02.04.2014 - Көнүзәк

Исәпкә бар, санга юк...

28 мартта Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга контрольлек итү буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Аны Совет рәисе Петр Бобылев алып барды. Утырышта “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесенең инвестиция программалары буенча объектлар төзү һәм аппаратны тотуга бүленгән акчаларны файдалануның комплекслы анализы нәтиҗәләре каралды. Бу мәсьәлә буенча Совет әгъзасы, эшче төркем җитәкчесе Рим Дәүләтшин чыгыш ясады.

— “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” 2011 елның 13 гыйнварында республика Хөкүмәте карары белән төзелгән. Аның эшчәнлеге республика бюджеты исәбенә финанслана. Моңа кадәр Республика адреслы инвестиция программаларын (РАИП) гамәлгә ашыру белән “Республика капиталь төзелеш идарәсе” шөгыльләнә иде. Ләкин ул эшне нәтиҗәле оештыра алмады, бурычка батты. Шунлыктан, идарә яңадан төзелде һәм эш “яңа, чиста биттән” башланды, — диде Рим Дәүләтшин. — 2011-13 елларда РАИП буенча157 объектта проект-тикшерү эшләре планлаштырылса, асылда исә 126сында гына эш барды. Шулай ук 76 объектта төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылган булса, эш 7 объектта башкарылмаган. Бу чараларга республика бюджетыннан 4 миллиард 867,5 миллион сум бүленгән,  аның 819,8 миллион сумы үзләштерелмәгән.

Тикшерү барышында  кайбер җитешсезлекләр ачылган. Мисал өчен, 2011 елның 26 сентябрендә төзелгән контрактка ярашлы, Уфаның Камышлы урамында бәясе 1 миллиард 705,4 миллион сумлык ”Спорт үзәге” төзелә. Тикшерү барышында 302,5 миллион сумлык кына эшләр башкарылуы, агымдагы елның 1 гыйнварына 969,3 миллион сумлык графиктан артта калу ачыклана.

Республикада 2012 елда  4071 урынлык 25 мәктәпкәчә балалар учреждениесе файдалануга тапшырылса, узган елда 2550 урынлык 16 балалар бакчасы сафка кергән. “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” 14 учреждениене генә файдалануга тапшырган.

Шуны әйтергә кирәк: Яңавыл шәһәрендәге 160 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы узган елда файдалануга тапшырылган булып исәпләнә, асылда исә ул әле дә әзер түгел, анда балалар йөрми. Бу объектта 1,3 мең квадрат мәйданда “паркет җәю” өчен якынча 2 миллион сум түләнгән, ә паркет җәелмәгән. Проект-смета документларында “линолеум җәю” каралган, тикшерү үткән вакытта ул да җәелмәгән булган.

Советның эшче төркеме,  Краснокама районының Николо-Березовка авылында булып, 110 урынлык балалар бакчасын карый, проект һәм смета документларының дөрес тутырылмавын ачыклый. 2012 елда кабул ителеп, 2013 елда файдалануга тапшырылган балалар бакчасы әле булса баланска куелмаган. Исемлеккә ярашлы рәвештә, узган елның февраленнән 130 бала йөрүче мәктәпкәчә балалар учреждениесенең әлегә кадәр тиешле лицензиясе юк. Балалар бакчасының түбәсе сыйфатсыз ябылган булган. Агымдагы елның 16 гыйнварында карлы боз ишелеп төшү нәтиҗәсендә түбә зыян күрә. Ярый әле, аста кеше булмый. Хәзер 2 мең квадрат метр мәйданлы түбәне яңадан ябарга кирәк. Моның өчен бюджеттан өстәмә рәвештә 5 миллион сум бүлү таләп ителә.

Шулай ук, тикшерү барышында Балтач районының Иске Балтач авылындагы физкультура-савыктыру комплексы, Нефтекамадагы дүрт балалар бакчасы төзелешендә дә җитешсез-лекләр булуы ачыкланган. 2011 елда Агыйдел шәһәрендә “Һөнәрчелек лицееның клуб-спорт блогы” төзелешендә дә “вак” җитешсезлекләр табыла: “1,7 мең квадрат метр дивар алюминий панель белән йөзләнгән” дип язылса да һәм якынча 2 миллион сум түләнсә дә, бу эш бөтенләй башкарылмаган...

