01.04.2014 - Көнүзәк

Тормыш имин булса гына туым арта!

Узган атнада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында республика Хөкүмәтенең 2013 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында отчет белән чыгыш ясады. Елның иң мөһим казанышы буларак республика җитәкчесе демографик күрсәткечләрнең яхшыруын атады. Атап әйткәндә, былтыр Башкортстанда 59 мең 400 сабый дөньяга килгән. Бу 1991 елдан соңгы чорда иң яхшы күрсәткеч булып тора. Табигый үсеш 6 мең кешегә җиткән. Шул рәвешле Башкортстан илнең туым күрсәткече үлем күрсәткеченнән югарырак булган 22 төбәге исәбенә кергән.

Аңлашыла, дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген билгеләүче әлеге төп күрсәткеч буенча республиканың шушы рәвешле югары баскычка күтәрелүе Башкортстанда соңгы елларда җәелдерелгән колачлы социаль чаралар нәтиҗәсе булып тора. Мәсәлән, 2011 елдан башлап кына республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 40 мең урын сафка кертелде. Шул рәвешле балалар бакчаларына чират 2,5 тапкырга кимеде. Гомумән, 2015 ел ахырына кадәр республикада әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итү максаты куела. Ягъни 2010 елда республика Президенты вазыйфасына керешкәннән соң Рөстәм Хәмитов билгеләгән бурыч төгәл вакытка, өзеклекләрсез тормышка ашырыла.

Демография күрсәткечләренең яхшыруында сәламәтлек саклау өлкәсенә чыгымнарны арттыру да эзсез калмады, дияргә кирәк. Әйтик, былтыр гына бу тармакка салынган акча күләме 2012 елдагыдан 38 процентка артып, 45 миллиард сумга җиткән.

Туымның артуына республика халкының акча керемнәре артуы һәм социаль яшәеш шартлары яхшыруы да уңай йогынты ясый. Җан башына акча керемнәре буенча Башкортстан былтыр Идел буе федераль округында — бишенче, Русия күләмендә 21нче баскычка күтәрелгән. Моңа, әлбәттә, эшсезлек күрсәткеченең кыскаруы, бюджет һәм башка тармакларда хезмәт хакының артуы нәтиҗәсендә ирешелгән. Мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсендә эш хакы — 20, мәгариф тармагында 31,7 процентка арткан. Мәктәпкәчә белем өлкәсендә үсеш 47, өстәмә белем бирү системасында 40 процент булган. Гомумән, күпчелек тармакларда хезмәт хакына бәйле шушы рәвешле уңай динамика күзәтелә. Ә инде керем даими булып, ул елдан-ел арта бара икән, бу, аңлашыла, киләчәккә йөз тотып яшәү, анык планнар кору мөмкинлеге бирә, ахыр чиктә гомум җәмгыять үсешенең нигезен билгели.

Билгеле ки, республика икътисады нәтиҗәле үсешмәсә, шушы рәвешле колачлы социаль сәясәт җәелдерү мөмкин булмас иде. Бу җәһәттән караганда да Рөстәм Хәмитов республика Президенты вазыйфасына керешкән чорда билгеләгән бурычлар тулы куәтенә тормышка аша, дияргә нигез бар. Былтыр, мәсәлән, республикада эчке тулай продукт үсеше 3 процент булган һәм, 1,2 триллион сумга җиткән. Шул ук вакытта илдәге тулай эчке продукт үсеше 1,3 процент белән чикләнгән.

Шушы чорда Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 8 процентка артып, 266 миллиард сумга җиткән. Өч елда республика әлеге күрсәткеч буенча 16нчы урыннан унынчы баскычка күтәрелде. Бүгенге көндә Башкортстанда 100дән артык эре инвестиция проекты тормышка ашырыла. Алар кысаларында 40 мең яңа эш урыны булдыру һәм 700 миллиард сум инвестицияләр салу күзаллана.

Узган елның янә бер мөһим казанышы буларак, мөгаен, торак төзелешенең яңа үсеш баскычына чыгуын атарга кирәктер. Былтыр гомум мәйданы 2,5 миллион квадрат метр булган 30 меңнән күбрәк фатир файдалануга тапшырылды. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында — беренче, илдә бишенче баскычны били.

Президент отчетында яңгыратылган барлык саннарга да аерым тукталу максаты куймадык. Чөнки югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып та, Башкортстанның соңгы бер елда бөтенләй яңа үсеш баскычына чыгуын һәм 3,5 ел элек Рөстәм Хәмитов җәелдергән стратегиянең мәртәбәле җимешләрен бирүен ачык тоемларга мөмкин. Хәер, бу безнең фикер генә түгел. Илнең күренекле рейтинг агентлыклары да, югары дәүләт җитәкчеләре дә шуны билгели.

Мәсәлән, 26 мартта Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Standard Poor,s халыкара рейтинг агентлыгы Мәскәү офисының “Төбәк һәм муниципаль финанслар” төркеме директоры Борис Копейкин һәм аналитигы Екатерина Ермоленко белән очрашты. Очрашу барышында республиканың финанс-икътисади үсеше, сәнәгать һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге хәл тикшерелде. Республика икътисадының үсеш күрсәткечләрен эзлекле анализлау нәтиҗәләреннән чыгып, Борис Копейкин Башкортстан рейтингының югары булуын сызык өстенә алды.

— Бу тотрыклы фаразы белән “ВВВ” инвестиция категориясе рейтингы күп нәрсәне чагылдыра: икътисад торышын да, идарә сыйфатын да, бурычлар, муниципаль сектор, предприятиеләр белән бәйле хәлне дә.

Соңгы берничә елда республика икътисады уртача Русиядәгедән тизрәк темплар белән үсешкән. Һәм алдагы чорда да шушы тенденция сакланачагына тулы нигез бар, — диде Борис Копейкин.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та Башкортстанда эшләр торышын югары бәяләде. Уфага ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышын үткәрү өчен килде. Утырыш тирә-як мохитне саклау, урман хуҗалыгын, табигатьтән файдалануны оптимальләштерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды.

Моңа кадәр бер көн алдан, ягъни 27 мартта Дәүләт җыелышы-Корылтайда үткән Идел буе федераль округы субъектларының законнар чыгару органнары Ассоциациясе утырышында да Башкортстандагы эш тәҗрибәсенә аерым игътибар юнәлтелде. Атап әйткәндә, утырыш эшендә катнашучылар тирә-як мохитне саклау һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларны яклау өлкәсен законнар нигезендә көйләү мәсьәләләре республикада нәтиҗәле үсешүен сызык өстенә алды.

Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, республика җитәкчелеге тарафыннан өч ел элек җәелдерелгән дәүләт стратегиясе уңай нәтиҗәләр бирә. Моны без үзебез дә күрәбез, башкалар, шул исәптән илнең югары дәүләт җитәкчеләре дә таный. Әлбәттә, моның өчен сөенергә кирәк. Шул ук вакытта бу һич кенә дә тынычлану, темпларны акрынайту, канәгатьләнү өчен нигез булырга тиеш түгел. Дөнья икътисадында хәлләрнең тотрыксыз булуын исәпкә алганда, эш темпларын икеләтә тизләткәндә дә артык булмаячак. Президент та үзенең чыгышларында әледән-әле шуны сызык өстенә ала. Дөнья аренасында үз урыныбыз, үз йөзебез, Башкортстан дигән даныбыз булсын.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»