02.04.2014 - Көнүзәк

Зур су хәвеф китермәсен!

Хөкүмәт боерыгына, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия эше планына ярашлы, республиканың ташкынга каршы комиссиясе утырышы үткән иде. Анда видеоконференция режимында республикада һава торышы шартлары һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләре карамагында булган территорияләрдә язгы ташкынны аварияләрсез үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Бүгенге көнгә республикада язгы ташкынга әзерлек буенча күп эш башкарылды. Баш идарә начальнигы белдерүенчә, муниципаль берәмлек­ләрдә бу эш дәвам итә.

Якынча фаразлар буенча, икенче декадада явым-төшемнең артуы көтелә. Боз тыгыннары барлыкка килүе мөмкин. Караидел мондый ихтимал югары булган районнар исемлегенә кертелде. Районның төп су артерияләре — Караидел һәм Юрүзән елгалары. Язгы ташкын, гадәттә, апрельнең беренче яртысында башлана, майның беренче яртысында югары ноктасына җитә һәм майның икенче яртысында тәмамлана. Ташкын уртача 40-50 көн дәвам итә.

Планга ярашлы, Караидел районы территориясендә язгы ташкынны авариясез үткәрү максатында ташкынга каршы комиссия составы һәм торак пунктларын, хуҗалык биналарын, күперләрне һәм башка корылмаларны боз үткәрүгә һәм ташкынга әзерлекне тәэмин итү буенча чаралар планы расланды. Авыл биләмәләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре алдына язгы ташкынга әзерлек буенча тәгаен бурычлар куелды.

Шулай ук, бәла-казадан якланмаган халык исемлеген тикшерү алып барыла. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, аларга беренче чиратта ярдәм күрсәтеләчәк.

Авыл биләмәләренең язгы ташкынга әзерлеген комиссиянең оператив төркеме урыннарга чыгып тикшерә.

Районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен матди-техник чаралар, азык-төлек, медицина, беренче кирәк-яраклар запасы тупланды, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә урыннар, вакытлыча урнашу һәм озайлы яшәү пунктлары әзерләнә.

Халыкка мәгълүмат тарату “Караидел” район гәзите, хакимиятнең рәсми сайты, халык җыелган урыннарда бюллетень тарату аша, шу­лай ук, тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырылган автомобильләр ярдәмендә урамнардан үтү юлы белән гамәлгә ашырыла. Язгы ташкынга бәйле килеп туу ихтималы булган гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү өчен төркемнәр булдырылды.

Ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләрне мониторинглау һәм фаразлау системасына кергән учреждениеләр һәм оешмалар белән мәгълүмат уртаклашу буенча күнекмәләр үткәрелде һәм көчләрнең әзерлеге тикшерелде. Аның төп максаты — ташкын сулары үткән чорда муниципаль районның идарә органнары һәм барлык коткару хезмәтенең берлектә эш итүен оештыру, җитәкчелек составы һәм идарә органнарының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча эш тәҗрибәсен камилләштерү.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе Караидел районы территориясендә язгы ташкынны авариясез үткәрергә әзер. Хәл контрольдә тотылыр һәм ташкын күңелсез нәтиҗәләргә китермәс дигән ышанычта калабыз.

Зилә Закирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»