27.03.2014 - Көнүзәк

Булдыксызлар табигатькә сылтана алмаячак

Русия быел ашлыкның тулай җыемын 90 миллион тоннага җиткерү бурычын куя. Күрсәткеч корылыклы килгән алдагы елдагыдан 25 миллион тоннага күбрәк. Әмма әлегә синоптикларның фаразы әллә ни куандырмый. Ашлык күп үстерелгән төбәкләрдә җәйнең гадәттәгедән корырак киләчәген хәбәр итә алар. Өстәвенә, Украина белән бәйле вакыйгалар аркасында Евросоюз илләре Русиягә кайбер икътисади чикләүләр белән яный. Димәк, бөтендөнья сәүдә базарында илебезнең азык-төлек импорты һәм экспорты өстәмә проблема тудыру ихтимал. Аннары, Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул ителүе агросәнәгатьчеләргә элекке күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтүне чикләде. Аграр хуҗалыкларга федераль казнадан субсидияләрнең гектар күләменнән чыгып бирелүе тоташ авыл хуҗалыгына кире йогынты ясады.

 Хәзер төбәкләр аграр секторга ярдәмне үз мөмкинлекләреннән чыгып күрсәтә. Әлегә иң төп проблема — тармакны яңа техника белән тәэмин итү. Бу юнәлештә Башкортстан аграрийлары тоемлы ярдәм ала. Узган елда, мәсәлән, авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәмендә чыгыш ясап, республика Президенты Рөстәм Хәмитов алдагы 3-4 елда ел саен кимендә төрле маркадагы 700 трактор, 300 ашлык комбайны, 100 мал азыгы һәм 20 шикәр чөгендере комбайны, зур йөк сыйдырышлы 100 автомобиль сатып алу бурычын куйган иде.

Язгы кыр эшләренә әзерлек барганда республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең тукталмаячагын белдерүе куанычлы, әлбәттә. Ә республика хуҗалыкларында язгы кампаниягә әзерлек ни дәрәҗәдә соң? Ашлыкның тулай җыемын элекке еллардан арттыру бурычы үтәлерме? Күптән түгел Кырмыскалыда республиканың көньяк урмандала төбәгенә караучы 11 районы хакимияте башлыклары катнашлыгында узган киңәшмәдә шушы мәсьәләләр каралды.

Быел Башкортстан аграрийларының төп максаты — ашлыкның тулай җыемын 3,5 миллион тоннага җиткерү. Әлеге бурыч алдагы ике ел рәттән булган корылыклы елда алып җитке-релмәгән ашлык балансын тотрыкландыру максаты белән бәйле. Агросәнәгатьчеләр, шулай ук, 1,5 миллион тонна шикәр чөгендере һәм 1,7 миллион тонна бәрәңге үстереп, югалтусыз җыеп алырга тиеш. Алдагы басу эшләренең тактикасы элекке еллардан шуның белән аерыла: техника сатып алу һәм “500 ферма” программалары кысаларында биреләсе дәүләт субсидияләрен Хөкүмәт язгы кыр эшләре мәшәкатьләре өчен алдан бирергә карар итте. Якын көннәрдә токымчылык терлекчелеге һәм кыска вакытка бирелгән кредитларның процент ставкалары өчен бүленгән дәүләт средстволарын да аграрийлар язгы чәчү кампаниясендә тотына алачак. Шул ук вакытта, дәүләт субсидияләрен биргәндә, тармак министрлыгы белән төзелгән килешүдә һәр район тәгаен йөкләмә алачак. Ул, нигездә, чәчүлек мәйданнарын киметмәү һәм уҗым культураларын саклап калу чараларын үз эченә алачак.

Мәгълүм булуынча, быел дәүләт ярдәме гектар күләменнән чыгып билгеләнәчәк.

— Кызганычка каршы, җирләрне милек хуҗалыкларына беркетү түбән дәрәҗәдә, — диде киңәшмәдә тармак министры Николай Коваленко. — Республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарның 30 проценты милек хокукы документлаштырылмаган килеш файдаланыла. Бу — гомум мәйданы 1,2 миллион гектарга якынлашкан җирләргә 2015 елда гектар исәбеннән каралган дәүләт ярдәме эләкмәячәк дигән сүз. Әгәр һәр гектарга билгеләнгән 345 сум сакланса, Хөкүмәт тарафыннан биреләсе 385 миллион сум акча алынып җиткерелмәячәк. Семинарда катнашучы 11 район буенча 404 мең гектар, ягъни чәчүлекләрнең 44 процентына милек хокукы рәсмиләштерелмәгән. Ишембай районында әлеге күрсәткеч — 47, Авыргазыда — 61 процентка җитә.

Кайбер төбәкләрдә, атап әйткәндә, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко районнарында чәчүлекләрнең быел 1,5-5 мең гектарга кимүе дә зур сорау тудыра, дип билгеләде министр. Урыннарда аны, парга калдырабыз, дип аңлаталар. Ләкин шунысы аңлашылмый: телгә алынган районнар фәнни нигезләнгән 4 процент чиста пар җире урынына күрсәткечне ни сәбәпле ике тапкырга арттырырга булганнар? Әлеге “яңалык” кара исәп белән дә кимендә 30 мең гектар мәйданда быел үсемлекчелек продукциясе алынып җиткерелмәячәген күрсәтә. Эш-мәшәкатьне шул рәвешле җиңеләйтү үзен аклармы? Бәлки, бу хәл аграр хуҗалыкларның чәчү эшләрен башкарып чыгуга көчләре җитмәвен күрсәтәдер?