Гомумән, тикшерүчеләр, “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе тарафыннан мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен төзүдә эшнең сыйфаты, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләрен үтәү бик түбән дәрәҗәдә, дигән нәти­җәгә килгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Республика төзелешне тикшерү инспекциясе төзегән актларда барлык җитешсезлекләр дә күрсәтелә, ләкин алар төзәтелми. Чөнки подрядчы оешма үзенең “халтурасы”на инде акча алган, алар эшләгәнне төзәтү өчен акча калмаган.

2008 елның 28 ноябрендәге дәүләт контрактына ярашлы, “Башагропромпроект” предприятиесе Салават районының Яхъя авылында 60 укучыга исәпләнгән мәктәп төзү өчен проект һәм башка документларны эшли, моның өчен 2 миллион 241 мең сум түләнә. Проект-смета документларына ярашлы, мәктәпне Уфаның “Столица” җәмгыяте төзи башлый. Ләкин ул банкротлыкка төшә. Бераздан мәктәпне башка мәйданда төзергә карар ителә. Беренче техник проектта каралган мәктәпнең нигезе яраксыз булып чыга. “Капиталь төзелеш идарәсе”, 1 миллион 947,7 мең сум түләп, “Зодчий” җәмгыятеннән инженерлык тикшеренүләре үткәртә. Шул рәвешле, 60 урынлык бер мәктәп төзелешенә генә дә 6 миллион 769,9 мең сум акча сарыф ителә.

Совет рәисе Петр Бобылев сүзлә-ренә караганда, идарә хезмәткәрләре судка, Президентның кабул итү бүл-мәсенә һәм башка инстанцияләргә шикаять белән бик күп мөрәҗәгать иткән. Сәбәп нәрсәдә соң? “Барысын да кадрлар хәл итә” дип юкка әйтмиләр икән. Ләкин “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе”ндә бу гыйбарәне белмиләр бугай. Белсәләр, башта — юридик, аннары техник бүлекне кыскартмаслар иде. Әлбәттә, идарә җитәкчелегенең бу гамәлләре эштән китүчеләрдә ризасызлык тудыра. Узган елда һәм агымдагы елның 1 мартына бу коллективтан 11 кеше судка мөрәҗәгать иткән һәм җиңеп чыккан. Ләкин берсе дә эшләгән урынына кире кайтарылмаган.

Эшче төркем әгъзалары фикеренчә, идарәдә кадрлар мәсьәләсенә җитди карамыйлар. Бу — коры сүз генә түгел. Тикшерү нәтиҗәсендә учреждение хезмәткәрләренә аттестация үткәрелмәве, аны үткәрү буенча поло­жениенең дә булмавы ачыкланган. Кайбер хезмәткәрләрнең белеме би­ләгән вазыйфасына туры килми. Мисал өчен, Сервис институтын тәмамлап, “инженер-химик-технолог” квалификацияле “Күн һәм затлы тире технологы” һөнәренә ия кешенең төзелеш объект­ларының проект-смета документларын әзерләү секторында әйдәүче белгеч булып эшләвен ничек аңларга?

Башкортстанда 81 дәүләт казна предприятиесе бар. Бу учреждениеләргә бәйрәмнәр һәм һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан премия бирү каралмаган. Ә “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесенә 2012-13 елларда шушы максатта республика бюджетыннан 7,4 миллион сум бүленгән. Шул ук вакытта учреждениене оештыручы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты премияләрнең ни рәвешле бүленүен контрольдә тотмаган. Нәтиҗәдә, идарә җитәкчелеге хезмәткәрләргә премия күләмен (155 процентка кадәр) үзе белгәнчә билгеләгән. 68 хезмәткәргә 2 миллион 183 мең сум биреп җитке­релмәгән, ә 49 кешегә 515,9 мең сум, шул исәптән, җитәкчегә 62 мең сум артыграк түләнгән.

Рим Дәүләтшин фикеренчә, “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә бүленгән бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану бурычын тиешле дәрәҗәдә үти алмый.

Утырыш бик кызу барды, Совет әгъзалары, чакырылган министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, эштән бушатылган элекке техник бүлек җитәкчесе Виктория Коробова чыгыш ясады. Тик утырышта “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” һәм аны оештыручы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты вәкилләре генә юк иде...

Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга контрольлек итү буенча иҗтимагый совет утырышында каралган мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде. Комиссиянең тикшерү нәтиҗәләре Президентка җиткере­ләчәк.

Фәнүз Мәхмүтҗанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»