүче укытучыларны да, бизнесменнарны да очратырга мөмкин. Аннары, ир-ат хатын-кызларга караганда дүрт тапкыр күбрәк чирли.

Кох таякчыкларына каршы көрәш арткан саен аларның грипп кебек зәһәрләнә баруы һәм төрле формаларга керүе дә күзәтелә башлаган. Шуңа, белгечләр фикеренчә, туберкулез белән авыручыны үз вакытында ачыклап дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башлау иң мөһим мәсьәлә булып тора. Бу — авыруларның савыгуын тизләтәчәк һәм тирә-юньдәгеләргә чир таратуны киметәчәк.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»