Әлбәттә, бу районнар киңәшмәдә катнашучылар арасыннан сайлап алынды. Игенчелектә яхшы уңышка ирешкән төбәктә шушы хәл күзәтелгәч, калганнарын сөйлисе дә түгел. Әйтергә кирәк, бүгенге яңа технологияләр чәчүлекләрне киметеп тә югарырак уңыш алу мөмкинлеген бирә. Аяныч, моңа кадәр иген үскән басуларны чәчү әйләнешеннән чыгарган аграр предприятиеләр дә аз түгел.

“Безгә еллык тулай ашлык җитештерү күләмен 3 миллион тоннадан да киметергә ярамый, — дигән иде республика башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл эшчәннәре белән очрашуда. — Безнең максат — теләсә нинди һава шартларында да югары уңыш үстерергә өйрәнү. Безнең проблема шуңарда: без әлегә кадәр инерция белән экстенсив, “сан зурлыгы” артыннан куып эшлибез. Югары уңышка ирешү өчен еш кына чәчүлек мәйданнарын арттырабыз. Ләкин безгә икенче юлны — агросәнәгать тармагында сыйфатлы үзгәрешләрне тәэмин итүче интенсив юнәлешне сайларга кирәк. Барлык тармак үсеше дә фәнни нигезләнгән алымнар таләп итеә. Ул чагында, бәлки, мәйданнар да бәләкәйрәк булыр, әмма, дөрес ашланган, заманча  техника һәм агротехнология ярдәмендә эшкәртелгән һәр гектар югары һәм сыйфатлы уңыш бирәчәк”.

Әйтергә кирәк, рәсми мәгълүматларга караганда, республика агросәнәгатенең техник яктан тәэмин ителеше Русия буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Ашлык комбайннары саны буенча гына арттабыз. Мәсәлән, һәр мең гектар сөрентегә исәпләгәндә, һәркайсына 214 гектардан бүлгән очракта, 4,7 берәмлек туры килә. Русия буенча, шул ук тәртиптә, 258 гектар һәм 3,9 берәмлек.

Дәүләт техника сатып алучыларга да ярдәм итә. Ниндидер сәбәпләр белән Гафури һәм Уфа районнары соңгы елларда чәчү машиналары сатып алуны туктаткан. Туфрак эшкәртү техникасы белән Кушнаренко районында шундый ук хәл. Әгәр 2011 елдан башлап чагыштырсак, Уфа районы нибары — 14, Гафури — 29 һәм Кушнаренко районы хуҗалыклары 37 трактор сатып алган.

Николай Коваленко сүзләренә караганда, республика буенча 47 райондагы 959 авыл хуҗалыгы предприятиесенең, шул исәптән 771 крестьян-фермер хуҗалыгының, үз ашлык комбайннары юк. Бу 290 мең гектарда ашлык культураларының вакытында җыеп алынмау ихтималлыгын арттыра. Әгәр республика буенча һәр комбайнның 500 гектарда эш башкара алу мөмкинлегеннән чыгып фикер йөртсәк, әлеге хуҗалыкларның комбайнга ихтыяҗы 580 берәмлеккә җитүен күрсәтә. Ә бит быел республика МТСларының районнарга ярдәм итү мөмкинлеге дә чикләнде. Алар башта үз карамагындагы мәйданнарда эшләячәк һәм бары тик калган вакытта гына башкаларга ярдәм итәчәк...

Быел республикада басу эшләрен 2 миллион 76 мең гектарда башкару планлаштырыла. Шуның 1,2 миллион гектардан күбрәген иртә һәм кузаклы культуралар биләячәк. Билгеле, уңыш язмышы минераль ашламаларны күбрәк куллануга бәйле. Мартның икенче декадасы ахырына хуҗалыкларда ул 7 мең тонна чамасы тупланган иде. Бу — ихтыяҗның 15 процентыннан артмый. Быел республика буенча һәр гектарга аны уртача 9,7 килограмм кертү планлаштырыла. Ике ел элек күрсәткеч 9,1 килограмм тәшкил итте. Шулай ук, техника ягулыгын кайтару дәвам итә. Алдагы язгы кыр эшләренә аграр предприятиеләренең дизель ягулыгына ихтыяҗы 40 мең тонна чамасы тәшкил итә.

Белгечләр фикеренчә, республикада язгы басу эшләре башланырга ике атна чамасы калды. Ничек кенә булмасын, соңгы берничә елда аерым авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең сүлпәнлеген, эшне оештыра алмавын көйсез табигать шартлары “коткарды”. Язын агрометеорологик шартларның кыр эшләре өчен уңай булачагын фаразлыйлар. Язның гадәттәгедән җылырак һәм дымлырак булуы көтелә. Димәк, алдагы уңышның язмышы да фәкать техниканың сыйфатлы әзерлегенә һәм оешканлыкка бәйле булачак. Һәрхәлдә, быел табигать булдыксыз җитәкчеләргә аклану өчен сәбәп калдырмас, дигән ышаныч бар.

Олег Төхвәтуллин.

Кырмыскалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»