29.03.2014 - Көнүзәк

Хәл катлаулы кала

Күптән түгел республиканың Наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үтте. Аны Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Таһир Ибраһимов алып барды.

Республикада наркотиклар белән килеп туган хәлне тикшерү шуны күрсәтә:  2010 елда 100 мең кешегә 13,5 наркотик кулланучы туры килсә, былтыр 8,9га төшкән. Шул ук вакытта гомум җинаятьчелекнең кимүе күзәтелсә дә, наркотиклар белән бәйле хокук бозулар саны арта: 2012 елда гомум җинаятьләр санында аның өлеше 8,2 процент булса, былтыр 11,3 процент тәшкил иткән. Социологик сораштыру мәгълүматлары буенча, республикада наркотикларны даими яисә вакыты-вакыты белән кулланучылар саны 80 мең кешегә җитәргә мөмкин.

— Республика шәһәр һәм районнарында “наркоситуация”  биш төрле булырга мөмкин: канәгатьләнерлек, кискен, авыр, кризис алдындагы һәм кризис хәлендәге. Республикадагы гомум хәл кискен дип бәяләнә. Шөкер, кризис хәлендәге төбәкләр юк, ә менә Салават һәм Туймазы районнары кризис алдында тора. Уфа, Октябрьский, Сибай, Ишембай, Мәләвез, Учалы шәһәрләрендә хәл — авыр, республиканың 46 районында — кискен, — дип белдерде Таһир Ибраһимов.

Хәлне ачыклар өчен республиканың унөч муниципаль берәмлегендә тикшеренү үткәргәннәр, анда  ике мең кеше катнашкан. Нәтиҗәләрдән күренүенчә, җәмгыять наркоманиягә карашын елдан-ел катгыйлата. 2012 елда җавап бирүчеләрнең 39 проценты наркоманнарга һәм наркотик сатучыларга җәзаны катылату ягында булса, былтыр 62 проценты шундый фикердә. Бүген халыкның 82 проценты хокук сакчыларына наркотик сатучылар, алар җыелган урыннар турында хәбәр итәргә әзер.

Наркомания проблемасын кискен дип атаучылар саны бераз кимегән: 2012 елдагы 27 проценттан 24 процентка төшкән.  2012 елда профилактика эшләренең тиешле дәрәҗәдә булмавын 24 процент кеше билгеләсә, узган елда җавап бирүчеләрнең 19 проценты шундый фикердә булган.

Комиссия әгъзаларын бигрәк тә Туймазы районында наркоманнарның артуы хафага сала. Бүген Уфада 100 мең кешегә 150 наркоман туры килсә, Туймазыда бу сан — 452,9, ягъни  өч тапкыр артык. Район хакимияте башлыгы урынбасары Тәлгать Шәрифуллин  төбәктә проблеманы җайлау максатында башкарылган эшләр белән таныштырды. Коллегия әгъзалары Туймазыдагы хәлне җентекле өйрәнү өчен махсус комиссия җибәрергә кирәк, дигән фикергә килде.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә исерек, шул исәптән, наркотиклар кулланган, водительләрнең  транспортка идарә итүен кисәтү чараларына багышланды. Былтыр шундый чаралар барышында Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре автотранспортка исерек килеш идарә иткән 35770  водительне тоткарлаган (2012 елгыдан 439 очракка артыграк). Шуларның 75е наркотиклар сөреме астында булган. Исерек водительләр 125 авария ясаган, шуларның 36 очрагында кешеләр үлгән, 155 кеше җәрәхәтләнгән.

— Быел  ике ай эчендә 452 юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, 47 — кеше һәлак булды. Ике авария исерекләр намусында. Машинага исерек килеш идарә иткән 551 водитель тотылды, шуларның 19ы наркотик кулланган булган. Бу былтыргыдан 15 очракка күбрәк. Шоферлар арасында медицина тикшерүеннән баш тартучылар арта. Ике айда республика юлларында туктатылган 1139 водитель тикшерүдән читләшкән. Тест үтүдән баш тартучылар исерек водительләргә тиңләштерелә һәм аларга шулай ук штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Проблема шунда — бөтен республикага нибары ике (Уфа һәм Сибай шәһәрләрендә) химик-токсикологик лаборатория бар, тикшерү, нәтиҗәне көтү күп вакыт таләп итә. Мондый лабораторияләр һәр районда булырга тиеш, шул очракта гына ниндидер алга китеш булачак, — дип билгеләде БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Равил Байбурин.

Әлбәттә, һәр районның үз лабораториясе булса, күп  сораулардан котылып булыр иде. Ләкин проблема һаман акчага барып төртелә: бер лаборатория төзү өчен 20 миллион сум  кирәк.

Русия Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына ярашлы, “исерек” аварияләрнең 80 процентына якыны җиңел автомобиль йөртүчеләр тарафыннан ясала, 10 процентына — мопед һәм скутер, 3 процентына йөк машиналары хуҗалары гаепле. Юл-транспорт вакыйгаларының күпчелеге шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Шунысы кызыклы: дүшәмбедән исерек водительләр эшләгән аварияләр саны кими башлый, чәршәмбе — иң азы, ә ял көннәренә таба тагын арта. Мондый аварияләрнең күпчелеге район үзәкләрендә һәм бәләкәй шәһәрләрдә теркәлә. Аларда кешеләр бер-берсен яхшы белә һәм “гаишник” белән килешүгә өметләнә. Зур шәһәрләрдә исә танышлыкка исәп тоту авыр.

Комиссия утырышы башлангыч, урта һәм югары белем бирүче учреждениеләр системасында наркотикларга каршы иң яхшы профилактика эше алып баручыларны тәбрикләү белән тәмамланды. Башкортстан дәүләт университеты, Уфа сәүдә-икътисад колледжы, Чакмагыш районының 85 санлы лицее җиңүчеләр дип танылды.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»