01.04.2014 - Көнүзәк

Илдар Һадыев: “Һәр җитәкче җаваплылык тойсын!”

Республикада урнашкан гидротехник корылмалар халык хуҗалыгының барлык тармаклары өчен дә мөһим роль уйный. Язгы ташкынга әзерлек барышында Хөкүмәтнең әлеге тармак эшчәнлегенә контрольне көчәйтүе очраклы түгел. Башкортстан төбәкләрендә  ташкын чорында табигатьне саклауда, кешеләрнең хәвефсезлеген һәм сәнәгать предприятиеләренең тотрыклылыгын тәэмин итүдә  әлеге мул су тупланган объектларга игътибар икеләтә арта. Әлеге вакытта республикадагы гидротехник корылмалар алдагы ташкынга ни дәрәҗәдә әзер? “Кызыл таң” гәзите  хәбәрчесе сорауларына табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев җавап бирде.

— Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада төрле тәгаенләнештәге 750 гидротехник корылма бар, шуларның 520се — су хуҗалыгы юнә­лешендә. Хәвефлелек төрке­менә бүлгәндә, алар 3-4нче класс­ка карый. Әлбәттә, ведомствоара комиссия аларның һәркайсын тәгаен өйрәнеп, һәр объектка бәя бирде. Шуны да әйтергә кирәк, инвентарьлаштыру барышында  әлеге 750 корылманың 42сенә — капиталь, 410ына — планлы ремонт һәм дүртесенә реконструкция таләп ителүе ачыкланды.

Ташкын алдыннан министрлык муниципаль районнардан урындагы корылмалар турында мәгълүмат алып анализлады. Нәтиҗәдә 13 гидротехник корылмага мөмкин кадәр тиз арада ремонт яки реконструкция таләп ителүе мәгълүм булды. Әлбәттә, бу эшләрне  бүген башкарып булмый, су киткәнне көтәргә кирәк.

Әйтергә кирәк, республикага чиктәш төбәкләрдәге көчле су агымының зыян китерү куркынычы бар. Чиләбе өлкәсендәге Порожск гидротехник корылмасында авария куркынычы бар. Әгәр көтелмәгән каза  чынга ашса, Кыйгы районының кайбер авылларына су басу яный. Бер  гасыр элек  төзелгән гидрокорылма быел гына проблема тудырмый. Шуңа күрә Кыйгы районы хакимияте хәвеф­сезлек чараларына җитдирәк әзер­ләнергә, халыкка һәм матди байлыкка куркыныч туган очракта тәгаен чаралар күрергә әзер булырга тиеш, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, әлегә кадәр Благовещен һәм Борай районнарыннан андагы  гидротехник корылмаларның әзерлеге турында мәгълүмат юк.

— Илдар Римович, нинди тәгаенләнештә булуына карамастан, мондый объект­ларның чын хуҗасы булырга тиеш. Республикада алар­ның һәммәсе дә исәптә, әмма хуҗасызлары да бар. Әлеге корылмаларны ремонтлау яки рекон­струк­цияләүне таләп итү өчен дә милек хуҗасы булу кирәк бит.

— Сүзне шуннан башлыйм. “Башмелиоводхоз” предприя­тиесе төзегән гидротехник корылмаларның унбере әлеге көндә хуҗасыз. Бүген аларны исәпкә кую  һәм дәүләт милке итеп рәсмиләштерү эше дәвам итә. Форсаттан файдаланып, шушы 11 корылма урнашкан районнарның хакимият башлыкларына мөрәҗәгать итәргә телим. Ташкын чорында әлегә хуҗага беркетелмәгән объектлар аерым контрольдә торырга тиеш. Хәвефле хәл туган очракта бу турыда ашыгыч рәвештә республи­каның ташкынга каршы көрәш комиссиясенә хәбәр итәргә кирәк.

Быел 12 гидрокорылмага капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Алар Калтасы, Кушнаренко һәм Чакмагыш районында — икешәр, калганнары — Дүртөйле, Благовар, Федоровка, Хәйбулла, Миякә, Бакалы һәм Ярмәкәй районнарында. Ремонт эшләренә 23 миллион сум акча бүленәчәк, шуның 16 миллион сумы — федераль казнадан.

Югарыда без 11 гидро­корылманың милек хуҗасы рәсмиләштерелмәве турында сүз алып бардык. Шул ук вакытта тагын да 30 шундый объектның  хуҗасы бөтенләй юк, ягъни, алар өчен беркем дә җавап бирми.

Әйтергә кирәк, 93 гидротехник корылма авыл биләмәләре хакимиятләре тарафыннан баланска куелды һәм аларга милек хокукы бирүче документлар әзерләнә. Бу юнәлештә Кырмыскалы, Кушнаренко, Архангель, Краснокама һәм Учалы районнарының яхшы эшләвен билгеләргә телим.

Җаваплылык тоярга өлгермәгән хакимият башлыкларын кабат искәртәм — республиканың ташкынга каршы комиссиясе утырышы карары нигезендә төбәкләрдә хуҗасыз гидротехник корылмалар буенча мәгълүматлар министрлыкка 15 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш.

— Ташкын чорында гидротехник корылмаларның көйле эшләвенә кемнәр җаваплы? Республикада мондый объектларның хәвефсез эшчәнлеге  ничек тәэмин ителергә тиеш дип уйлыйсыз?

— Район хакимиятләре соравы буенча быел беренче тапкыр мондый объектларны хезмәтләндерүче белгечләр министрлык каршында махсус укытылды. Консультатив һәм методик ярдәмне  исәпкә алмыйм, әлбәттә. Җаваплылык түбән звенодан башлана, дип әйтергә телим.

Әлбәттә, мул су тупланган корылмаларның көйле эшләве милек хуҗаларына гына бәйле түгел, безнең министрлык, МЧС һәм башка ведомстволарның үзара тыгыз хезмәттәшлеге  — хәвефсезлекне тәэмин итүнең иң ышанычлы юлы булып тора.

Язгы ташкын чорында иң мөһиме —  оператив мәгълүмат һәм мобиль төркемнәр эшчәнлеге. “Башгидромет”ның ташкын күләмен билгеләүче дөрес фаразлары, аларны урыннарга ашыгыч җиткерү дә югалтуларны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Кама су бассейны һәм зур саклагычлар, шулай ук, су килүне даими контрольдә тотарга бурычлы. Урындагы ташкынга каршы комиссияләрнең тиешле ведомстволар белән  берлектә хәл-шартларга оператив бәя бирүе һәм чара күрүе дә кешеләр гомерен, матди байлыкны саклап калырга булышлык итәчәк.

Соңгы елларда табигать көтелмәгән бәла-каза китерә. Планетадагы глобаль җылынуның киләчәктә зур булмаган гидрокорылмаларга да игътибарны көчәйтергә этәргеч бирүе ихтимал. Шуңа күрә, язгы ташкын чорын югалтуларсыз үткәргәннән соң, республикадагы һәрбер гидрокорылма эшчәнлеген өйрәнергә, таләп ителгән очракта ремонт яки реконструкция үткәрү мәсьәләсен карарга тиешбез.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»